Минтимер Шәймиев: "2007 елның беренче кварталында сәнәгать продукциясенең 10 процент дәрәҗәсендәге үсешенә ирештек"

2007 елның 3 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев 3 майда Югары Ослан муниципаль районына эшлекле сәфәре кысаларында, Татарстанда агымдагы елның беренче кварталы нәтиҗәләренә күзәтү ясады.

"Тулаем алганда нәтиҗәләр өметләндерерлек. 2007 елның беренче өч аена килгәндә, сәнәгать продукциясенең 10 процент дәрәҗәсендәге үсешенә ирештек, узган ел бу күрсәткеч 7,1 процентны тәшкил иткән иде. Минем уйлавымча, быел сәнәгать продукциясе күләме күрсәткечләре үсеше узган елдагыдан да түбән булмас дигән ныклы фаразлар бар. Бу безне Татарстан буенча 700 миллиард сумлык продукция җитештерүгә якынайтачак", - дип белдерде Илбашы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International