Минтимер Шәймиев Беларусь Республикасы Милли җыелышы вәкилләр палатасы рәисе Владимир Коноплев җитәкчелегендәге делегацияне кабул итте

2007 елның 25 мае, җомга

25 май көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Беларусь Республикасы Милли җыелышы вәкилләр палатасы рәисе Владимир Коноплев белән очрашты.

Илбашы Татарстанның Беларусия белән һәрьяклап тыгыз хезмәттәшлеккә ныклы омтылышы булуын билгеләп узды. "Көн саен даими үзгәреп торучан яңа шартларда икътисадларыбызда охшашлыклар табып, төрле юнәлешләрдә берләшү формаларын табуга ихтыяҗ үсә бара. Беларусь белән хезмәттәшлек итү теләге бездә гаять зур. Аның халкы төрле каршылыклы чорларда да авырлыкларга бирешмичә, Татарстан тарафыннан зур ихтирам казанды. Киләчәктә Беларусьның югары үсеш алган илләр белән бер сафка басачагында минем шигем юк", - дип ассызыклый Минтимер Шәймиев.

Очрашуда билгеләп узылганча, Владимир Коноплевның Татарстан башкаласы Казанга эш сәфәре, Татарстан һәм Беларусь арасындагы элемтәләрне ныгытырга җирлек тудыра. Кичә мәртәбәле кунаклар ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белән 3 сәгатькә якын вакыт әңгәмә корса, бүген алар Президент белән генә түгел, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашты. Минтимер Шәймиев, Татарстан җитәкчелеге белән узган очрашулардан соң, фикер алышулар вакытында җитештерү мәсьәләләре дә кузгатылу ихтималлыгын искәртеп, кирәк дип табылган очракта, беркетмә йөкләмәләрен төзү зарурлыгын ассызыклады.

Президент мәдәни элемтәләр үсеше мөһимлеген дә билгеләп узды. Аның сүзләре буенча, Татарстанда инде 5 ел дәвамында ТР белорусларының "Спадчына" ("Наследие – Мирас") иҗтимагый оешмасы эшләп килә. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: "Спадчына" белорусларның милли-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерү, республикаларның эшлекле даирәләре арасында мөнәсәбәтләр үсеше, ике як өчен дә отышлы булган сәүдәчелекне чәчәк аттыру кебек мәсьәләләрне хәл итү белән шөгыльләнә. Татарстанда барлыгы 6 меңгә якын белорус халкы гомер кичерә, шул исәптән, аларның 2 меңгә якыны Казанда яши. "Спадчына" Бөек Ватан Сугышы елларында Белоруссияне азат итүдә катнашкан гражданнарны ачыклау буенча да эш алып барган.

Владимир Коноплев журналистларга хәбәр итүенчә, бүген ул Татарстанда өченче мәртәбә. "Беренче тапкыр мин Нурлат районына бардым, икенче мәртәбә республикага килүем, Белорусь Президенты белән берлектә Казанның меңьеллык бәйрәмендә катнашу белән бәйле булды һәм бүген мин Татарстан башкаласы җирендә - эш сәфәре белән", - дип белдерде Беларусь Республикасы парламентының түбән палатасы җитәкчесе. "Татарстанның төп байлыгы ул- әлбәттә, аның халкы. Ике республика арасында икътисад белән идарә итүдә уртак яклар күп булуы да, миндә уңай тәэсирләр калдыра", - ди Владимир Коноплев.

"Беларусьның - Татарстан, ә Татарстанның - Беларусь белән хезмәттәшлектә кызыксынуы зур", - Александр Гусев журналистларга әнә шул фикерен җиткерде. "Беларусь Республикасы делегациясе белән очрашу кысаларында, парламентара элемтәләр генә түгел, икътисади яктан да элемтәләрне киңәйтү хакында фикер алышу зарур, чөнки Татарстан Беларусь җитештерә торган продукциягә битараф түгел", - ди Александр Гусев.

Татарстан һәм Беларусь Республикалары арасында хезмәттәшлек, ике республика Хөкүмәтенең, 2004 елның 23 нче июненнән гамәлгә кергән сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлеге турындагы килешүе кысаларында үсеш ала. 2002 елда Татарстан Республикасының Беларусьта Сәүдә-икътисади вәкиллеге гамәлгә куела.

Тышкы сәүдә әйләнешенә килгәндә, Татарстан Беларусьның сәүдә партнерлары 2006 елда Татарстанга Беларусьтан килгән импортның төп өлешен тракторлар, механик җиһазлар, текстиль материаллар тәшкил итә. 2007 елда яңа, куәтлерәк егәрлекле, камилләшкән трактор моделен үзләштерү күздә тотыла.

Очрашуда ТР ягыннан ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, ТР Президенты каршындагы халыкара мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе - Тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов, ТР Сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов, ТР Дәүләт Советы депутаты, "Алабуга автомобиль заводы" җитештерү берләшмәсе генераль директоры Равил Зарипов, Татарстанның Беларусь Республикасында сәүдә-икътисад вәкиле Ирек Гафиятуллин, Беларусь Республикасы ягыннан "Лукойл-Беларусь" консультатив совет рәисе Урал Латыйпов, Беларусь Президенты ярдәмчесе - Гомель өлкәсе буенча баш инспектор Виктор Щетько, Гомель өлкәсе башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Георгий Дашкевич, "АМКОДОР" ААҖ директорлары советы рәисе Александр Шакутин һәм "Гомсельмаш" оешмасы генераль директоры Валерий Жмайлик катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International