М.Шәймиев: "Данлы традицияләребезгә тугрылык саклау – сугышны узган каһарманнар буыны алдындагы изге бурычыбыз!"

2007 елның 8 мае, сишәмбе

Хөрмәтле ветераннар: фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре!
Кадерле ватандашлар!


Сезне чын мәгънәсендә бөтенхалык бәйрәме - фашист илбасарларын Бөек Җиңүнең 62 еллыгы белән котлыйм!

Безнең күп кайгы-хәсрәт кичергән, дәһшәтле ут-ялкын көйдергән сөекле туган җиребезгә кешелек тарихында иң канкойгыч сугышның тәмамлануы хакында шатлыклы хәбәрне җиткергән ул көннән соң алты дистә елдан артыграк вакыт узды. Аяусыз һәм мәкерле дошман кулындагы хәрби машинаның төп һөҗүменә дучар булган күпмилләтле совет халкына бу сугышның никадәр бәла-каза, санап бетергесез югалтулар алып килүен сөйләп аңлату мөмкин түгел. Һәлак булган дистәләрчә миллион кеше, хәрабәләргә әверелгән мең җиде йөздән артык шәһәр һәм җитмеш меңнән күбрәк авыл, ятимнәр белән тулган балалар йортлары, гарипләр һәм качаклар тулы урамнар һәм вокзаллар, коллыкка алып кителгән һәм "үлем лагерьларын" узган меңнәрчә ватандашларыбыз - илебезгә үзенең азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен әнә шулкадәр корбаннар бирергә туры килде. Безнең аларны онытырга хакыбыз юк.

Бүген без сөекле Ватаныбыз өчен тормышларын кызганмаган барлык каһарманнар алдында тирән ихтирам белән баш иябез һәм аларны зур рәхмәт хисләре белән искә алабыз. Безнең батыр йөрәкле әтиләребез, абыйларыбыз, энеләребез, бабаларыбызның каберләре иксез-чиксез Россия киңлекләренә, Европаның азат ителгән дәүләтләренә һәм ерак Манчжурия далаларына сибелгән. Фәкать безнең Татарстаннан гына да фронтка җиде йөз меңнән артык кеше китте: шуларның яртысы диярлек сугыш кырларында мәңгелеккә ятып калды. Бу Бөек Җиңү көнендә һәр шәһәрдә, һәр авылда, һәр йортта ул коточкыч сугыш корбаннарын: рәхимсез бәрелешләрдә һәлак булган һәм гитлерчылар төрмәләрендә җәзалап үтерелгән, боҗрага алынган Ленинградта ачлыктан һәм тылда авыр хезмәттән үлгән, әҗәлләрен хәрби госпитальләрдә һәм бомбалар тетеп бетергән эвакуация эшелоннарында тапкан кешеләрне искә алалар. Аларның якты истәлеге безнең барыбыз өчен дә изге. Күренекле совет шагыйре Роберт Рождественский язганча:

"Искә алыйк исемнәре белән,
Дога булсын якты гүрендә.
Хәтер бит ул - исәннәргә кирәк,
Саклар өчен йөрәк түрендә!"

Шуңа күрә без Көнчыгыш Европаның кайбер илләрендә үзләренә азатлык алып килгән совет солдатының якты образын халык хәтереннән һәм тарих битләреннән юк итәргә һәм Освенцим лагерьлары корбаннарына ревизия ясарга маташуларга нәфрәт белән кискен каршы чыгабыз. Мондый гамәлләрне бернинди әхлакый һәм идеологик юл белән дә аклап һәм кичереп булмый.

Бу шатлыклы бәйрәм көнендә без каһарман сугышчыларыбыз белән беррәттән фабрикаларда һәм заводларда, колхоз кырларында һәм конструкторлык бюроларында көнне-төнгә ялгап эшләп, уртак җиңүне якынайткан фидакарь тыл хезмәтчәннәрен дә рәхмәт һәм ихтирам хисләре белән искә алабыз. Ватан алдындагы изге бурычларын намус белән үтәгән миллионнарча хезмәтчәннәрнең фидакарьлеге аркасында бөтен Европа промышленностеның куәтен, җелеген суырган фашист албастысының умыртка сөяге сындырылды. Без омтылышларыбыз, фикерләребез һәм гамәлләребез уртак булганга бирешмәдек һәм җиңеп чыктык. Үзенең газиз илен һәм бөтен дөньяны корткыч көрән чумадан коткарган барлык кешеләргә олы ихтирам һәм мәңгелек дан!

Фронтта һәм тылда "изгелек һәм сабырлык фәрештәләре" дигән исемгә лаек олы җанлы сеңелләребезне - шәфкать туташларын Хәйрия елында аеруча зур хөрмәт белән искә аласы килә. Күпчелеге әле япь-яшь булган бу кызларга йөрәкләре аша адәм баласы түзә алмаслык күпме әрнү кичерергә туры килде. Ә алар үлемнән коткарып калган күпме сугышчы бу фәрештәләргә гомер буе рәхмәт укып яши! Бу дөньяда моңа тиң тагын нинди батырлык бар икән! Аларның каһарманлыгы чын мәгънәсендә бөек гуманизм, игелек үрнәге булып хезмәт итә.

Вакыт бернигә дә карамастан алга йөгерә. Тарихи вакыйгаларны турыдан-туры үз башыннан кичергәннәрнең, шаһитларның саны да көннән-көн кими бара. Шуңа күрә җәмгыятебез әлегә исән ветераннарга кадер-хөрмәт күрсәтүне арттыра барырга бурычлы. Чөнки алар безнең күпмилләтле державаның узгандагы һәм бүгенге бөек казанышларын бербөтен итеп берләштерүче какшамас буыннары бит. Аларга хас ватандарлык, изгелек һәм гаделлек идеалларының тантанасына инанганлык яшь буыннар өчен күркәм мисал булып хезмәт итә. Шуңа бәйле рәвештә Россия Президенты В.В.Путинның Җиңү Көне статусын илебезнең төп гомуммилли бәйрәме итү хакындагы башлангычы бик мөһим һәм бик вакытлы. Данлы традицияләребезгә тугрылык саклау -сугышны узган каһарманнар буыны алдындагы изге бурычыбыз!

Кызганыч ки, хәзерге дөньяда глобаль кораллы конфликтлар килеп чыгу мөмкинлеге һаман саклана әле. Тупас көч һәм сәяси шантаж кулланып илләрне һәм халыкларны идеологик бертөрлелеккә китерергә маташучы җавапсыз сәясәтчеләр бүген дә табылып тора. Шуңа күрә без Бөек Җиңү һәм тар-мар ителгән фашизм турында дөреслекне күз карасыдай сакларга һәм дөньяга җиткерергә, фашизмга баш калкытырга ирек бирмәскә тиеш. Мәгънәсез һәм рәхимсез дөнья сугышыннан да куркынычрак берни дә юк. Ул кешенең рухына, табигатенә каршы килә. Һәм моны сугыш тәмугын узган халык барысыннан да яхшырак аңлый.

Күп михнәтләр күргән туган җиребездә беркайчан да дәһшәтле сугыш уты кабынмасын, балаларыбыз һәм оныкларыбыз, бөек Ватаныбызның иминлеген һәм оборона сәләтен үстереп һәм ныгытып, үзләренә мирас булып калган Җиңү байрагын лаеклы төстә киләчәккә алып барсыннар. Хөрмәтле татарстанлылар, күкләрегез аяз булсын, сезгә бәхет, исәнлек-саулык һәм иминлек телим!

Бәйрәм белән! Бөек Җиңү көне белән!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International