Минтимер Шәймиев: "АК БАРС" Банк республикада төп банк булып тора һәм алдагы елларда да ул тотрыклы финанс оешмасы булып калырга тиеш"

2007 елның 28 мае, дүшәмбе

28 май көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашында, "АК БАРС" Банк ААҖ акционерларының еллык җыелышы булды. Аның эшендә, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

"АК БАРС" Банкның идарә рәисе Робер Миңнегалиев чыгышыннан күренгәнчә, 2006 ел шулай ук, әлеге финанс институты өчен төрле тармакларны берләштергән ныклы процесслар фонында тотрыклы үсеш елы булган. Узган елның декабрендә банк үзенең устав капиталын 19,2 миллиард сумга кадәр җиткерә. Бу исә Россия банклары арасында капитал күләме буенча 9, ә активлар буенча 19 нчы урынны алуга китерә. "АК БАРС" Банкның рентабельлелеге 2006 ел нәтиҗәләре буенча 13,01 процент тәшкил иткән. Чагыштыру өчен, Татарстандагы банклар капиталының рентабельлелеге 7,75 процент.

Роберт Миңнегалиев үз чыгышында Банкның корпоратив эшчәнлегенә дә киң тукталды. "Иң эре кредиторларның берсе буларак Банк үзенең кредит ресурсларын икътисадның барлык өлкәләренә: нефтехимия, төзелеш, энергетика, машина һәм суднолар төзелешенә, азык-төлек сәнәгатенә, авыл хуҗалыгына һәм башка тармакларга юнәлдерде. Тулаем, республика икътисады өчен 53,2 миллиард сум күләмендә", - дип ассызыклап узды идарә рәисе.

Дөрестән дә "АК БАРС" ның аеруча авыл хуҗалыгы үсешенә зур этәргеч бирүе, игътибарга лаек. Хисап елында гына да үз кредит портфеленең 16,6 процент күләмен нәкъ менә шушы аграр тармакка юнәлдергән. 2006 елда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә инвестицияләрнең күләме 8,4 миллиард, шул исәптән, Президентның "Программа 100" буенча 132 предприятиегә кредит линияләре ачылып, аларга бирелгән финанслар 2,4 миллиард сумны тәшкил итә. Минераль ашламалар алуга 436 миллион сум, ягулык-майлау материаллары юнәтүгә 1,2 миллиард сум, әйләнеш средстволарын тулыландыруга - 2,7 миллиард, төзелешкә һәм булган терлекчелек биналарын реконструкцияләүгә, техника алуга 1,7 миллиард сум акча бүленә Банк тарафыннан. "АК БАРС" Банкның ныклы үсештә баруына зур бәя бирүе белән бергә әлеге финанс оешмасының, бу юнәлештәге эшчәнлеген Татарстан Президенты да аеруча игътибарга алып билгеләп үтте. Бер елдан артык Банк тулаем Әгерҗе районын инвестицияли һәм "аларның бу төбәкнең һәрьяклап үсешенә нык этәргеч бирүләре, анда яшәүче безнең халыкның яшәү рәвешен үзгәртерлек итеп оештыра белүләре, үзе үк күп нәрсә турында сөйли. Шулай дәвам итегез", - дигән теләкләрен җиткерде Минтимер Шәймиев. Берүк вакытта Президент банк җитәкчелеген аеруча халык белән тыгыз элемтәдә эшләргә, аларның кертемнәрен мөмкин булганча күбрәк җәлеп итәргә кирәклекне ассызыклый. Республика икътисады елдан-ел тотрыклылана бара. Халыкның акча керемнәре шулай ук үсә һәм алар кредитлар белән ныграк кызыксына башлый. Президент фикеренчә, кредит алуга кешеләргә уңайлы шартлар тудырып, аны тагын да җәелдерү кирәк. "Кредит - кешеләрне тәртипкә, төгәллеккә өйрәтә, үз гаиләләре алдында җаваплылыкны тагын да арттыра", - ди Илбашы.

