19 майда Казанның “Корстон” кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, АРҮБ Президенты Жан Лемьер, Россия Федерациясе Сәүдә һәм икътисади үсеш министры Герман Греф, “Татарстан Республикасының инвестиция мөмкинлекләре” форумын ачып җибәреп, Ауропа реконструкция һәм үсеш банкы Идарәчеләре советының XVI еллык утырышына һәм Эшлекле форумына килгән делегатларны сәламләде.
Минтимер Шәймиев мәртәбәле кунакларны сәламләп: “Татарстан Республикасы икътисады үсешенең төп нигезе – дәүләт идарәсенең максатчан юнәлеше. Җайга салынган эш тәртибе аша без масштаблы эре проектларны гамәлгә ашырабыз. Халыкара стандартларга омтылышның көчле булуы белән дә бәйле бу, куелган бурычларга инновация эшчәнлеген активлаштыру юла аша ирешергә тырышачакбыз. Инвестиция сәясәте кысаларында безнең өстенлекләр дә шул максатка юнәтелә.Алга киткән илләр тәҗрибәсенә таяну да – үзенә күрә бер этәргеч”, - дип, кыскача республиканың социаль-икътисади үсешенең алшартларын билгеләп узды. Илбашы әйтүенчә, Татарстанның чәчәк атуы технопаркларның санын арттыра бару, нефть химиясе, автомобиль төзелеше тармакларын колачлаган сәнәгать-җитештерү тибындагы “Алабуга“ махсус икътисади зонасы эшен оештырып җибәрү белән бәйле. Үсеш алуда иң мөһиме – халыкның күзаллау дәрәҗәсен үзгәртү. “Чит илләрнең тәҗрибәсен үзебездә туплау максаты белән халыкара оешмалар белән хезмәттәшлеккә зур әһәмият бирәбез”, - ди Президент.
Татарстан турында сөйләмен дәвам итеп, Минтимер Шәймиев, һичшиксез, республика горурлыгы булып саналган диннәрара һәм милләтара мөнәсәбәтләрне дә искәртеп узды. “Ислам, христианлык һәм башка конфессия вәкилләре бер-берсенә изге мөгамәләдә”, - ди ул.
АРҮБ Президенты Жан Лемьер Минтимер Шәймиевнең, Татарстанның киләчәген якты итеп күзаллавыннан канәгать булуын сиздерде. “Чыннан да, толерантлык, үзара сабырлык хисләренә үзәк игътибар бирүебез мөһим”, - диде ул. Жан Лемьер АРҮБ Идарәчеләре советының XVI еллык җыелышын Казанда үткәрергә дигән тәкъдимнең дөрес булуына ишарә ясап, банк җитәкчелегенә Россиянең үсеш алган төбәкләренең берсе белән танышуның файдалы булуын ассызыклады. “Россия күзгә күренеп үзгәрә, Татарстанда нинди эшләр майтарылып ятуы – моның ачык мисалы. Ауропа реконструкция һәм үсеш банкы Татарстан белән күптән таныш. Татарстан дигәндә, иң элек, күз алдына “КАМАЗ” ААҖ килеп баса. Әлеге оешманың нинди катлаулы чор кичерүе искә төшә. Хәзер исә, “КАМАЗ”ның тернәкләнеп китеп, хәленең тотрыклылануы сөендерә. Безнең өчен Татарстан белән хезмәттәшлек итү – зур горурлык, - ди Жан Лемьер. Ул “КАМАЗ”ның әлегә приватизацияләнмәячәге хакында да хәбәр итте.
АРҮБ Президенты әйтүенчә, бүген узган түгәрәк өстәл утырышларында республикада шәхси сектор үсеше мөмкинлекләренә басым ясалган. Ул шулай ук кичә КДУ да студентлар белән узган очрашуны искәртеп: “Фикерләү сәләте булган яшьләргә бай булу белән Татарстан бик бәхетле”, - диде.
“Ниһаять икътисадны модернизацияләү чорына аяк бастык”, - Герман Греф сәшамләү чыгышын әнә шул рәвешле башлап җибәрде. “Нефть табу күрсәткечләре үсеше елына 17 процентка тәңгәл”, - диде ул. Татарстанның үсешен Герман Греф уртача айлык хезмәт хакы күләме белән дәлилләде. Хезмәт хакын сумнарда түгел, ә евро акча берәмлегенәдә күрсәтеп: “2000 елда ул аена 75 евроны тәшкил итсә, бүгенге көндә 280 евродан гыйбарәт”, - дип белдерде ул. Герман Греф әйтеп китүенчә, республика сәнәгатендә үзәк урынны тотып торган “КАМАЗ” ААҖ йөк машиналары җитештерү буенча ел саен 30-40 процент тирәсе үсеш кичерә. “СПУРТ” банкы үсеше өчен нинди көчләр эшкә җитегүен ачык күрәбез, кыскасы, Татарстанның өметле төстә чәчәк атуын инандык”, - ди ул.
Форумда “Татарстан Республикасының икътисади һәм инвестиция сәясәтенең төп нигезләре” темасына ТР Сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов, “Инвестиция ягыннан җәлеп ителешне арттыруда муниципаль стратегияләрнең роле” темасына Казан шәһәре башлыгы Илсур Метшин һәм башкалар чыгыш ясады.