Минтимер Шәймиев Апас районы иген кырлары белән танышты

2007 елның 2 июне, шимбә

2 июньдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең Апас муниципаль районына эш сәфәре "Әнәле" агрофирмасы бүлекчәләренең язгы чәчү эшләре белән танышудан башланды. Илбашын ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ринат Гобәйдуллин, Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Айрат Шәфигуллин, Апас муниципаль районы башлыгы Рәшит Заһидуллин озатып йөрде.

Апасның башка районнардан аермалы ягы - быел игенчеләр бөртекле культуралар өчен каралган 32 мең гектар мәйданнарның 85 процент өлешен, ягъни 25 мең гектар җирне көзен чәчеп калдырган. Апас авыл хуҗалыгы җирләренең 70 проценты - "Алтын башак" холдинг компаниясе" ЯАҖенә карый. Апаста "Әнәле" агрофирмасы һәм алты мөстәкыйль хуҗалык эшли.

Иң элек Президент "Әнәле" агрофирмасының Әлмәндәр бүлегендә булды. Агрофирманың җитәкчесе - Зөфәр Кавиев. "Московская-39" сортлы бодай кыры 100 гектар мәйданнан гыйбарәт. Биредә күп еллык үлән кырында печән дә әзерләнә. Бүлек җитәкчесе Әсхәт Мөхәммәтҗанов сүзләренә караганда, көзен чәчү чорында уҗым бодаеның бер гектары өчен "Kimera" махсус минераль ашламалар җитештерү заводы тарафыннан чыгарылучы 220 килограмм катнашма салынган. Язын бер гектарга 150 килограмм күләмендә өстәмә тукландыру да башкарылган.

Минтимер Шәймиев исә Әлмәндәр бүлеге кырларында бер гектардан 50-60 центнер тирәсе бодай уңышы алыначагына өметләрен баглый. Президент бодай башагында әлеге культура өчен югары күрсәткеч саналган 50 орлык күреп канәгать калды.

Алга таба республика башлыгы "Әнәле" агрофирмасының Идрәс бүлеге уҗым рапсы кырлары белән танышты. Рәис Сәлахов җитәкчелегендәге игенчеләр 273 гектар җирдә "Лираджет" сортлы рапс игә. Бер гектар җиргә 250 килограмм күләмдә ашлама кертелгән һәм 2,5 килограмм рапс орлыгы чәчелгән. Әлеге сорт чит илдән кайтартылган. Марат Әхмәтов та рапсны көзен чәчүнең кулайлыгын хуплап узды. Минтимер Шәймиев һәм Ринат Гобәйдуллин рапс игелгән җирнең киләчәктә зур бодай уңышы бирәчәген ассызыклады. Алай гына да түгел, элек рапс үскән кырда ике ел чүп үләне дә үсми икән. Апаслылар рапсны быел якынча 10 июльдә, ягъни борчактан да иртәрәк, җыеп алырга ниятли. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, көзен чәчелгән уҗым рапсының уңышы язгы сабан рапсына караганда 5-10 процентка артыграк.

Минтимер Шәймиев "Әнәле" агрофирмасы Иске Йомрал бүлегенең уҗым бодае кырларының сыйфатын билгеләп үтте. "Үз бакчаңда да шундый тәртип-чисталыкка ирешү мөмкин түгелдер", - дип белдерде Илбашы.

Президент шулай ук тритикале уҗым басуын да карап узды. Биредә катнаш арыш һәм бодай үсә. Әлеге кырда гектарыннан 90 центнер уңыш җыеп алуны фаразлыйлар. "Апас" авыл хуҗалыгы предприятиесе" ҖЧҖнә караучы кырда терлек азыгы өчен күп күләмдә салам алырга ниятләнә. Кырдагы игеннең төрле авыруларга, табигать каршылыкларына тотрыклы булу сәләте дә әйтеп үтелде.

