Минтимер Шәймиев: "Бөек Ватан сугышы нәтиҗәләренә хилафлык китерү уңышсызлыкка дучар булачак"

2007 елның 9 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казанның Җиңү паркында 9 Май бәйрәме - Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 62 ел тулуга багышланган тантаналы митингта, ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен һәм канкойгыч сугышның барлык шаһитларын олы бәйрәм белән котлады.

Бәйрәм чарасы Дан Мемориалы Колоннадасында Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Казан шәһәре мэры Илсур Метшинның, Казан хәрби танк училищесының почет караулы ротасы хәрбиләренең мылтыклардан атулары астында, Мәңгелек утка тантаналы төстә венок кую һәм чәчәкләр салуы белән башланып китте.

Тантанада шулай ук ТР Президент Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, Россия Федераль куркынычсызлык хезмәте директоры урынбасары Виктор Комогоров, ТР Премьер-министры урынбасары - мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР социаль яклау министры Клавдия Новикова, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, Татарстан Эчке эшләр министрлыгы шәхси составы, төрле дин әһелләре, Казанның барлык районнарыннан Бөек Ватан сугышы ветераннары, шул исәптән, Советлар Союзы Геройлары - Борис Кузнецов һәм Сабир Әхтәмов, тыл хезмәтчәннәре, иҗтимагый оешма җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.

Сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен, хәрби хезмәткәрләрне шәһәрдәшләр исеменнән изге бәйрәм белән тәбрикләп, Илсур Метшин тантаналы митингны ачык дип игълан итте. "Кадерле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре һәм килгән кунаклар! Бүген илнең һәр йортында бәйрәм, 9 Майны билгеләп узмаган бер генә гаилә дә юктыр", - дип мөрәҗәгать итте Илсур Метшин митингта катнашучыларга. "Күпләр фронтка мәктәп баскычыннан ук юл ала. Фашист лагерьларенең коточкыч газабын, ачлык, үлем газабын 140 меңгә якын казанлы татый", -ди башкала мэры.

"9 май - Бөек Җиңү көне төрле буын вәкилләрен берләштерүче зур сөенечле вакыйга. Еллар узган саен, ата-бабаларыбыз, якын кешеләребез кылган батырлыкның әһәмиятен аныграк аңлыйбыз", - дип басым ясады ул. Илсур Метшин 140 меңгә якын казанлының яу кырына китүен искә алып, 40 меңгә якынының кире әйләнеп кайтмавын искәртеп узды. "Советлар Союзының 26 Герое - Михаил Девятаев, Николай Столяров, Карташов һәм башка шәхесләрнең исемнәре һәркайсыбызга яхшы таныш. Бүген, кызганычка каршы, аларның өчесе генә исән - Борис Кузнецов, Сабир Әхтәмов һәм Петр Полушкин безнең арада гомер кичерә", - ди Илсур Метшин. "Аяусыз көрәшегез, фидакарь хезмәтегез һәм безгә бүләк иткән тыныч күк йөзе өчен Сезгә зур рәхмәт", - дигән сүзләрен җиткерде ул. Аның тарафыннан сугыш елларында завод һәм предприятиеләрдә көч түккән эшче кулларга да рәхмәт сүзләре яңгырады. "Кадерле сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, ата-бабаларыбыз! Сез илебезне генә яклап калмыйча, сугыштан соң аны тергезүдә дә хәлиткеч роль уйнадыгыз. Сәламәт балалар үстереп, аларга җиңүче-халык рухын сеңдердегез", - дип белдерде шәһәр башлыгы.

Россия һәм Татарстан гимннары белән ачылган митингны ялкынлы чыгышы белән Минтимер Шәймиев дәвам итте. "Хөрмәтле ватандашлар! Мин сезне шәхсән үз исемемнән, Татарстан Хөкүмәте һәм Дәүләт Советы исеменнән Бөек Җиңүгә 62 ел тулу белән тәбрик итәм. Барыгызга да ныклы исәнлек-саулык телим", - дип башлап җибәрде чыгышын Илбашы. "Бу безнең җиңү. Бу чыннан да халкыбызның чын йөзен, көчле рухын гәүдәләндерүче Бөек бәйрәм, ул үз эченә кайгы-хәсрәт, шатлык һәм горурлык хисләрен сыйдыра, аның әһәмияте дә, мөгаен, шунда чагылыш табадыр. Сүз дә юк, корбаннар күп булды, җаннарын фида кылып, утка кергән батырларыбыз алдында баш иябез", -ди Минтимер Шәймиев. Аның сүзләренә караганда, 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышына кан кою, югалтулар буенча тиңнәр юк. "Һәлак булган Каһарманнарыбыз истәлеген, сугышта яуланган Җиңү хәтерен күз карасы кебек сакларга бурычлыбыз", - дип ассызыклады Президент. Ул, Бөек Җиңне бүләк иткән өчен генә түгел, ә аның әһәмиятенең еллар дәвамында артуын тәэмин иткән һәм хәтерне мәңгеләштерергә ярдәм иткән ветераннарга тирән рәхмәтен җиткерде. "9 Майны зурлап уздыруда сезнең керткән өлешегез чагылыш таба", - ди ул. Минтимер Шәймиев әлеге бәйрәмне олылаган күпмилләтле халыкка да рәхмәтен ирештерде. Яу кырында ятып калган батырларыбыз истәлегенә Президент бер минут тынлык игълан итте.

