Казандагы хоккейга багышланган чаралар 15 майда башкаланың "Татнефть-арена"сында дәвам итте. Биредә узган елгы Россия чемпионатының көмеш медальләре һәм Европа чемпионнары Кубогы иясе булып танылган "Ак барс" хоккей командасын бүләкләү тантанасы узды. Татарстан хоккееның 50 еллыгына да багышлап үткәрелгән чарада ТР Президенты Минтимер Шәймиев, Россиянең хоккей федерациясе президенты, Дәүләт Думасы депутаты, легендар капкачы Владислав Третьяк, республика Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов, "Ак барс" командасы президенты, "Татнефть" ачык акционерлар җәмгыяте генераль директоры Шәфәгать Тәхәветдинов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.
Иң элек, командабыз һәм "Татнефть-арена"ны шыплап тутырган тамашачылар алдында Владислав Третьяк чыгыш ясады. "Мин бүген илнең иң хоккей популяр булган төбәгендә кунакта. Биредә спортның әлеге төрен яараталар, спорт сарайлары төзелә, хоккей үсеше өчен күп чыгымнар тотыла һәм Россиядә "Ак барс" кебек командалар булуына чын күңелдән горурланам", - дип билгеләп узды ул үз чыгышында. Легендар капкачы шулай ук әле күптән түгел генә Россия җыелма командасы составында бронза медальләр яулаган "Ак барс"ның алты уенчысын - Александр Еременко, Виталий Прошкин, Илья Никулин, Алексей Морозов, Данис Зарипов һәм Сергей Зиновьевны да котлап узды.
Минтимер Шәймиев исә үз чыгышын Казан хоккее ветераннарына рәхмәт белдерүдән башлады, шулай ук барлык хоккей сөючеләрен Казандагы әлеге спорт төре оешуга илле юл тулу уңаеннан котлау сүзләрен ирештерде. Илбашы шулай ук дөнья чемпионаты темасын читләтеп узмады, аның фикеренчә, әгәр дә казанлылар тулы составта Морозов җитәкчелегендә ярышларның ахырына кадәр уйнаган булсалар, ватандашларыбыз, һичшиксез, алтын медальләр яулаган булыр иделәр. Рәхмәт сүзләрен Президент шулай ук командабызның баш тренеры Зиннәтулла Биләлетдиновка һәм чагыштырмача күптән түгел генә "Ак барс" үз канаты астына алып, зур уңышларга алып килгән республика нефтьчеләре, аларның җитәкчесе Шәфәгать Тәхәветдиновка да җиткерде.
Көмеш медальләрне Владислав Третьяк тапшырды. Уенчылар, тренерлар һәм команда хезмәткәрләре белән берлектә, әлеге зурлауга Минтимер Шәймиев, Рөстәм Миңнеханов, Шәфәгать Тәхәветдинов, Илсур Метшин, Марат Бариев та лаек булдылар.
Бәйрәм чараларын "СССР хоккей легендалары" белән Татарстан хоккее ветераннары арасындагы иптәшләрчә очрашу тәмамлады. Ахырга кадәр әлеге уенны зур кунаклар да, "Ак барс" хоккейчылары да, гади тамашачылар да күзәттеләр. Мөгаен, Казан әле боз мәйданында берьюлы шуның кадәр иң-иң яхшы уенчыларны күрмәгәндер. әйтергә кирәк, киеренке, әмма иптәшләрчә очрашу иптәшләрчә уртак нәтиҗә белән тәмамланды да: 5 : 5. "СССР хоккее легендалары" командасы составында Сергей Мыльников, Виктор Кузькин, Владимир Лутченко, Юрий Ляпкин, Александр Гусев, Юрий Блинов, Юрий Шаталов, Илья Бякин, Сергей Гимаев, Сергей Бабинов, Александр Якушев, Владимир һәм Александр Голиковлар, Юрий Лебедев, Виктор Тюменев, Александр Кожевников, Евгений Давыдов, Владимир Бабашов, Александр Семак, Сергей Петренко, Вячеслав Буцаев кебек данлыклы уенчылар чыгыш ясады. Татарстан данын исә Сергей Абрамов, Сергей Закамский, Алексей Пучков, Рафик Якупов, Олег Кофтун, Андрей Зубков, Равил Фазлиев, Вячеслав Рахин, Ринат Закиров, Геннадий Маслов, Сергей Столбун, Владимир Бокарев, Андрей Писарев, Вадим Шәйдуллин, Андрей Макаров, Альфред Фәткуллин, Айрат Кадейкин, Алмаз Гарифуллин, Валерий Белов кебек Казан хоккей сөючеләренә яхшы таныш булган элеккеге уенчылар яклады.