Банк нефтехимия сәнәгатен инвестицияләүдә дә актив катнаша. Әйтик, газ конденсатын эшкәртү буенча югары нәтиҗәле җитештерүне булдыруга, дивинил һәм дивинил стирольле каучук эшләүгә 891,2 миллион һәм 350,0 миллион сумлык инвестиция керткән.

Төзелеш тармагын инвестицияләү, банк алып барган сәясәтнең шулай ук мөһим юнәлеше булып тора. Аеруча, ипотека программасы буенча. Узган елны ТР Президенты каршындагы дәүләт торак фонды белән берлектә "АК БАРС" Банк авылларда яшәүчеләр өчен Президентның социаль ипотека буенча программасын гамәлгә ашыруга кереште. Шулай ук яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итүдә дә банк нәтиҗәле эшли. Бу урында Татарстан Президенты республикадагы барлык банкларның да социаль ипотекада бернинди тайпылышсыз катнашуларын сорады.

"АК БАРС" Банк идарәсе рәисе Роберт Миңнегалиев территориаль челтәрне үстерүне дәвам итү, әлеге кредит оешмасының шулай ук өстенлекле юнәлеш булып калуын искәртте. 2006 ел нәтиҗәләре буенча Банк, үзенең төбәкләрдәге нокталары саны буенча Россиянең иң күп филиаллы банклары арасында 7 нче урынны алып тора һәм шул рәвешле ул Мәскәүнең танылган Внешторгбанк, Импэксбанк, Газпромбанк һәм Альфа-Банк кебек кредит учреждениеләрен дә узып киткән. 2007 елның 1 гыйнварына инде "АК БАРС" Банкның төбәкләрдә 37 филиалы, 84 өстәмә офисы, 3 кредит-касса офисы, 118 операцион кассасы, 181 почта-банк комплексы һәм Саратов каласында "Наратбанк" КБ ЯАҖ бар. 2007 ел ахырына кадәр Банк яңа бүлекчәләр ачу юлы белән кабат Россиянең 11 төбәгендә үз челтәрен киңәйтергә исәпли. Шулай итеп. "АК БАРС" Банк илнең 35 регионында үз урынын алачак.

Планнарга килгәндә, "АК БАРС" Банк 2007 елда 2,2 миллиард сум күләмендә керем алырга ниятли. Ә 2006 елда исә бу финанс оешмасының чиста табышы, салымнарны түләгәннән соң 1,224 миллиард сум тәшкил иткән.

Татарстан Президенты "АК БАРС" Банкның эшчәнлегенә анализ ясап, аның республикада төп банк булып калуын, республикада гына түгел, Россия күләмендә иң билгеле, мөһим урын алып торуын ассызыклый. "Финанс базарында нинди генә шартлар, үзгәрешләр килеп чыгуга карамастан, алдагы елларда да никадәр мөмкин булса, шулкадәр тотрыклы банк булып калыгыз. Республика икътисады үсә һәм иң авыр елларда да бездә ул күрсәткечләр түбән тәгәрәмәде. Халыкның акча керемнәре шулай ук арта, эш хакының күләме үсә, сәнәгать җитештерүе буенча да без Россиянең уртача күрсәткечләреннән күпкә алда барабыз. Банк исә болардан файдаланырга, халыкны, предприятие-оешмаларны үзенә күбрәк җәлеп итү юлларын табарга тиеш", - ди Татарстан Президенты.

"АК БАРС" Банк акционерларының бүген узган еллык җыелышында бу финанс оешмасы эшчәнлегенә бәйсез аудиторларның тикшерү нәтиҗәләре белән дә таныштырдылар.

Көн тәртибе буенча банкның Уставында яңа редакцияләр һәм Директорлар Советы турындагы нигезләмә, акционерларның еллык җыелышы турындагы документ һәм банкның керемнәрен бүлү хакындагы нигезләмә расланды. Директорлар Советындагы әгъзалар саны яңа нигезләмә буенча кыскарды һәм анда 11 кандидат тәкъдим ителде. Алар ябык тавыш бирү ысулы белән сайлана.

Шулай ук бүгенге утырышта акционерларга биреләчәк дивидендлар һәм аның күләме дә билгеләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International