Кремльдә хезмәт алдынгыларын хөрмәтләделәр

2007 елның 27 апреле, җомга

27 апрель көнне Казан Кремлендә республика үсешенә лаеклы өлеш кертүче бертөркем алдынгылар - дәүләт эшлеклеләре, галимнәр, икътисад, авыл хуҗалыгы, сәнәгать тармагында хезмәт куючылар, фән, мәдәният һәм сәнгать әһелләре, спортчылар җыелган иде. ТР Президенты Минтимер Шәймиев аларга РФ һәм ТР Дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Бүләкләү керешкәнче, Татарстан башлыгы шушы көннәрдә ил тормышында булган мөһим вакыйгаларның берсе РФ Президенты Владимир Путинның Федераль җыенга еллык юлламасын шәрехләп үтте. Аның фикеренчә, юллама җәмгыятьтә Президентның өченче срокка бару -бармавы белән бәйле бәхәсләргә нокта куйды. Мәгълүм булганча, Путин бу юлламаның соңгысы булуын, киләсе елда аның башка Президент тарафыннан җиткереләчәген ассызыклады. Минтимер Шәймиев фикеренчә, Путинның юлламасы җитәрлек икътисади-финанс мөмкинлекләре булган ныклы илнең юлламасы буларак кабул ителә. "Илнең алга таба тотрыклы үсешен тәэмин итүгә сезнең кебек һөнәриләр лаеклы өлеш кертә", - дип Минтимер Шәймиев залда утыручыларга мөрәҗәгать итте һәм аларга яңа уңышлар теләде. Республика Президенты шушындый һөнәр ияләре булганда Татарстанның һәм илнең рухи, матди байлыгы тагын да тулыландыр дигән өметтә калды.

Россиянең югары Дәүләт бүләкләрен алучылар арасында ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, социаль мәсьәләләр буенча Президент каршындагы Дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова да бар иде. Юрий Камалтынов Дуслык ордены белән бүләкләнсә, киңәшче икенче дәрәҗә "Ватан алдындагы казанышлар өчен" ордены медаленә лаек булды. Йөзү буенча атказанган спорт мастеры Ольга Федорова бүләкләнүчеләр арасында иң яше. 20 яшьлек бу спортчы 10 ел эчендә Халыкара дәрәҗәдәге ярышларда 8 тапкыр чемпион исемен яулап, 3 әр тапкыр көмеш һәм бронза медальләр алуга ирешкән. Бүген аңа Почет ордены тапшырылды. Шундый ук орден белән бүләкләнүчеләрнең икенчесе - Казанның "Метроэлектротранс" муниципаль унитар предприятиесе директоры - Әсфан Галәвов.

Татарстанның Дәүләт бүләкләрен алучыларның зур өлеше "Фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнде. Араларында ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Әнәс Гыйльманов, ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин, Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев та бар. ТР икътисад һәм сәнәгать министры урынбасары Рашат Фәттаховка Россиянең атказанган икътисадчысы, ә РТ Конституция суды рәисе Виктор Демидовка ТР атказанган юристы исеме бирелде. Республиканы данлаган хезмәткәрләр арасында иҗат әһелләре аерым урын алып тора. Бүген Кремльдә тулы бер иҗат төркемен - "Казан егетләре" солистларын һәм сәнгать җитәкчеләрен хөрмәтләделәр. Татарстанда гына түгел, татарлар яшәгән барлык төбәкләрдә танылу алган төркем егетләре Татарстанның атказанган артистлары исеменә лаек булды. Шушындый ук мәртәбәле исем Муса Җәлил исемендәге Татар Дәүләт опера һәм балет академия театрының бертөркем артистына да бирелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International