Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә "Газпром" ААҖ Идарәсе Рәисе Алексей Миллер белән очрашты

2007 елның 29 мае, сишәмбе

29 майда ТР Президенты Минтимер Шәймиевнең Казан Кремлендә "Газпром" ААҖ Идарәсе Рәисе Алексей Миллер белән очрашуы булып узды.

Президент мәртәбәле кунакка бүгенге очрашуга каралган буш вакыт өчен рәхмәтен җиткерде. "Икътисад үсеше шартларында сәнәгатьнең нефть һәм газ тармагына кагылышлы мәсьәләләрне тикшерү мөһим. Алдагы елларда Татарстан елына 30 миллион тонна нефть чыгаруны планлаштыра", - ди Минтимер Шәймиев. Ул шулай ук тиздән республикада 3 миллиард тонна күләмендә "кара алтын" табылуы уңаеннан да бәйрәм итү ниятләнгәнен билгеләп узды. Очрашуда Татарстанның Россия төбәкләре арасында газификация дәрәҗәсе буенча өстен торуы да берничә мәртәбә ассызыкланды.

Очрашуда "Газпром" ширкәте ягыннан Россия Федерациясе төбәкләре белән эшчәнлек буенча департамент башлыгы Виктор Илюшин, "СИБУР" ҖЧҖ президенты Дмитрий Конов, "Таттрансгаз" ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков, Татарстан ягыннан ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары - икътисад һәм сәнәгать министры Борис Павлов, ТР Президенты каршындагы икътисади мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Марат Сафиуллин, "Татэнерго" ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, "ТАИФ" ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, "Татгазинвест" ЯАҖ генераль директоры Ринат Ханбиков һәм "Казаноргсинтез" ААҖ генераль директоры Леонид Алёхин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International