Минтимер Шәймиев: "Торак бәяләренең халыкның акча керемнәреннән тизрәк артуы илкүләм проектны гамәлгә ашыруның төп проблемасы булып кала бирә"

2007 елның 15 мае, сишәмбе

15 майда РФ Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Дмитрий Медведев Пермьдә "Россия гражданнарына - һәркем алырлык һәм уңайлы торак" өстенлекле илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча Идел буе федераль округы субъектлары башлыклары белән киңәшмә үткәрә. Киңәшмәдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тә катнашты.

Киңәшмәдә шулай ук РФ Президентының ИФОда тулы вәкаләтле вәкиле Александр Коновалов, Пермь крае губернаторы Олег Чиркунов, округ субъектлары башлыклары, хөкүмәт структуралары, РФ Дәүләт Думасы вәкилләре катнашты.

Дмитрий Медведев сүзләренә караганда, узган ел Россиядә - 50,2 миллион квадрат метрга якын, ә быелның I кварталында 10 миллион квадрат метрга якын (узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 51 процентка артыграк) торак сафка бастырылган. "Бу начар түгел, әмма әлеге саннар 90нчы елларда булган кытлыкны гына канәгатьләндерә", - дип билгеләп үтте беренче вице-премьер. Ул шулай ук РФ Президенты Владимир Путинның үз еллык Юлламасында ел саен бер гражданинга 1 квадрат метрдан ким булмаган күләмдә торак төзү күрсәткеченә чыгу бурычын куйды. "Әлегә без бу күрсәткечнең өчтән бере чикләрендә генә төзи алабыз. Әмма куелган бурыч якын киләчәктә үтәлерлек", - дип ассызыклады Дмитрий Медведев. Ул шулай ук субъект башлыклары киңәшмә барышында тикшерергә тиешле мәсьәләләрне (шул исәптән шәһәр төзелеше документларын эшләү, җир кишәрлекләрен залог итеп торак төзү максатларында кредитлауны һәм ипотека кредитын үстерү, территорияләрне комплекслы өйрәнү һ.б.) белдерде.

РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары билгеләп үткәнчә, вакыт таләпләренә җавап бирә торган тиешле шәһәр төзелеше документларының булмавы торак илкүләм проектын гамәлгә ашыруда ныклы тоткарлык ясый. "50дән артык төбәк бу эшкә акчалар бүлеп бирде. Әлеге юнәлештә акчаны кысарга кирәк түгел", - диде ул. Дмитрий Медведев социаль ипотекада катнашучылар өчен процент ставкасын киметүне гомумдәүләт бурычы итеп атады. Шул ук вакытта, аның сүзләренә караганда, бу эшне төбәк хакимиятләре башкара ала һәм тиеш. Ул ил буенча ипотека кредитларының иң зур өлеше узган ИФО төбәкләрен мисал итеп китерде.

РФ Президентының ИФОда тулы вәкаләтле вәкиле Александр Коновалов үз чыгышында киңәшмәдә катнашучыларның игътибарын сафка бастырылган торакның вариативлыгы булмау проблемасына юнәлтте. Аның сүзләренә караганда, конкурслар үткәргәндә төзүчеләрне элиталы гына түгел, социаль тораклар салуга да юнәлтергә кирәк. "Базарда уен кагыйдәләрен көчләр тагып булмый, әмма торак төзегәндә вариативлыкны күздә тоту зарур", - дип ассызыклады ул. А.Коновалов шулай ук гыйнвар аенда Казанда узган РФ Дәүләт Советы утырышы турында искәртте. Анда торак фондын эксплуатацияләүгә прагматик караш мәсьәләсе кызыл җеп булып узды. Ул шулай ук торак милекчеләре ширкәтләрен төзү һәм аларны операторлар сыйфатында коммуналь хезмәтләр өлкәсенә кертү процессын тизләтү кирәклеген билгеләп үтте.