Президент Алмания һәм Япония өстеннән яуланган җиңүгә карата иҗтимагый үзаңны үзгәртү буенча чаралар күрелүгә дә мөнәсәбәтен җиткерде. "Бөек Ватан сугышы нәтиҗәләренә хилафлык китерергә, үзгәрешләр кертү теләге уңышсызлыкка юлыгачак, без моңа юл куя алмыйбыз, чөнки Җиңүнең бәясе артык югары", - ди республика җитәкчесе. "Елдан-ел әлеге бәйрәмнең эчтәлеге яшь буын иҗаты һәм гамәлләре белән тулылана барырга тиеш", - ди Минтимер Шәймиев. Чыгышының ахырында ул Казан Кремленең Бөек Ватан сугышы музеена мәңгелек саклауга, күптән түгел федераль закон тарафыннан гамәлгә кертелгән Җиңү Байрагының төгәл нөсхәсен тапшырды. Илбашы кулыннан байракны Советлар Союзы Геройлары - Сабир Әхтәмов һәм Борис Кузнецов кабул итеп алды.

Аннан соң гарнизон башлыгы, генерал-майор Валерий Миронченко җитәкчелегендә Казан гарнизоны һәм Татарстан Эчке эшләр министрлыгы гаскәрләре тантаналы хәрби парад белән узды. Парадта Казан Суворов училищесының барабанда кагучылары, училище курсантлары, Казан команда-артиллерия училищесы хәрбиләре, Казан хәрби танк училищесының диңгез пехотасы бүлеге курсантлары, ТР ЭЭМ махсус ("Спецназ") һәм аерым ("ОМОН") билгеләнешле милиция отрядлары, Казан юридик институты студентлары, Федераль җәзаларны башкару хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе хезмәткәрләре, РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, янгын сакчылары һәм баш дирижеры Николай Липатов булган Казан гарнизонының тынлы оркестрының кушылма наряды катнашты.

Парад тәмамланганнан соң, дәрәҗәле кунаклар ветераннар белән аралашты һәм Бөек Җиңүнең 60 еллыгына куелган ана һәйкәленә чәчәкләр салды.

Казанның 135 меңнән артык батыр уллары һәм кызлары Бөек Ватан сугышы елларында гамәлдәге ил армиясенә чакырыла. 40 меңнән артык казанлы яу кырыннан ватанга әйләнеп кайта алмый. 10 меңнән артыгы - орден һәм медальләр белән бүләкләнә. 26 Казан каһарманы Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Бүгенге көндә аларның өчесе исән - 1925 елгы Борис Кузнецов, 1924 елгы Петр Полушкин һәм 1926 елгы Сабир Әхтәмов. Бүгенге көндә башкалада Бөек Ватан сугышы яуларында катнашкан 7253 кеше гомер кичерә, аларның 1854 е - инвалидлар, 1541 сугышта катнашкан хатын-кыз һәм 46563 тыл хезмәтчәне.

Дәһшәтле сугыш чорында Татарстанда 7 укчы дивизиясе оеша. Республика төп заманча хәрби техника җитештерү мәйданы була. Әле кичә генә төрле тармак өчен продукция әзерләп чыгару белән мәшгуль булган завод һәм фабрикалар сугыш башлангач корал һәм хәрби җайланмалар җитештерүгә күчә. Ә хәрби предприятиеләр сугыш кирәк-яракларын өч тапкыр күбрәк җитештерә башлый. Әйтик, Казан дары заводы фронт кырына 93775 тонна дары һәм заряд юллый. Казан хәрби очкычлар, авиация моторлары һәм җиһазлары җитештерүчегә әверелә. Илдә һәр алтынчы очкыч һәм "Катюша" өчен ракета җайланмалары Казанда җитештерелә. Казан, Арча, Яшел Үзән, Кукмара һәм башка шәһәр һәм бистәләрдә 50 дән артык госпиталь ачыла. Аларда берьюлы 30 меңләп яралыны дәвалый алу мөмкинлеге тудырыла. Сугыш елларында табиблар һәм шәфкать туташлары барлыгы 344 мең солдат һәм офицерга ярдәм күрсәтә, аларның 207 меңе кабат сугышчылар сафына баса. Республика шушы катлаулы чорда сугышчыларны 600 төрдән артык җиһаз белән тәэмин итә.

Бәйрәм шәһәрнең эстрада һәм сәнгать төркемнәре - "Шарм" шоу-театры, "Сәйдәш", "Шаян", "Салават күпере", "Пластилин", "Пестрая компания" хореографик коллективларының сугыш ачысын гәүдәләндергән җыр һәм биюләре, сәхнәләштерелгән тамашалар белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International