30 майда Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советының икенче съезды узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев катнашты. Съездга республиканың 999 җирле үзидарә органнарыннан барлык делегатлар да килгән иде.
2006 елда Татарстанның муниципаль берәмлекләре советы эшчәнлеге буенча, МБ советы рәисе, Чирмешән муниципаль районы башлыгы Минсәгыйть Шакиров хисап тотты. Муниципаль бермәлекләре советының ревизия комиссиясе эшчәнлеге турында ревизия комиссиясе рәисе, Чистай муниципаль районы башлыгы Вячеслав Козлов бәян итте.
Утырыш барышында Татарстан муниципаль берәмлекләрендә җирле үзидарә сәясәтенең ни рәвешле гамәлгә ашырылуы тикшерелде. "Сез хуҗалар, хакимият сезнең кулларда, үзегезгә бирелгән хокуклар аша халыкның көнкүрешен яхшырту бурычын анык аңларга тиешсез", - дип мөрәҗәгать итте Минтимер Шәймиев делегатларга. Бүген милек һәм финанс базасы, салым җыю тәртибе, авыллар арасында юлларга асфальт түшәү, гомуми практика табибларының халык сәламәтлеген кайгыртуда эшчәнлеген камилләштерү, күчемсез милек объектлары кадастрасы һәм башка четерекле мәсьәләләр күтәрелде.
Съезд утырышында шулай ук ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Президент Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, Татарстатнның беренче вице-премьеры Равил Моратов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Яр Чаллы шәһәре башлыгы Илдар Халиков, муниципаль берәмлекләр советы әгъзалары, җирле үзидарә органнары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, ТР Президент Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты, ТР Дәүләт Советының җаваплы хезмәткәрләре, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.