Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев VI Бөтенроссия тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау органнары съездында катнашучыларга сәламләү хаты юллады. Аны 19 июньдә әлеге чарада ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов укыды.
"Форумда катнашучыларның барысына да чын күңелдән сәламнәремне юллыйм. Безнең күп милләтле халык гаять зур һәм бәяләп бетергесез мәдәни байлыкка ия, - диелә сәламләү хатында. - Россия җәмгыятенең традицион, рухи-әхлакый кыйммәтләргә кире кайтуы аша аның мәдәни-тарихи мохитнең торышы өчен җаваплылык дәрәҗәсе дә арта. Шунлыктан сезнең күркәм эшегез киң җәмәгатьчелек тарафыннан аңлау һәм хуплау таба, дәүләт дәрәҗәсендә тирән хөрмәт казана".
Сәламләү хатында шулай ук Татарстанда христиан һәм ислам цивилизацияләренең күп гасырлар дәвамында янәшә тыныч яшәве һәм үзара бәйләнеше нәтиҗәсендә Россия һәм дөнья мәдәниятенең алтын фондына керүче күп кенә уникаль матди һәм мәдәни һәйкәлләр барлыкка килүенә басым ясала.
"Кызганычка күрә, моннан берничә еллар элек тарихи-архитектура һәйкәлләренең сизелерлек өлеше югалды һәм кызганыч хәлгә килде. Соңгы дистә ел эчендә, аеруча Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек чорында республикада күп кенә объектларның тарихи-мәдәни йөзен кире кайтару буенча шактый эш башкарылды. Съезд барышында сезгә әлеге эш тәҗрибәсе белән танышу мөмкинлеге тудырыла", - диелә сәламләү хатында.
ТР Президенты фикеренчә, Казанның үзендә, тулаем алганда, республикада да күп кенә югалган һәйкәлләрне яңадан торгызу өчен шактый эш башкарырга кирәк. "Без бу бурычны федераль һәм төбәк тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау органнары белән тыгыз хезмәттәшлектә хәл итәргә ниятлибез. Россия Федерациясе субъектларына һәйкәлләрне саклау өлкәсендә вәкаләтләрне тапшыру турындагы мәсьәлә дә бу җәһәттән ахырына кадәр эшләп җиткерүне таләп итә", - дип ассызыклана республика башлыгының сәламләү хатында.
Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үз чиратында чарада катнашучыларга 2006 елның Татарстан Республикасында Әдәбият һәм сәнгать елы, ә 2007 елның Хәйрия елы дип игълан ителүен искәртте. Аның сүзләренә караганда, бу - дәүләт һәм җәмгыятьнең мәдәниятне үстерү, тарихи һәйкәлләрне саклау проблемаларына игътибарын юнәлтергә, ә иң мөһиме, әлеге эшкә күп кенә татарстанлыларны һәм республиканың эшлекле бергәлеген җәлеп итәргә мөмкинлек бирде.
"Татарстандагы мәдәни мирас объектларын популярлаштыру, аларны куллану, дәүләт тарафыннан саклауга бәйле барлык мәсьәләләр дә үз чишелешен тапмый, әлбәттә. Бу җәһәттән финанс системасының яхшы якка үзгәрүен, аның Мәскәүдә компетентлы органнар тарафыннан җайга салынуын теләр идек. Безгә мирасны саклау стратегиясен булдырырга, саклауга куелган һәйкәлләргә ревизия үткәрергә, актив рәвештә туристлыкны үстерергә кирәк", - дип белдерде Р.Миңнеханов. Ул шулай ук съездда катнашучылар әлеге проблемалар хакында фикер алышачагына, халык һәм йола бәйрәмнәрен дә кертеп, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау эшен яхшыртуда уртак алымнар булдырачагына ышаныч белдерде.