Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев "Динамо-Таттрансгаз" командасының Россия чемпионатында җиңүе уңаеннан волейбол командасы коллективына котлау телеграммасы юллады.
"Динамо" физкультура-спорт оешмасы рәисе Әсгать Сәфәров, "Динамо-Таттрансгаз" волейбол клубы президенты Рәфкать Кантюков һәм "Динамо-Таттрансгаз" волейбол командасының баш тренеры Виктор Сидельниковка да адресланган телеграммада түбәндәге тәбрик сүзләре язылган:
"Кадерле спортчылар!
Хөрмәтле Әсгать Әхмәтович,
Рәфкать Габдулхаевич һәм Виктор Владимирович!
Сезне чын йөрәктән волейбол буенча Россия чемпионнары исеменә лаек булу уңаеннан котлыйм.
Татарстан волейболы тарихында тәүге мәртәбә "Динамо-Таттрансгаз"ның яңартылган коллективы катлаулы һәм гадел көрәштә илнең иң яхшы командасы исемен яулады. Бу - сез чемпионат дәвамында күрсәткән югары дәрәҗәдәге спорт осталыгы, көйле матур уен һәм җиңүгә булган зур ихтыяр көче өчен лаеклы бүләк. Волейбол җанатарлары булган татарстанлылар исеменнән сезнең барыгызга, спортчыларга һәм тренерларга, клубның менеджерларына күтәренке рухы һәм динамик уен, республикада әлеге күркәм спорт төренә керткән өлешегез, яшь спортчылар өчен лаеклы үрнәк күрсәтүегез өчен рәхмәт белдерәм. Без сезгә сокланабыз һәм горурланабыз, ирешелгән уңыш сезнең өчен яңа спорт казанышларына яхшы этәргеч булыр дип ышанабыз. Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, бәхет, уңышлар һәм зур җиңүләр телибез!