25 апрель көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Россия Федерациясенең тәүге Президенты Борис Николаевич Ельцин белән хушлашу мәрасимендә катнашу өчен Мәскәүгә очты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Борис Ельцинның вафат булуы уңаеннан 25 апрель Россиядә матәм көне дип игълан ителде. Россиянең тәүге Президентын Новодевичье зиратында җирләячәкләр.