Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев исеменә Чехия Республикасы Президенты Вацлав Клаустан хат килде. Вацлав Клаус ТР Президентына Татарстанда үзен һәм чех делегациясен җылы каршы алганнары өчен рәхмәт белдерә. "Тормыш иптәшем белән без күп төрле хис-кичерешләр алып киттек. Россиянең күп кенә почмаклары безгә таныш булса да, динамик үсеш алган казан белән танышу безгә көчле тәэсир ясады", - диелә хатта.
Вацлав Клаус шулай ук Минтимер Шәймиевкә үзен рәсми визит барышында озатып йөргән күп санлы эшкуарлар делегациясе исеменнән дә рәхмәт белдерде. Бизнес вәкилләре Казанда берничә килешү төзеде.
"Сезнең белән аралашып, мин Татарстанның Чехия Республикасы өчен икътисади хезмәттәшлек өлкәсендә ышанычлы партнер булуына һәм быел июнь аенда Казанда Чехия Республикасы Милли күргәзмәсе кебек уртак чаралар уздыруның бик файдалы булачагына инандым", - дип билгеләп үткән үз хатында Чехия Республикасы Президенты.