Минтимер Шәймиев: "ТДГПУ ның төп максаты - гуманитар һәм педагогик юнәлештә югары квалификацияле көндәшлеккә сәләтле милли зыялыларны әзерләү"

2007 елның 27 апреле, җомга

"Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының төп максаты - гуманитар һәм педагогик юнәлештә югары квалификацияле көндәшлеккә сәләтле кадрлар әзерләү", - 27 апрельдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тарафыннан ассызыклап әйтелгән шушы фикерне, күп кенә галимнәр әмер рәвешендә кабул итеп, куен дәфтәрләренә теркәп куйды.

Мәгариф өлкәсендә университетның тоткан урыны, аның бурычлары һәм башка мәсьәләләр уңаеннан шәхси фикерләре белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев, 130 еллык тарихы белән горурланучы Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында, югары уку йортының үсеш концепциясенең гамәлгә ашырылуына багышланган киңәйтелгән гыйльми совет утырышында уртаклашты.

Утырышта шулай ук ТР Президент Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР Мәгариф һәм фән министры Рәис Шәйхелисламов, ТДГПУ ректоры Җәмил Нигъмәтов, Татарстан Фәннәр Академиясе президенты Әхмәт Мазгаров, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Илгиз Хәйруллин, ТР Дәүләт Советы депутаты, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе Разил Вәлиев, ТР Дәүләт Советы депутаты, драматург Туфан Миңнуллин һәм башкалар катнашты.

Иң элек, университетның уку-методик бүлекчәләренә сәяхәт кылып, Минтимер Шәймиев татар теле һәм әдәбияты үзәгендә алып барылучы дәреснең шаһиты булды. Биредә Илбашын Габдулла Тукайның "Өзелгән өмид" шигыренең график моделе, ягъни шигырьгә анализ ясау тәртибе белән таныштырдылар. Мөгаллимә Президентка, 1910 елда татар халкының бөек шагыйре тарафыннан иҗат ителгән шигырьнең ритмик-интонацион дәрәҗәсен билгеләү, семантик мәгънәсен ачыклау, лирик геройның уй-кичерешләрен ничек тоемлау һәм башкалар турында аңлатты. Республика җитәкчесе университетның тарихи йөзен чагылдыручы фотолардан гыйбарәт булган күргәзмәне дә карап узды. Аклы-каралы фотолар аның күңеленә аеруча хуш килде.

ТДГПУның китапханәсе, китап дөньясының студент һәм аспирантларга ничек ярдәмгә килүе дә битараф калдырмады Минтимер Шәймиевне. Аның уку залы, электрон ресурслары бүлмәсе белән танышуы дәвамында, ул тиздән Казанда барлык югары уку йортларының уртак байлыгы - Милли Китапханә сафка басачагын исәпкә алып, дөньяның барлык китапханә фондлары берләшәчәген билгеләп узды. Интернет пәрәвәзе аша алынучы мәгълүмат, электрон мөмкинлекләрнең ни рәвешле эшкә җигелүе, сирәк китапларны саклау шартлары, сирәк кулъязма һәм башка тарихи хәзинәләрне электрон вариантка күчерү белән дә кызыксынды Президент. Гарәп теле кабинетына кереп, ул гарәп телендә сөйләү байлыгы белән уртаклашкан студентның сәламләвен кабул итте. Университетның көнчыгыш телләре юнәлешенә үзәк игътибар бирүен хуплап, Минтимер Шәймиев: "Гарәп дөньясы безнең өчен һаман ныграк ачыла бара", - диде.

