20 майда Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында Ауропа реконструкция һәм үсеш банкы Идарәчеләре советының XVI еллык утырышы һәм Эшлекле форум узды. Утырышта АРҮБ Президенты Жан Лемьер, ТР Президенты Минтимер Шәймиев, РФ Икътисади үсеш һәм сәүдә министры Герман Греф, АРҮБ генераль секретаре Хорст Райхенбах, РФ Президентының Идел буе федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле Алексадр Коновалов катнашты.
Сессияне АРҮБ Идарәчеләре советы рәисе, Финляндиянең тышкы сәүдә һәм үсеш министры Пааво Вайрунен алып барды.
Беренче сессия эшендә Россия Федерациясе Икътисади үсеш һәм сәүдә министры Герман Греф РФ Президенты Владимир Путин исеменнән сәламләү хатын укып узды.
“Мөхтәрәм Господин Лемьер! Хөрмәтле Казанда узучы Эшлекле форумда катнашучылар һәм Ауропа реконструкция һәм үсеш банкы сессиясе кунаклары! Россия Федерациясе исеменнән һәммәгезне АРҮБ Идарәчеләре советының еллык утырышы ачылышы һәм “Россия төбәкләре – үсеш стратегиясе” халыкара инвестиция форумы белән котлыйм.
Без Ауропа реконструкция һәм үсеш банкының, шушы зур җыелышны икенче тапкыр Россия Федерациясе шәһәрләренең берсендә үткәрү белән чыккан тәкъдимен зур канәгатьлек белән хупладык. Россия Хөкүмәте, Татарстан Республикасы җитәкчелеге ягыннан тулы ярдәм һәм кызыксыну белән, быелгы киңәшмәне Россиянең иң борынгы һәм мәдәни яктан әһәмиятле шәһәрләренең берсендә - Казанда үткәрү турында карар кабул итә. Әлеге чараны гамәлгә ашыру өчен ике ел дәвамында эзлекле һәм нәтиҗәле эш алып баруда катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә.
АРҮБ ның Еллык җыелышын Казанда оештыру дөньякүләм финанс җәмәгатьчелегенең безнең илгә һәм илдә булган инвестиция мөмкинлекләренә карата тирән кызыксынуын дәлилли. Әлеге дәрәҗәле киңәшмәнең Казанда узуын без, Банк тарафыннан, АРҮБ стратегиясендә урын алган “Көнчыгыш һәм Көньякка борылыш” сәясәтенең гамәлгә ашу башлангычы һәм шушы сәясәт кысаларында Банкның Россия төбәкләренә үтеп керүе итеп бәялибез.
Яңа үзгәрүчән шартларда, эшчәнлекнең яңа корал һәм механизмнарын эшләүдә, Ауропа реконструкция һәм үсеш банкына һәм аның җитәкчелегенә, үсешкә ярдәм итүдә уңышлар теләргә тагын бер кат рөхсәт итегез”, - диелә Владимир Путинның сәламләү хатында.