Электр җиһазлары җитештерү буенча дөнья лидеры "Шнейдер Электрик" компаниясе җитәкчелегенең Татарстанга визиты дәвам итә. 31 майда Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев әлеге компаниянең Күзәтүчеләр Советы президенты Анри Лакманн һәм Вице-президент Кристиан Вистны кабул итте.
Очрашу барышында Минтимер Шәймиев республикадагы энергетика тармагында әйдәп баручы предприятие - "Татэнерго" берләшмәсенең Россия күләмендә мөстәкыйль компания булуын һәм аларда реформалар, башкалар белән чагыштырганда иртәрәк башлануын белдерде. Татарстан Президенты берүк вакытта РАО "ЕЭС" тарафыннан илнең энергетика өлкәсен үстерүгә ныклы көч сарыф ителүен дә искәртте. "Шулай да бу тармакта яңарыш кирәк һәм без шул вакытта үзкыйммәте түбән булган энергияне күбрәк сата алыр идек. Энергетика системасын нәтиҗәле итү өчен ашыгу, технологияләрне заманчалаштыру зарур", - ди Минтимер Шәймиев.
Компания 1836 елда Франциядә бертуганнар Джозеф һәм Адольф Шнейдерлар тарафыннан төзелә. Бүгенге көндә "Шнейдер Электрик" дөньяның 190 илендә эшли һәм аларның 207 заводы, 170 сервис һәм 124 логистика үзәге бар. Компаниядә барлыгы 112 мең кеше хезмәт куя. Предприятиенең еллык әйләнеше 2006 елда 13,7 миллиард еврога җиткән. Совет һәм Россия базарында алар 25 ел дәвамында үз эшчәнлекләрен күрсәтә. Бүгенге көндә компаниянең Россиядә 17 вәкиллеге бар, шул исәптән Казанда да. Бездәге вәкиллекләре 2001 елда ачылган иде.
Казан Кремлендә бүген узган очрашуларның нәтиҗәләре хакында, журналистлар белән әңгәмәсе вакытында Компаниянең Күзәтүчеләр советы президенты Анри Лакманн белдерде. "Ике президент арасында үзара аңлашу нәтиҗәсендә без бүгенге хезмәттәшлеккә ирештек. Ул 3 юнәлешне эченә ала. Беренчесе - Казан дәүләт энергетика университеты базасында "Шнейдер Электрик" технологияләренә нигезләнгән укыту үзәге ачылачак. Аннан соң Татарстанда электр җиһазлары җитештерү буенча ике лицензион килешүгә кул кую турында сөйләшкән идек һәм ул инде гамәлгә ашырылды да. Өченчесе - Татарстанда электр җиһазлары эшләү буенча "Шнейдер Электрик" заводы төзү турында карар кабул ителде Аның урыны агымдагы елның июнь ахырына кадәр билгеле булыр", - ди Анри Лакманн.
Ә ни өчен Татарстанны сайларга булдыгыз, дигән сорауга, Анри Лакманн: "Россия ул Мәскәү һәм Санкт-Петербург гына түгел. Татарстанда без завод төзү өчен бөтен шартларны да таптык, республика җитәкчелеге, хакимият бик нәтиҗәле эшли һәм республикада югары квалификацияле, әзерлекле кадрлар тупланган. Аннан соң Татарстанда, башка төбәкләрдән аермалы буларак, бик тиз үсешкә омтылу хисе бар. Безнең продукциягә эре потенциаль заказчылар - нефть-химия, газ җитештерүчеләр, энергетиклар да Татарстанда", - дип җавап бирде. Шул ук вакытта ул мондый предприятиеләрнең продукция җитештерү генә түгел, ә кешеләр өчен зур эш урыннары да булуын әйтә. Сүз уңаеннан ул мондый дустанә һәм эшлекле мөнәсәбәтләрнең башында торган "Татэнерго" предприятиесе җитәкчесе Илшат Фәрдиевкә, аның компаниясе адресына карата җылы мөнәсәбәттә булуын да ассызыклап узды.
Очрашуда катнашкан Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары - икътисад һәм сәнәгать министры Борис Павлов белдергәнчә, 5 мең квадрт метр мәйданны алачак яңа заводның беренче этабы 2008 елда төгәлләнер дип көтелә һәм әлеге проект өчен 8 миллион евро күләмендә инвестиция җәлеп ителәчәк. Заводта исә нефть-химия һәм сәнәгатьнең башка тармаклары өчен дә энергия белән тәэмин итү җиһазлары, алар белән заманча идарә итү җайланмалары җитештерелер дип күзаллана. Һәм завод бер Татарстан өчен генә түгел, ә тулаем Россия базары өчен дә эшләячәк.
Казан Кремлендә үткән очрашуда шулай ук ТР Президенты каршындагы халыкара мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе - тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов, ТР сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов, "Татэнерго" ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Юрий Петрушенко катнашты.