Утырышта Минтимер Шәймиевне канәгатьләндермәгән сорауларның берсе - бүгенге көндә республика укытучылары һәм мөгаллимнәренең өчтән бер өлеше генә - ТДГПУның чыгарылыш студентлары. "Сезнең университеттан диплом алып чыккан белгечләр, гомуми санның һичьюгы 70 процентын тәшкил итәргә тиеш", - дип белдерде Татарстан җитәкчесе. Ул җаны-тәне белән балаларга белем бирергә атлыгып торучы, энтузиазм хисен беренче урынга куючы укытучылар әзерләргә кирәк, дигән тәкъдимен яңгыратты. Бүгенге очрашуның кыйммәтен ул, татар милләте зыялыларының язмышын хәл итү дәрәҗәсендә күреп, ТДГПУ ның үсеш концепциясенең чынга ашарлык булырга тиешлегенә, көн үзәгенә куелган проблеманың шактый катлаулы булуына ишарәләде. "Безгә шушындый университетны гамәлгә кую насыйп булган икән - бу үзе зур казаныш, олы башлангыч", - ди Минтимер Шәймиев. Аның сүзләренә караганда, өч югары уку йортын берләштерүне күзалламаган яңа баштан югары уку йортын булдыру мәсьәләсе тирәсендә дә сөйләшүләр шактый куерган булган, әмма бу могҗизага гына тиң. Президент ТДГПУ белән идарә итү дилбегәсен нык иярләгән ректор Җәмил Нигъмәтовка, вузның эшчәнлек системасын анык аңлаган профессор-мөгаллим составына да рәхмәтен җиткерде.

"ТДГПУның алга таба үсешен елларга бүлеп фаразларга, һәрбер нечкәлекләрен исәпкә алып, нинди юнәлештә атлаячагын нигезгә алган тикшеренүләр үткәрергә, ниһаять, бурычлар тәгаен билгеләнгән программаны гамәлгә кую зарур. Тәҗрибәле мөгаллимнәр әзерләүдә сезнең университетка тиңнәр булмаска, сезнең чыгарылыш студентлары үзләрен өметле киләчәк көтүенә ныклы ышаныч багларга тиеш", - дигән фикерләрен ирештерде Минтимер Шәймиев. Аның фикеренчә, укытучы һөнәренә әзерләү системасында нәрсә җитешмәвен, кайды хаталар җибәрелгәнен анык күрү зарур. Сүз уңаеннан шуны билгеләп узарга кирәк: мәгълүм булганча, ТДГПУ да белем алучы студент, ким дигәндә, өч телне су кебек эчәргә тиеш. Президент, шушы нисбәттән чыгып, чит телләрне үзләштерү буенча камиллеккә ирешүдән тыш, югары белем бирүче белгечлекләр санын арттыру фәрманын да җиткерде. "Әйдәгез, киләчәктә, университет, гомумән, педагогик белем бирү системасы алдында торган проблемаларны хәл итү юнәлешендә кулга-кул тотынып эшлик. Якын арада 2010 елга кадәр ТДГПУның үсеш концепциясе кысаларында фаразлар проектын булдырыйк. Бу чын мәгънәсендә тарихи миссия. Аның әһәмияте югары, бәһасе әйтеп бетергесез. Сезнең университет гади университет булып кала алмый. Яңача эш алымнарыннан файдаланып карау мәҗбүри", - дип, Илбашы киләчәктә әлеге проектның тәкъдир ителешен көтеп калачагына ишарәләде.

Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты - республика һәм Россиянең иң эре уку йортларының берсе. Университетның 16 факультетында 37 белгечлек буенча 15 меңгә якын студент белем ала. Вузда 12 якын һәм ерак чит ил студент һәм аспирантлары да гыйлем өсти. ТДГПУның эшчәнлеге 130 еллык тарих традицияләренә буйсынып, гуманитар, табигый фәннәр һәм сәнгати юнәлешләрдә белгечләр әзерләү тәҗрибәсенә, ватанның һәм чит илләрнең иң дәрәҗәле уку йортлары казанышларына таяна. 130 еллык эшчәнлеге дәвамында вуз Татарстанның гына түгел, Идел буе республикалары һәм өлкәләре, Урал, Себер, Россиянең башка төбәкләрендә төрле тармаклар өчен 90 меңнән артык укытучы һәм белгечләр әзерләгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International