Минтимер Шәймиев: "Машина төзелеше техник прогрессның фундаменты булды һәм шулай булып калачак та"

2007 елның 23 мае, чәршәмбе

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев 23 майда "В.Б.Шнепп исемендәге үзәктән куучы һәм роторлы компрессорлар буенча фәнни-тикшеренү һәм конструкторлык институты" ябык акционерлык җәмгыяте коллективының хезмәтенә югары бәя биреп, "Мактаулы кунаклар" китабына әнә шундый юлларны шәрехләде. Казандагы әлеге эре конструкторлык үзәге 23 май көнне үзенең 50 еллыгын билгеләп үтә.

Тантанага килүчеләрне каршы алучылар белән очрашуда ук Минтимер Шәймиев: "Әнә республиканың һөнәри берлекләре рәисе Татьяна Водопьянова профсоюзларның әлеге предприятиегә бернинди дә дәгъвасы булмауны әйтә. Димәк, профсоюзлар да шулай дип белдергәч, яхшы эшлиләр", - диде беренче сүз итеп.

Дөрестән дә әлеге конструкторлык үзәге үзенең 50 еллык юбилеен лаеклы каршылый. Ул "Казан компрессормаш" заводы төзелеп 5 ел үткәч оештырыла. Завод исә Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә дә үзәктән куучы, винтлы, спиральле компрессорлар һәм алар нигезендәге җайланмалар төзү буенча тотрыклы эшләүче предприятиеләрнең берсе. Бүгенге тантанада заводның һәм әлеге конструкторлык институты генераль директоры Ибраһим Хисамиев, шушы ярты гасыр эчендә биредә 300дән артык исемле яңа эшләнмәләр дөнья күрүен, аларга илкүләмендә ихтыяҗ зур булуны ассызыклап узды. Завод сәнәгатьтә кулланыла торган барлык җитештерү газларын, һаваны, кислородны, табигый һәм табигый булмаган нефть газларын, аммиакны, фреон, хлорны аерып, кысып чыгару компрессорларын җитештерә. "ТАКТ"маркалы компрессорлар металлургия, химия, нефть, газ, тау рудасы, азык-төлек һәм сәнәгатьнең башка тармакларында киң кулланыла. Предприятие җиһазларның төп өлешен нәкъ менә бүген 50 еллыгын билгеләп узучы "В.Б.Шнепп исемендәге институт"эшләнмәләре буенча җитештерә.

"Казан галимнәре, эшләнмә авторлары һәм җитештерүчеләрнең мондый иҗади хезмәттәшлеге уртак максатларга ирешергә ярдәм итә һәм аның шулай булуын без чынбарлыкта да күрәбез", - ди Татарстан Илбашы. Бүген ул аеруча җылы ихтирам һәм рәхмәт сүзләрен шушы институт һәм заводка багышлаган ветераннарга, династияләргә җиткерде. Минтимер Шәймиев аларның күбесе белән кул кысышып күреште, хәлләрен белеште. Кузьминнар, Шпагоновлар династиясенең гомум эш стажы инде 300 елдан артып киткән. Президент тантанада, гомумән биредә шундый буыннар чылбыры саклануны зур казаныш һәм киләчәктә дә андый күренешне сакларга кирәк, дип белдерә. Институтның башында торган Владимир Шнеппның хезмәтләре, аның якты истәлеге булып торуын да ассызыклап әйтә Минтимер Шәймиев. Юбиляр коллективка мөрәҗәгать итеп ул: "чыннан да бүген сезнең өчен зур бәйрәм. Ул формасы белән генә түгел, ә эчтәлеге буенча да олуг тантана. 50 ел эчендә бөтен ил буенча компрессорларны проектлаштыру һәм алар өстендә эшләп зур уңышларга ирешү, үзе бер зур нәтиҗә. Моны белән сезнең барыгызны да котлыйм. Исәнлек-саулык сезгә", дигән теләкләрен җиткерде. Берүк вакытта Президент үзенең чыгышында, завод илдәге икътисади сәясәткә бәйле рәвештә төрле елларда, төрле халәтләрне кичерүен, 6 шар ай буе хезмәт хакы ала алмаганлыктан, предприятие эшчеләренең хәтта "рельсларга ятарга әзер булып" урамнарга чыгуларын да искә төшереп узды. Һәм Минтимер Шәймиев фикеренчә, аның монысы да тарих һәм аның катлаулы, авыр елъязмалары. "Аны да белергә, онытмаска кирәк".

Хезмәт коллективы белән очрашкан вакытта да Президент, иң беренче итеп, аларның яшәү шартлары белән кызыксына, халыкның республикадагы бүгенге вазгыятькә карата мөнәсәбәте хакында сораша. Предприятиедә уртача эш хакы 13 мең 500 сум. Әмма араларында 6 мең сум алып эшләүче белгечләр дә бар. Бу уңайдан Минтимер Шәймиев андый күләмдәге эш хакларын күтәрү кирәклеге турында да әйтте. Әлбәттә, моңа җитештерүдә бары тик чыгымнарны киметеп, дөнья базарында көндәш булып тора алырлык продукция чыгарганда гына ирешеп була.

Минтимер Шәймиев үзе дә институтта белем алган вакытта практиканы әлеге заводта узган, шуңа ул бүген дә институт цехларында йөргәндә, һәр эшләнмәне, компрессорларны кызыксынып карады, аларның егәрлекләре белән кызыксынды. Шулай ук музеенда да булды.

"Вакыт барыбер үзенекен таләп итә. Кайсыбер компрессорларга сорау зуррак, кайберләренә азрактыр да. Әмма һәр төрдәге компрессорлар буенча һәр юнәлештә ихтыяҗ барлыкка килде, сорау зур һәм моны шулай дәвам итәргә кирәк. Берүк вакытта шушы барлык юнәлешләр буенча да дөнья базарында аларның үз урынын табулары зарур. Институтта шулай тырышып эшләүче конструкторлар, галимнәр булу һәм аларның шулай озак еллар буыннар чылбырын төзүләре - зур нәтиҗә", - диде Минтимер Шәймиев котлау сүзләрен дәвам итеп. Берүк вакытта ул шушы заводта җитәкчеләр арасында да тотрыклылык саклануны һәм аларның һәркайсының үз чорында предприятиенең уңышлы эшләвен тәэмин итүен дә аерым билгеләп үтте.

Республика сәнәгате, үзебезнең фән үсешенә зур өлеш керткән өчен "В.Б.Шнепп исемендәге үзәктән куучы һәм роторлы компрессорлар буенча фәнни-тикшеренү һәм конструкторлык институты" ЯАҖ Татарстан Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Институтның һәм заводның генераль директоры Ибраһим Хисамиевка исә бүген Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев "Фидакарь хезмәте өчен" медален тапшырды. Җирле машина төзелеше тармагын үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен, гомум билгеләнүдәге машиналар бюросы башлыгы Фоат Гыйльметдинов һәм токарь Александр Сергеев "Татарстан Республикасының атказанган машина төзүчесе" дигән мактаулы исемгә лаек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International