АРҮБ Ерак Көнчыгышта эш урыннары булдыруга ярдәм итәргә әзер

2007 елның 20 мае, якшәмбе

20 майда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, РФ икътисади үсеш һәм сәүдә министры Герман Греф, шулай ук Ауропа төзекләндерү һәм үсеш банкы башлыгы Жан Лемьер Россиянең Ерак Көнчыгыш төбәге үсешенә багышланган эшлекле төшке аш мәҗлесендә катнашты.

Төшке аш тәмамлангач Минтимер Шәймиев, Герман Греф һәм Жан Лемьер журналистларга булган әңгәмәнең аерым детальләре турында сөйләде.

“Түгәрәк өстәл” форматында үткән төшке аш мәҗлесендә РФ Президентының Идел буе һәм Ерак Көнчыгыш федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкилләре Александр Коновалов һәм Камил Исхаков, Приморье крае губернаторы Сергей Дарькин, Сахалин өлкәсе башлыгы Иван Малахов, Магадан өлкәсе губернаторы Николай Дудов, Амур өлкәсе губернаторы вазифаларын башкаручы Александр Нестеренко, Саха-Якутия, Еврей автономияле өлкәсе һәм Коряк автономияле округлары хөкүмәтләре һәм хакимиятләре җитәкчеләре чакырылган иде. Илнең эшлекле даирәләреннән “ЕЭС” РАҖ идарә рәисе Анатолий Чубайс, Россия сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләре берлеге башлыгы Александр Шохин, “Северсталь” җитәкчесе Алексей Мордашов, РФ Центробанкы рәисе урынбасары Алексей Улюкаев бар иде. Очрашуда шулай ук Азия үсеш банкы вице-президенты Ли Куин Джин һәм Канаданың "Dundee Precious Metals" идарәче компаниясе (кыйммәтле металларда махсуслашкан) башлыгы Джонатан Гудмен, чит илнең башка компанияләре, банклары һәм чит ил хөкүмәтләре вәкилләре дә катнашты.

Төшке аш тәмамлангач Минтимер Шәймиев, Герман Греф һәм Жан Лемьер журналистларга булган әңгәмәнең аерым детальләре турында сөйләде.

АРҮБ президенты очрашуны “АРҮБ бүлешә торган кыйммәтләр буенча тере һәм әйбәт дискуссия” буларак бәяләде. Аның сүзләренә караганда, сүз илдә бара торган үзгәртеп корулар, эш урыннары булдыру мөмкинлекләре, энергияне саклау, икътисадның көндәшлеккә сәләтлелеге турында барды. “Без Идел буе төбәге турында гына түгел, ә Ерак Көнчыгыш хакында да сөйләштек, - дип билгеләп үтте Жан Лемьер. – Греф әфәнде Россия икътисадын көтә торган глобаль үзгәрешләр турында хәбәр итте һәм без барыбыз да аның карашын, ил алдында тора торган проблемаларны күрә алуны бүлешәбез”. Шул ук вакытта, дип дәвам итте Ауропа финансисты, аның Кытайдагы хезмәттәшләре әлеге кыенлыклар турында башка төрле фикерләр җиткерде. “Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев безгә технологияләргә ышанырга кирәклек турында искәртеп узды, тик күп очракта ил, аерым төбәк яки компания алдында тора торган проблемаларны хәл итүче кешеләргә ышанырга кирәк, - дип хәбәр итте АРҮБ башлыгы. – Монда безнең банк нәрсә һәм ничек эшләргә кирәклек турында бик әйбәт киңәшләр күрә”.

“Төшке аш вакытында глобаль фикер алышу да, шулай ук гадирәк нәрсәләр турында да дискуссиләр булды, - дип үз тәэсирләре белән бүлеште Минтимер Шәймиев. Гомумән, һәрбер кешенең торган саен арта барган ихтыяҗларын канәгатьләндерү процессында табигать белән, безнең белән нәрсә булачак соң?”. Республика башлыгы планетада кеше саны тиз үсеш алган шартларда һәрбер кеше “коллектив яки шәхси рәвештә” мондый шартларда лаеклы тормыш дәрәҗәсен ничек тәэмин итү, әлеге процесска җәлеп ителгән булу турында уйланырга һәм киләчәктәге үзгәрешләргә әзерләнергә тиеш дип ассызыклады.

Герман Греф эшлекле төшке аш вакытында АРҮБ җитәкчелеге белән Россиянең Ерак көнчыгыш төбәгендә банк операцияләрен киңәйтү, берничә офис ачу турында килешүгә ирешелде дип өстәде. “Лемьер әфәнде җитәкләгән банк тарафыннан безнең илдә ирешелгән финанс нәтиҗәләрен исәпкә алганда, АРҮБның әлеге акчаларны реинвестицияләргә яңа мөмкинлекләре ачыла, шул исәптән Ерак Көнчыгышта инфраструктура үстерү проектларына да”, - дип билгеләп үтте РФ икътисади үсеш һәм сәүдә министры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International