Минтимер Шәймиев Ислам үсеш банкы президенты белән очрашты

2007 елның 20 мае, якшәмбе
19 майда кич “Казан” Халыкара ат-спорт комплексында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Ислам үсеш банкы рәисе Әхмәт Мөхәммәд Али белән очрашты.

Ислам үсеш банкы башлыгы Казанда ИҮБ химаясе астында халыкара инвестиция конференциясе үткәрү мөмкинлеге бар дип хәбәр итте.

Әңгәмә Ауропа төзекләндерү һәм үсеш банкы Идарәчеләр советының еллык утырышын уздыру уңаеннан республика башлыгы исеменнән үткәрелгән кабул итү вакытында узды. Очрашуга ТР Президенты каршындагы дәүләт киңәшчесе – тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов, ТР сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти Госман хәзрәт Исхакый чакырылган иде.

Минтимер Шәймиев дәрәҗәле халыкара оешма башлыгын сәламләп, үзгәртеп корудан соң Татарстан һәм Россиянең мөселман илләре белән ике яклы мөнәсәбәтләр үстерү мөмкинлеге туды дип белдерде. “Күптән түгел булган ислам илләренә визит барышында безне туганнарча, зур игътибар һәм хөрмәт белән кабул иткәннәре өчен рәхмәтлебез”, - диде ул. ТР Президенты сүзләренчә, дөньяның иң төньякта урнашкан мөселман республикасында бөтен диннәрнең актив яңару процессы күзәтелә. “Реформалар башланганчы Татарстанда 23 мәчет бар иде, бүгенге көндә аларның саны меңнән артык, яңаларын төзү эшләре дәвам итә”, - дип хәбәр итте республика башлыгы гарәп эшмәкәренә. “Диннең шулай яңадан кайтуы ничек кенә тыюга һәм чикләүгә карамастан, аның мәңгелеген күрсәтә”, - дип ассызыклады М.Шәймиев.

Әңгәмә тәмамлангач, Ислам үсеш банкы башлыгы журналистларга фикер алышынган темаларның берсе Казанда ИҮБ химаясе астында халыкара инвестиция конференциясе үткәрү мөмкинлеге булды дип хәбәр итте. Бу гарәп дөньясы бизнесменнары Татарстан халык белән якыннанрак танышсын, аның ничек яшәвен күрә алсын өчен эшләнелә. “Без, тулаем алганда, Татарстан һәм ислам үсеш банкы арасында мөнәсәбәтләрне ничек үстерү, алга таба Татарстанда үтә торган төрле проектларда катнаша алсын өчен ислам дөньясы бизнесменнарын ничек таныштыра алу мөмкинлеген тикшердек”, - дип өстәде Әхмәт Мөхәммәд Али.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International