26 апрельдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе Федераль Җыены палаталарының уртак утырышында катнаша, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. Анда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин РФ Федераль Җыенына еллык Юллама белән мөрәҗәгать итәчәк.