31 май көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Саксония Ирекле дәүләте делегациясе белән очрашты.
"Бүген биредә сезне Татарстан җирендә күрүемә бик шатмын. Татарстан делегациясенең күптән түгел Саксониягә булган эшлекле сәфәреннән соң, сездәге икътисад казанышлары белән сокланып кайттык. Безне җылы каршы алып, безнең республикага булган кызыксынуыгыз һәм игътибарыгыз да күңелләрдә уңай тәэсир калдырды", - дип ачып җибәрде Минтимер Шәймиев очрашуны. Илбашы зур булмаган Саксония җирендә машина төзелеше тармагының куәтле чәчәк атуын билгеләп узды.
Премьер-министр урынбасары - Саксониянең икътисад һәм хезмәт дәүләт министры Томас Юрк журналистларга әйтеп узуынча, Татарстан белән хезмәттәшлекне киңәйтү Саксония дәүләте өчен гаять мөһим.
Очрашуда ТР ягыннан ТР Президенты каршындагы халыкара мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе - тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары - икътисад һәм сәнәгать министры Борис Павлов ТР Сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов, ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе Марат Галиев, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы Рәисе Шамил Агеев, Саксония Ирекле дәүләте ягыннан Саксония Ландтагы әгъзасы Симоне Раатц, Баутцен округы башлыгы Михаель Хариг, Саксония икътисадына ярдәм итү департаменты президенты Маркус Лётч, Саксониянең эшмәкәрләр берлеге президенты Хартмут Бунзен, Лейпциг шәһәре сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Вольфганг Топф һәм Саксония икътисадының Мәскәүдәге вәкаләтле вәкиле Манфред Либль катнашты.