Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләре дә үзләренең рәсми символларына ия булды

2007 елның 30 мае, чәршәмбе

30 май көнне Казан Кремленең Герб залында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм РФ Президенты каршындагы Геральдика советы җаваплы сәркатибе Глеб Калашников, Татарстан Республикасының 26 муниципаль берәмлеге башлыгына шул төбәкләрнең рәсми символларына дәүләт теркәве турындагы таныклыкларны тапшырды.

Районнарның рәсми билгеләре РФ дәүләт геральдика регистрында һәм ТР Геральдика реестрында теркәлгән. Шундый ук чара узган елның апрелендә үткәрелеп, андый таныкларга республиканың 19 район һәм шәһәре ия булган иде.

Тантанада катнашучыларны сәламләп Минтимер Шәймиев, дәүләтчелекне торгызу чорында бу чараның тарихи вакыйга булуын билгеләп үтте. "Хакимият территорияләренең атрибутлары, геральдиканың тулы тупланмасы цивилизацияле дәүләтнең, цивилизацияле җәмгыятьнең аерылгысыз өлеше булып тора. Без үз вакытында тантаналы рәвештә һәм гади булмаган кызу дискуссияләр аша республиканың Гербын һәм Флагын кабул иткән идек. Без ялгышмадык һәм ул дискуссияләр конструктив чагылыш тапты һәм яхшы эш башкарылды, чөнки безнең чынбарлыгыбыз үзебезгә бик якын. Бу эшләрдә катнашкан барлык институтларга, әлеге тематика белән шөгыльләнгән барча хезмәтләргә, иҗат берлекләренә. РФ һәм ТР Геральдика советларына, Мәрҗәни исемендәге Тарих институтына аеруча зур рәхмәт", - диде Татарстан Президенты.

Җирле үзидарәләр чын мәгънәсендә мөстәкыйль булып формалашканда, үз территорияләренең башкалардан аерылып торган билгеләрен табарга кирәк иде һәм Президент ассызыклаганча, бу эш уңышлы килеп чыкты. Хәзер ТР Геральдика реестрына барлык 45 район һәм шәһәрнең дә рәсми символлары кертелде (45 герб һәм 45 флаг), шул исәптәп 2 шәһәрнең (ике герб), бер шәһәр тибындагы бистәнең (1 герб һәм 1 флаг), 1 авыл җирлеге (1 герб һәм 1 герб). Шулай ук реестрда ТР Гербы һәм Флагы, ТР Президенты штандарты, ТР дәүләт бүләкләре, Казан шәһәре мэрының вазифа билгесе, кайбер иҗтимагый берлекләрнең символлары да урын алган.

"Исемсезләр булып түгел, үзебезнең кем икәнлегебезне белеп, танытып яшик һәм шуңа лаеклы да булыйк. Бу билгеләр хакимияткә хөрмәт тә. Хакимияткә хөрмәт шул вакытта була, әгәр ул үзе югары дәрәҗәдә һәм халык белән тыгыз мөнәсәбәттә, аның өчен тугъры хезмәт итсә. Аларның барысы да уңышка китерә", - ди Минтимер Шәймиев әлеге символларның тарихи һәм хәзерге тормыштагы ролен югары бәяләп.

Тантанада катнашкан РФ Президенты каршындагы Геральдика советы җаваплы сәркатибе Глеб Калашников та шушы истәлекле вакыйга белән тәбрикләп, Россиянең Дәүләт Герольдмейстеры Георгий Вилинбаховның сәламнәрен җиткерде. Глеб Калашнков ассызыклаганча, Герб һәм Флаг кебек рәсми символлар меңнәрчә еллар, күп гасырларның тарихын чагылдыра. "Муниципаль символларны булдыру буенча алып барылган хезмәт безне күп нәрсәгә өйрәтте. Иң беренче чиратта - хезмәттәшлеккә. Әлеге хезмәттә төрле кешеләр, институтлар, энтузиастлар, рәссамнар, муниципаль, республика һәм федераль үзәк органнары катнашты. Мондый юнәлештә Татарстанда алып барылган эш Россияне бик зур тәҗрибә белән баетты һәм ул тәҗрибә реаль, башкаларга да аеруча кирәкле иде. ТР Геральдика советы үрнәгендә хәзер күп кенә төбәкләр эшли, аеруча Идел буе федераль округында". - диде РФ Президенты каршындагы Геральдика советы җаваплы сәркатибе.

Бүгенге тантанада катнашкан 26 муниципаль берәмлек башлыгына шул төбәкләрнең символларына дәүләт теркәве турындагы таныклыкларны тапшырганнан соң, үзенең йомгаклау сүзендә Татарстан Президенты, алда халкыбызның милли бәйрәме - Сабан туйлары һәм анда да муниципаль берәмлекләрнең дәүләт теркәве алган рәсми билгеләрен халыкка һәм анда килгән күп санлы кунакларга тәкъдим итәргә кирәк, дигән теләк-киңәшен дә җиткерде. Шулай ук Минтимер Шәймиев искәрткәнчә, рәсми символлар мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, мәдәният йортларында урнаштырылырга, үсеп килүче буын да үз тарихын белеп, аның белән горурланып яшәргә тиеш.

Татарстан Президенты муниципаль районнарның рәсми символларын булдыруга, шушы зур һәм катлаулы фәнни, иҗади эшкә зур көч куйган кешеләргә дәүләт бүләкләрен тапшырды. Россия Геральдистлары берлеге идарәсенең башкарма директоры Константин Моченов "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медаленә, ТР Президенты каршындагы Геральдика советы рәисе Рамил Хәйретдинов, "Гасырлар авазы" журналы баш мөхәррире Дамир Шәрәфетдинов, Мәрҗәни исемендәге Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәрләре Радик Салихов һәм Илнур Миңнуллиннар ТР Президентының Рәхмәт хатына лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International