Минтимер Шәймиев: “Созвездие-Йолдызлык” фестивале, Татарстанны ышанычлы, якты киләчәк көтүенә тагын бер кат инандыра”

2007 елның 28 апреле, шимбә

28 апрельдә Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында, “Созвездие-Йолдызлык – 2007” VII республика телевизион яшьләр ачык эстрада сәнгате фестиваленең йомгаклау гала-концертында чыгыш ясаган иң якты йолдызларны Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тәбрикләде.

Ике сәгать ярымлык концертны шулай ук Илбашының тормыш иптәше Сәкинә ханым, ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев, ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча бүлек башлыгы Александр Терентьев һәм башкалар тамаша кылды.

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев яклавы астында узучы фестивальнең елдан-ел чәчәк атуын Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, ТР Президенты каршында оештырылган мәдәният үсешенә булышлык итүче фонд, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм, ТР мәдәният, ТР мәгариф һәм фән министрлыклары һәм “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе ачык акционерлык җәмгыятенең теләктәшлектә эшләве тәэмин итә.

Бүген ике ай дәвамында республика күләмендә узган фестивальнең зона этаплары нәтиҗәләре буенча сайлап алынган “иң-иң” талантлылар Казан сәхнәсендә очрашты. Бәхетләрен сынап, зональ этапларда катнашкан 65 мең баладан жюри хөкеменә барлыгы 1675 чыгыш тәкъдим ителгән. Быелгы фестивальнең үзенчәлеге, аның финал өлешенә чыккан катнашучыларының рекордка тиң саныннан гыйбарәт. 2500 дән артык сәләт иясе күктәге йолдызлыкка үз исемен язып кую хокукы өчен көрәште. Әйтергә кирәк, республика Хөкүмәте финалистларның яшәү һәм туклануына финанс чаралары бүлеп биргән.

Тагын бер үзенчәлекле фактны билгеләп узу зарур: Хәйрия елы уңаеннан хәйрия концертлары оештырып йөрүче “Созвездие-Йолдызлык” фестивале үзе дә тагын бер иганәче белән бүләкләнде. Быелдан башлап, фестивальнең тугры дуслары исемлегенә өстәлгән РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинның хәйрия фонды җыр-моң, биюгә сәләтле үсмерләрне бүләкләүгә саллы өлеш кертә башлауга керешәчәк. 1 нче июньнән Айрат Хәйруллин җитәкчелегендә фестивальнең хәйрия марафоны старт алачак.

Мәгълүм булганча, ел саен үткәрелеп килүче фестивальнең әһәмиятен югары бәяләп, Минтимер Шәймиев 2006 елның 29 апрелендә “Созвездие-Йолдызлык” республика фестиваль хәрәкәтенә ярдәм итү чаралары турындагы” 165 нче санлы Указын имзалый. Шуңа бәйле рәвештә, быел һәр номинация буенча Гран-при бүләге, беренче, икенче һәм өченче урыннардан тыш, бервакытлы 17 еллык махсус дәүләт стипендиясе гамәлгә куелган. Аларның өчесе – 40 мең сум, дүртесе – 25 мең сум, алтысы – 15 мең сум, берсе – 10 мең сум һәм өчесе – 5 мең сум күләмендә. Махсус бүләккә Гран-при ияләре – “вокал” номинациясендә Зәй шәһәренең “Мирас” вокал-хореографик ансамбле, “хореография” номинациясендә Түбән Каманың “Пестрая компания” вокал-хореографик үзәге лаек булды. Хөкүмәт стипендияләрен алу бәхетен” ирешкәннәр арасында “конферанс” номинациясендә Мамадыш шәһәреннән Лилия Хәнәфиева, “вокал-соло” номинациясендә Казаннан Даниил Зарипов, Әтнә районының Түбән Шашы авылыннан Әлфис Кәримов, Сарманнан Рамилә Зиннәтуллина, Яр Чаллыдан Рәүзил Гыйльманов, Роман Широких, Мамадыш районының Урта Кирмән авылыннан Ландыш Ибраһимова, Лаештан Алексей Родионов, “Җырга иң яхшы текст” номинациясендә Түбән Камадан Алия Фәйзуллина һәм башкалар бар.

Фестивальнең ике нәни йолдызы – 6 яшьлек Даниил Зарипов һәм 11 яшьлек Рамилә Зиннәтуллинаны Айрат Хәйруллин үз яклау канаты астына кабул итте. Акчалата премияләрдән тыш, җиңүчеләргә фестивальнең иганәчесе - “Мелита” ширкәте туннары, кыйммәтле көнкүреш техникасы җиһазлары, кыйммәтле ташлар белән бизәлгән көмеш кубоклар һәм башкалар тәтеде.

“Финалга җыелган 2500 бала арасыннан иң-иң сәләтле 650 баланы аерып чыгару жюри әгъзаларына җиңел булмады, әмма безгә мондый авырлыклар ошый. Сәхнәгә гашыйк балаларның аруына без бары тик сөенәбез, киләчәктә тагын да күбрәк тамашачыны сыйдырырлык мәһабәт залларда очрашырга язсын. Талантлы үсмерләр – республика горурлыгы”, - дип билгеләп узды Зилә Вәлиева бүләкләү тантанасында.

Яшүсмер егет һәм кызларның матурлыгы, шатлыктан балкулары уңаеннан Минтимер Шәймиев иң изге фикерләрен җиткерде. Сәхнәгә берсеннән-берсе оста, җор телле кечкенә алып баручыларны мактап, ул алмашка сәләтле яшь буынның үсеп килүенә соклануын белдерде. “Менә ичмасам бүгенге тамашадан соң Татарстанның ныклы, ышанычлы, якты киләчәге булуына тагын бер кат инанасың. Сезнең кебек балалар булганда Татарстан чәчәк атачак”, - ди Илбашы. Ул балалары, укучылары өчен җан атып торучы ата-аналар һәм укытучыларга да тирән рәхмәтләрен ирештерде. “Искиткеч күркәм нәтиҗәләр өчен һәммәбез баш иябез. “Йолдызлык” фестивале йолдызларының елдан-ел яктырак балкыячагына шигем юк. Һәр татарстанлының көндәшлеккә сәләтле булуына ирешү зарур. Бүгенге могҗизалы чыгышлардан соң, күпмилләтле зыялылар үсеп килә дип әйтергә ныклы җирлек бар”, - ди Президент.

Минтимер Шәймиев фестивальнең киңрәк таралуына, аның тагын да ышанычлырак тернәкләнүенә ярдәм итүче иганәчеләргә дә рәхмәтләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International