Мәртәбәле кунаклар "Татарстан Республикасының инвестиция потенциалы" экспозициясе белән танышты

2007 елның 19 мае, шимбә

19 майда Казанның "Корстон" кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында, "Татарстан Республикасының инвестиция мөмкинлекләре" инвестиция форумы алдыннан, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, АРҮБ Президенты Жан Лемьер, Россия Федерациясе Икътисади үсеш һәм сәүдә министры Герман Греф, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов "Татарстан Республикасының инвестиция потенциалы" күргәзмәсен ачып, аның экспозициясе белән танышты.

Мәгълүм булганча, халыкара форум Ауропа реконструкция һәм үсеш банкы саммиты кысаларында уза.

300 квадрат метр мәйданда тәкъдим ителгән экспозициядә мәртәбәле кунаклар республика сәнәгатенең нигезен тәшкил итүче эре оешма һәм предприятиеләр – “Татнефть” ААҖ, “Түбән Кама Нефтехим”, “Түбән Кама Шина”, “Казаньоргсинтез” һәм башка ширкәтләрнең стендлары белән кызыксынды. Аеруча зур игътибар республиканың нефть химиясе, автомобиль төзелеше тармакларына бирелде.

Алга таба дәрәҗәле кунаклар һәм аларны озатып йөрүче республика җитәкчелеге ТР Инвестиция-венчур фонды стенды белән танышты. Шунысын билгеләп үтү зарур: Татарстанның икътисади блогыннан гыйбарәт булган мультимедиа стенды Герман Грефта зур кызыксыну уятты. Әлеге стенд предприятие һәм оешмаларның хәзерге вакытка булган икътисади күрсәткечләреннән хәбәрдар булу мөмкинлеген бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International