Илбашы шулай ук капиталь төзекләндерүдән соң нәниләр өчен үз ишекләрен ачкан 140 урынга исәпләнгән "Кояш" балалар бакчасы, төзелеп килүче спорт сараен карады. Апас район үзәгендә хатын-кыз - Ана һәйкәленә чәчәкләр салды. Гаилә учагын саклаучы Ана кешегә һәйкәл 2000 елда торгызылган. Авторы ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы, атказанган сәнгать хезмәткәре Фәһим Фәсхетдинов булган һәйкәл фонында, агымдагы елда чыгышы белән Апастан булган, район һәм республика үсешенә мөһим өлеш керткән хатын-кызларның исемнәре мәңгеләштерелгән. Алар арасында Россия һәм Башкортстанның халык артисткасы, музыка өлкәсендәге профессор Бану Вәлиева, Татарстанның халык артисткасы, РФ атказанган сәнгать хезмәткәре, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, композитор Сара Садыйкова һәм башкалар бар.

Сәфәр барышында Минтимер Шәймиевтә уңай тәэсирләр уяткан вакыйгаларның берсе, мөгаен, РФ Пенсия фонды ТР бүлегенең Буа районы һәм шәһәре идарәсе Күчмә клиент хезмәте белән танышу булгандыр. Бүген Апаска әлеге хезмәт эшчәнлегенең нечкәлекләре турында сөйләргә Буа муниципаль берәмлеге Пенсия фонды Идарәсе җитәкчелеге килгән иде. "ГАЗель" автомобиле базасында урнашкан күчмә хезмәтнең җитәкчесе - Руслан Сафин.

Буада гражданнарның мөрәҗәгатьләре анализы күрсәтүенчә, район халкының 23 проценты автобус хезмәте күрсәтелмәгән кече торак пунктларда яши. Шуңа күрә пенсионер яшендәге өлкән буын вәкилләренә, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм күрсәтү йөзеннән, РФ Пенсия фондының Буа шәһәре буенча Идарәсе башлыгы Рафик Җәләлов әйтүенчә, 2006 елның апреленнән, эксперимент сыйфатында, Буа районы территориясендә күчмә клиент хезмәте системасы гамәлгә кертелгән. Узган ел дәвамында 98 торак пунктның 73ендә барлыгы 2373 кеше кабул ителгән, пенсия күләмен яңадан тикшерү һәм соцпакеттан баш тарту буенча 866 гариза тапшырылган. Нәтиҗәләр РФ Пенсия фондына җибәрелгән һәм Буа шәһәрендә, Россиядә беренчеләрдән булып, күчмә (мобиль) клиент хезмәте пилот проектын гамәлгә кертү буенча Идарә карары кабул ителгән. Рафик Җәләлов билгеләп узганча, ашыгыч медицина ярдәме кирәк булган очракта, махсус җиһазландыру да кайгыртылган.

"Быелның биш аенда гына да 99 авылда булдык. Көненә 100дән артык кеше кабул итәбез. Атнасына 4 тапкыр халык янына авылларга барабыз", - дип аңлатты Рафик Җәләлов. Буа, Тәтеш, Апас, Кайбыч, Кама Тамагы һәм Чүпрәле районнары халкы инде бер елдан артык вакыт күчмә клиент хезмәте системасы рәхәтен күрә. Аның сүзләренә караганда, Россия Пенсия фонды белән килешеп, бу эшне җиренә җиткереп башкару сәләте дәлилләнгәннән соң, район идарәсенә "ГАЗель" автомобиле бирелә.

Минтимер Шәймиев авыл халкының шушы күчмә клиент хезмәте аша үз мәнфәгатьләрен канәгатьләндерә алуына тулысынча инанды. "Изге эш башлап җибәргәнсез", - дип хуплады ул РФ Пенсия фондының Буа районы һәм шәһәре буенча идарәсе җитәкчелеген.

Илбашы 400 урынга исәпләнгән Апас мәдәният йортында баручы төзекләндерү эшләре белән дә танышты. Биредә бүгенге көндә инде түбә ябылып килә. Кыскасы, район күзгә күренеп уңай якка үзгәрә. Моны апаслылар үзләре дә ассызыклый. Моңа җавап итеп, Минтимер Шәймиев: "Яхшылыкларны күрә белгәнегез өчен рәхмәт", - диде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International