Аннан соң чыгыш ясаган Пермь крае губернаторы Олег Чиркунов өстенлекле илкүләм проектны гамәлгә ашыру кысаларында үз төбәгенең төзелеш тармагындагы тәҗрибәсе турында сөйләде. Ул Пермь хакимиятләренең Татарстан төзелеш оешмалары белән аларның Чайковский шәһәре территориясен үзләштерүдә катнашу ихтималы турында сөйләшүләр алып баруын билгеләп үтте.

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев үз чыгышында билгеләп узганча, Татарстанда өстенлекле илкүләм проектны гамәлгә ашыруның беренче елында 1 миллион 778 мең квадрат метр торак сафка бастырылган (үсеш 8,4 процент тәшкил иткән), быел 2 миллион 17 мең квадрат метр кертү (13,4 процентка артыграк) күздә тотыла. 2007 ел башыннан 536 мең квадрат метр торак сафка бастырылган. "Куелган бурычның үтәләчәгенә шикләр юк", - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.

Республика башлыгы шулай ук 2007 елда торак кертүгә салына торган инвестицияләрнең барлык чыганаклары буенча 50 миллиард сумга якын акча алыначак. "Без илкүләм проект кысаларында 4,6 миллион квадрат метр мәйданда 12 комплекслы төзелеш проекты әзерләнеп федераль конкурсны үткән, - дип өстәде ул. - 2007 елда Татарстанда бер кеше исәбеннән 0,54 квадрат метрдан да ким булмаган торак сафка бастыру ниятләнә. Инженер коммуникацияләрен, юлларны, социаль өлкә объектларын төзүгә дәүләт ярдәме яхшырган очракта, 2010 елга - 0,69 квадрат метр, ә зур шәһәрләр буенча бер кешегә 1 квадрат метрга кадәр җитәргә тиеш".

ТР Президенты фикеренчә, торак бәяләренең халыкның акча керемнәреннән тизрәк артуы илкүләм проектны гамәлгә ашыруның төп проблемасы булып кала бирә. "2005 елда хәл әле ярыйсы булса, 2006 елда торак бәяләре үсеше акча керемнәре үсешеннән 2 мәртәбә артып китте. Торак бәясе үсеше - 51 процент, акча керемнәренеке 24 процент тәшкил итте", - дип белдерде М.Шәймиев. "Әгәр без хәлне тамырдан үзгәртмәсәк, халыкның зур өлешенә торак алу проблемалы булачак, - дип белдерде ул. - Ә бүген без байлар өчен тырышмыйбыз".

Катлаулы хәл килеп тууга, аерым алганда, әзер җир кишәрлекләре, шәһәр төзелеше проектлары, коммуникацияләр җитәрлек күләмдә булмау, социаль инфраструктура төзелеше соңга калу сәбәпче, диде республика башлыгы. "Болар барысы да төзелеш темпларын шактый тоткарлый һәм бәяләрне арттыра. Күпләгән коммерцияле һәм спекулятив мәнфәгатьләр, коррупция күренешләренә уңай җирлек шулай ук хәлнең тиз арада нормальләшүен тәэмин итми, - дип ассызыклады ул. - Бу шартларда инвестицияләрне стимуллаштыру аша хәзерге финанс инструментлары ярдәмендә сорау белән тәкъдимнең балансын оператив тәэмин итү перспектив түгел", - дип белдерде М.Шәймиев.

"Шушы хәлне истә тотып, без бер модель эшләдек. Аның нигезендә, торак базарына эләгүче акчалар турыдан-туры әзер торак алуга түгел, ә төзелешкә юнәлтелергә тиеш, - дип дәвам итте ТР Президенты. - Бу безгә дәүләт заказы ярдәмендә бәя формалаштыру процессын контрольдә тотарга һәм инфляцияне киметергә мөмкинлек бирә".

ТР Президенты шулай ук киңәшмәдә катнашучыларны Татарстанда гамәлгә ашырыла торган Социаль ипотека программасы белән таныштырды һәм 2007 елда аның кысаларында 8300 фатир тапшыру планлаштырылуын билгеләп үтте.

