29 апрельдә Чехия Президенты Вацлав Клаус Россиягә рәсми визиты кысаларында Татарстан башкаласына килде.
“Казан” Халыкара аэропортында Вацлав Клаусны Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов, ТР эчке эшләр министры Әсгат Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Президенты каршындагы Халыкара мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе – ТР Президентының тышкы эшләр Департаменты директоры Тимур Акулов, Россия Федерациясе Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасындагы идарәсе башлыгы Евгений Вдовин каршы алды.
Чехия делегациясе составында рәсми затлардан тыш, 40тан артык предприятие, фирма, банк, шулай ук Чехия Икътисади палатасы җитәкчеләре һәм вәкилләре дә бар.
Чехия Президенты килү уңаеннан очышлар кырында мактаулы каравыл ротасы тезелде. Аэропорт бинасы каршында Чехия Республикасы һәм Татарстанның дәүләт флаглары эленде.
Чехия һәм Татарстан Президентлары бүген “Корстон” кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексында үтәчәк Чехия-Татарстан эшлекле форумында катнаша. Форум кысаларында берничә уртак эшлекле килешүгә кул куелыр дип көтелә.
Казанга бер көнлек визиты кысаларында Чехия Президенты Казан Кремле белән танышачак, биредә Ауропада иң зурлардан саналган Кол Шәриф мәчете, Благовещение соборы, “Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы” музей-мемориаль комплексында булачак. Музейда Чехиядән килгән кунакларга, аерым алганда, 1997 елда Казан Кремлендә казу эшләре алып барганда табылган, 930-940 елларга караган борынгы уникаль чех акчасы күрсәтелер дип көтелә. Чит ил, шул исәптән Чехия белгечләре тарафыннан өйрәнелгән нәкъ менә шушы табылдык 2005 елда үзнең 1000 еллыгын билгеләп үткән Казанның яшен билгеләргә мөмкинлек бирде.
Кичен Вацлав Клаус һәм аны озатып йөрүче рәсми затлар Прагага очачак.