3 майда Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевнең, республиканың Югары Ослан муниципаль районына эшлекле сәфәре, "Ключиши" торак пунктында "Ключищи керамикасы" заводы төзелеше эшләре һәм проектның макеты белән танышудан башланып китте.
Илбашын сәфәрдә РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Владимир Осянин, "ФОН" фирмасы генераль директоры Анатолий Ливада һәм башкалар озатып йөрде.
Заказчысы "ФОН" ябык акционерлык җәмгыяте, подрядчысы "Жилстрой" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять булган завод 2008 елның августында файдалануга тапшырылыр дип фаразлана. Югары технологияләргә нигезләнгән "Ключищи керамикасы" кирпеч заводы - елына, якынча 120 мең квадрат метр торак мәйданган исәпләнгән, 60 миллион данә стандарт куыш эчле кирпеч җитештерүне күздә тота. "Ключищи керамикасы" җитештерү мәйданында 120 һәм предприятие төзелеше вакытында 300 эшче урын белән тәэминат гамәлгә ашырыла. Кирпеч Испаниянең "VERDES-INGICER-SOLINCER" компаниясенең технологик җиһазларына нигезләнеп җитештереләчәк. Чит ил җайланмасы тирә-якка тискәре йогынтыны киметүгә мөмкинлек бирә.

Шуны билгеләп үтү зарур: заводның чәчәк атуы өчен тырышачак 21 кадр быел Казан дәүләт технология университетына керамика белгечлеге буенча белем туплауга керешәчәк. Әлеге максат нигезендә мәктәпне тәмамлаучы укучыларны сайлап алганда, баланың тәртипле гаиләгә каравына, укудагы өлегерешлелегенә, иҗтимагый тормышта актив катнашуына игътибар бирелгән. Булачак инженерларны укытуны "ФОН" фирмасы үз җилкәсенә ала. Югары уку йорты, егет һәм кызларның ата-аналары һәм "ФОН" ширкәте арасында төзелгән өчъяклы килешү нигезендә, яшь белгечләр шушы җиргә хезмәт куярга кайтырга тиеш була. Сафка басачак завод директоры Андрей Татьянчиков журналистларга хәбәр иткәнчә, "Ключищи керамикасы" заводы, практика белән бергә үрелеп барган биш еллык уку дәверендә үз һөнәренең осталарына әверелгән яшь белгечләрне көтә.
Директор сүзләренә караганда, завод төзелеше өчен сарыф ителәчәк 700 миллион сумның 350 миллион сумы - җиһаз һәм техника белән тәэминат өчен тотылачак. Проект өчен каралган акчаның 200 миллион сумы - "ФОН" ширкәте хисабына күчерелсә, калган өлеше кредит сыйфатында Саклау банкы аша җәлеп ителә. Җитештерүчәнлек өчен табигый материал - Ключищи кызыл балчык чыганагы файдаланыла. Төзелеш эшләре өчен чимал урыны 7 миллион кубометрдан гыйбарәт. Минтимер Шәймиевкә завод җитәкчелеге аңлатып узганча, биредә бернинди кушылмаларсыз яндырылган кызыл балчык кулланыла.
Булачак студентларга Илбашы Казан дәүләт технолгия университеты ректоры Сергей Дьяконовны тәкъдим итеп, яшьләр белән аралашуына берничә минут багышлады. Алар арасында төркемнең әйдаманын билгеләп куеп, Минтимер Шәймиев абитуриентларга уңышлар теләде. Сергей Дьяконов әйтүенчә, студентларның 40 процент өлеше максатчан юнәлеш белән бюджет системасында гыйлем эстәячәк. "ФОН" ҖЧҖ генераль директоры Анатолий Ливада һәм Югары Ослан муниципаль район башлыгы Владимир Осянин район өчен сәнәгать тармагы тамырланып китүе өчен әһәмиятле булган вакыйга уңаеннан сөенечен җиткерделәр. "Республика Президентының, кирпечне читтән кайтартуыгыз оят, дигән шелтәсе күңелне борчый иде, шуңа күрә мәсьәләне хәл итү зарурлыгын анык тойдык", - ди В. Осянин.
"Күңелле көтмәгән хәл. Куелган бурыч буенча тиз арада оештыгыз. ТР Дәүләт Советына Еллык Юлламада кирпечне үзебездә җитештерүгә багышланган мәсьәлә кискен куелган иде. Без 130-140 миллион тоннага кадәр кирпечне, кызыл балчыкны читтән алып кайтабыз, бу Татарстанны бизәми", - дип белдерде Минтимер Шәймиев әлеге тантанада. Ул әлеге проблема чишелешендә фикердәшләр күп табылуы, объектны кыска вакыт эчендә сафка бастыру теләге, мәсьәләгә җитди караш тудырылганы өчен рәхмәтен җикерде. Шундук оештыру эшләре белән беррәттән, Югары Ослан муниципаль районы җитәкчелегенең, кадрлар әзерләү мәсьәләсенә якын килеп эш итүе дә хуш килде Президент күңеленә. "Яшьләр үз белгечлекләренең нечкәлекләренә кадәр хәбәрдар булырга тиеш", - ди Минтимер Шәймиев. Моннан тыш, Татарстан башлыгы чит телләрне үзләштерүне дә киңәш итеп әйтте. Студентларның берсе киләчәк буынга юлламасы белән мөрәҗәгать итте. "...Бу предприятие республикабыз икътисады үсешендә һәм туган ягыбыз Югары Ослан районының чәчәк атуында безнең ныклы терәгебез булыр дип ышанып калабыз..." - диелә юлламада.
Мөһим вакыйганың дәлиле итеп, Минтимер Шәймиев, Владимир Осянин һәм "ФОН" фирмасы директоры Анатолий Ливада завод нигезенә капсула салды. Тантананың шаһитлары һәммәсе дә истәлеккә фотога төште.
Тантанада шулай ук ТР Милли банкы рәисе Евгений Богачев катнашты.