Татарстанга "Тетра Лаваль Групп" компанияләр төркеме җитәкчеләренең берсе Кирстен Раузинг җитәкчелегендәге делегация килде. 24 апрель көнне аларны Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев кабул итте.
Очрашуда шулай ук РФ Дәүләт Думасының аграр мәсьәләләр буенча комитеты рәисе урынбасары Айрат Хәйруллин, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл-хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Икътисадый мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт киңәшчесе Марат Сафиуллин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Сөт һәм терлекчелек продукциясен җитештерү өчен җиһазлар эшләү, туклану продукциясен эшкәртү, төргәкләү белән шөгыльләнүче "Тетра Лаваль Групп"ның еллык товар әйләнеше күләме 9 млрд. доллар тәшкил итә. Аның составына керүче "ДеЛаваль" компаниясе, мәсәлән, терлекчелек тармагы өчен җиһазлар җитештерү буенча дөнья базарының яртысыннан артыгын контрольдә тота. Төркем составындагы компанияләрнең икенчесе пластик шешәләр чыгару өчен җиһазлар җитештерүче "Сидель" компаниясе булса, өченчесе - "Тетропак". Ул дөньяда азык продуктларын эшкәртү, төргәкләү һәм кулланучыга җиткерү буенча танылу алган лидер. Делегация җитәкчесе Кирстен Раузингның бабасы нигез салган бу компания сөт продуктлары, йогурт, сыр, соус, соклар һәм нектарлар, шәраб җитештерүдә җиһазлар белән катнаша. Нәкъ менә аның башында торган Рубен Раусинг продуктны туктаусыз бүлү ысулына нигезләнеп төргәкләү системасын тәкъдим итә. Бу компания безнең ил белән үзгәртеп кору чорында хезмәттәшлек итә башлый. Узган ел ул дөнья илләренә 130 млрд., шул исәптән Россиягә 6 млрд. төргәк саткан. Компаниянең 2006 елдагы сату күләме 8,5 млрд. евродан артып киткән.
"ДеЛаваль" компанияләр төркеменең Россиядәге рәсми вәкиллеге моннан 14 ел элек ачылган. Ә Татарстандагы вәкиллеге 2000 елдан эшли. Ул Татарстан белән генә чикләнмичә, компания бизнесын Россиянең 13 төбәгендә, Казахстан һәм Үзәк Азия республикаларында да үстерә. Шушы 7 ел вакыт эчендә "ДеЛаваль" Татарстанның сөт җитештерүче хуҗалыклары белән фермалар һәм терлекчелек комплексларын җиһазландыру, бу өлкәгә заманча технологияләр кертү белән шөгыльләнә. Бүген хезмәттәшлек, нигездә 3 юнәлештә алып барыла. Ауропа компаниясе эре инвесторлар белән бергә яңа терлекчелек комплексларын төзеп, аларны җиһазлар белән тәэмин итә. Бу юнәлештә ул 2003 елдан бирле "Кызыл Шәрык - Агро" җәмгыяте белән хезмәттәшлек итә. Шуның нәтиҗәсе буларак, бүген "Кызыл-Шәрык - Агро"ның һәркайсы 2500 баштан алып 4000 баш савым терлегенә исәпләнгән 6 мега-фермасы эшләп килә. Компанияләр төркеме - "Агросила Групп", "Ак Барс Холдинг", "Алтын Башак" кебек авыл хуҗалыгының башка эре инвесторлары белән дә уртак проектлар гамәлгә ашыра -гамәлдәге терлекчелек фермаларын модернизацияләүдә катнаша. Өченче юнәлеш, кече авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән хезмәттәшлеккә корылган.
Татарстан Президенты делегация вәкилләре белән очрашуда белдергәнчә, республикада "ДеЛаваль" белән хезмәттәшлек дәвам иткән саен, алар тәкъдим иткән технологияләрнең нәтиҗәлелеге күбрәк ачыла бара. "Сезнең ярдәм белән Татарстан Россиядә сөт җитештерү буенча иң эре төбәкләрнең берсе дәрәҗәсенә күтәрелде", - дип белдерде Минтимер Шәймиев.
7 ел республика белән эшләү дәверендә компания Татарстанга 3 млрд. сумлык җиһазлар керткән. Премьер-министр урынбасары - авыл-хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдергәнчә, бүгенге көндә республикада алар ярдәме белән 90 мең баш савым терлеге өчен яңа технологик җиһазлар кайтарылган. "Үзләренең җиһазын сатып, аңа сервис хезмәте күрсәтү белән генә чикләнмичә, компания терлекләрне ашату, аларның нәсел сыйфатларын яхшырту, терлек фермаларында климатны яхшырту кебек төрле факторлар белән йогынты ясый. Алар белән бергә эшләү файдалы да, кирәк тә. Безнең авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә терлекләрнең баш саны 3 тапкырга артыграк икәнен исәпкә алсак, киләчәктә компания белән эшләргә мөмкинлекләр күп. Без шушы хезмәттәшлеккә нигезләнеп, алдагы елларда Россиядә сөт җитештерү буенча монополияле үзәккә әйләнергә тиешбез", - ди министр.