23 апрельдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Наина Иосифовна Ельцинага телеграмма җибәрде, анда ул Татарстан халкы һәм шәхсән үз исеменнән аның ире Борис Николаевич Ельцин вафат булуына бәйле рәвештә, тирән кайгы уртаклашуны белдергән, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
"Безнең дәүләт тарихында Россиянең Беренче Президенты роле бәяләп бетергесез. Хәзерге заманның танылган дәүләт эшлеклесе, илнең катлаулы үзгәрешләр чорында ул Россия халкының киләчәге өчен үз өстенә зур йөк алды, Россия Федерациясенең сәяси тормышында радикаль демократик үзгәртеп коруларның ышанычлы гаранты булды.
Татарстанлыларның хәтерендә Борис Николаевич исеме һәрвакыт Татарстан Республикасының дәүләтчелеге торгызылуы һәм үсүе, илдә чын федерализм принциплары формалашу белән бәйле бәйле дәүләт әһеле булып калыр.
Хөрмәтле Наина Иосифовна! Без чын йөрәктән зур югалту кайгысын уртаклашабыз, Сезнең зур гаилә әгъзалары белән бергә хәсрәтләнәбез. Әлеге авыр көннәрдә көч һәм ныклык Сезгә!", - диелә Татарстан башлыгы телеграммасында.