21 май көнне Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев “ЛУКОЙЛ” ААҖ башлыгы Вәгыйт Алекперов белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм ““ЛУКОЙЛ” нефть компаниясе” ачык акционерлык җәмгыяте арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Очрашуны ачып җибәреп, Илбашы иң элек "ЛУКОЙЛ" ширкәтен базар икътисадының үсеш чорында үрнәк булырлык оешма итеп билгеләп узды. "Татарстанның олы тәҗрибәгә ия булган эре халыкара нефть һәм газ компаниясе белән хезмәттәшлеге һәрвакыт уңышлар китерде, шуңа бәйле рәвештә республика хакимиятенең элемтәләрне киңәйтүгә теләге зур", - ди Минтимер Шәймиев.
Бүгенге очрашуның төп нәтиҗәсе итеп, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм "ЛУКОЙЛ" арасында хезмәттәшлек турында төзелгән килешүне атап узарга кирәк. Рәсми документны ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм "ЛУКОЙЛ" ААҖ Президенты Вагит Алекперов имзалады.
Килешүнең эчтәлегенә килгәндә, Ике як та алга таба Татарстан ягулык-энергетика комплексы, "ЛУКОЙЛ" төркеме оешмаларының нәтиҗәлелеген күтәрү, минераль-чимал базасы һәм табигый ресурсларның рациональ кулланылуы, Татарстан халкын, предприятие һәм учреждениеләрне ягулык һәм ягу-майлау материаллары белән тәэмин итү, республикада экологик хәлне яхшырту өчен тырышачак. Килешүнең гамәлдә торуы кысаларында Ике як та үзара җир асты байлыкларын геологик тикшерү, чимал табу һәм эшкәртү, нефть продуктлары белән тәэминат системасын камилләштерү һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек итәргә җыена. ТР Хөкүмәте компания объектлары төзелеше өчен җир мәйданнарын бүлеп бирү мәсьәләләрен хәл итәргә ярдәм күрсәтергә әзер. Килешүнең гамәлгә ашуында "Татнефть" ААҖ нең катнашуы һәм "Лукойл" белән ике як өчен дә файдалы элемтәләрне урнаштыру турында карарга киленгән.
Килешү 2011 елның 31 декабренә кадәр үз көчендә булачак.
Очрашуда ТР ягыннан ТР Президенты каршындагы җир асты байлыкларын куллану, нефть һәм газ мәсьәләләре буенча дәүләт киңәшчесе Ренат Мөслимов, ТР Президентының Дәүләт-хокук идарәсе башлыгы Рәйсә Сәхиева, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәһәүтдинов һәм "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, "ЛУКОЙЛ" ААҖ ягыннан вице-президент, Казначылык һәм корпоратив финанслау баш идарәсе башлыгы Александр Матыцин, "ЛУКОЙЛ" ААҖ иҗтимагый элемтәләр департаменты башлыгы Александр Василенко, "ЛУКОЙЛ" ААҖ директорлары советы аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары Максим Карнаухов һәм "ЛУКОЙЛ-Уралнефтепродукт" ҖЧҖ генераль директоры Марат Хәсәнов катнашты.