М.Шәймиев үз чыгышында шулай ук торак илкүләм проектын гамәлгә ашыруга халыкның киң катлауларының акчаларын җәлеп итү өчен шартлар тудыруның мөһимлеген ассызыклады. Аның сүзләренә караганда, бүген керемнәрнең спекулятив өлкәсе күп санлы арадашчы оешмаларга туры килә. "Минемчә, мондый вәзгыятьне нормаль дип санап булмый. Без сезнең белән киң катлау гражданнар илкүләм проектны гамәлгә ашырудан нәтиҗә алырлык шартлар тудырырга тиеш, - дип ассызыклады ул. - Барыннан да элек, гражданнар акчаларын һәм пенсия җыелмаларын җәлеп итү механизмын эшләтә башларга кирәк. Торак төзелеше өлкәсенең табышлылыгы акчаларны банкларда депозитларда саклау белән чагыштырганда югарырак процент гарантияләргә сәләтле". Татарстан башлыгы республикада махсус кыйммәтле кәгазьләр чыгару һәм урнаштыру ярдәмендә гражданнарның саклык ачкалары һәм пенсия җыелмалары торак программаларын гамәлгә ашыруда катнашуны күздә тоткан норматив актлар комплексы әзерләнә.

Җиргә бәяләрнең пропорциональ булмаган үсеше проблемасы турында сөйләгәндә, М.Шәймиев билгеләп үткәнчә, җир участоклары бәясен очсызландыру, шулай ук җир ипотекасын механизмын сафка бастыру һәм торак төзелешенә финанс ресурсларын җәлеп итү өчен, республикада 2005 елдан җир кишәрлекләрен консолидацияләү башланды. Республика башлыгының махсус указы нигезендә ТР Президенты каршындагы Дәүләт җир резерв фонды төзелде. Моннан тыш, аның сүзләренә караганда, җир бәясен төшерү өчен иярчен шәһәрләр төзелеш алып барырга кирәк. Татарстанда Казан белән Яшел Үзән арасындагы территориядә төзелеш буенча эксперимент башланды инде.

"Үзләштерелә торган территорияләрдә шулай ук квартал эче челтәрләре төзелешенә алынган кредитлар буенча процент ставкаларын компенсацияләү мәсьәләсен эшкәртергә кирәк, чөнки алар югары хакта һәм торакның ахыргы бәясенә көчле йогынты ясый", - дип билгеләп үтте М.Шәймиев. Ул шулай ук бүген яңа территорияләрдә чистарту корылмаларын төзү һәм эксплуатацияләүгә финанс ярдәме күрсәтү буенча җитди проблема бар, дип өстәде. ТР Президенты фикеренчә, "юл төзелеш буенча федераль программаларны арттыру турында уйларга" кирәк.

Минтимер Шәймиев шулай ук федераль үзәкнең федерация субъектларына һәм муниципалитетларга ызанлау, территорияләрне планлаштыру проектларын эшләү һәм раслау буенча хезмәтләргә түләү өчен ташламалы кредитлар бирү планында ярдәм күрсәтүе тәкъдиме белән чыкты. Әзер җир кишәрлекләрен инвесторларга саткач акчалар кире кайтарыла алыр иде.

Утырыш барышында Чувашия Республикасы Президенты Николай Федоров, Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Валерий Шанцев һәм башкалар чыгыш ясады.

Дмитрий Медведев утырышка йомгак ясап, субъектларда башкарылган эшләрдән канәгать калуын белдерде һәм илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга төбәкләр "ак кәгазьдән" түгел, ә тупланган кыйммәтле белемнәр һәм тәҗрибә белән кереште. Төрле төбәкләрдә, аерым алганда, Татарстанда һәркем алырлык торак төзелеше буенча сыналган алымнарны ИФОның башка төбәкләренә дә таратырга кирәк, дип белдерде РФ Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International