1 июньдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Ауропаның дәрәҗәле "Лен Трофи-2007" Кубогына ия булган һәм Россия Чемпионатында ышанычлы җиңү яулаган "Синтез" ватерполо клубы командасын тәбрикләде.
Очрашуда ТР Президент Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Президентының эчке мәсьәләләр буенча идарә башлыгы Александр Терентьев, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Казан муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Зөһрә Нигъмәтуллина, "ТАИФ" ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, "Казаноргсинтез" ААҖ генераль директоры Леонид Алехин һәм аның урынбасары Гайфетдин Шәйхиев катнашты.
"Хөрмәтле спортчылар! Cезне чын күңелдән шәхсән үз исемемнән, Татарстан Хөкүмәте һәм ТР Дәүләт Советы исеменнән бөек җиңү белән котлыйм. Спорт үсешенә керткән өлешегез өчен зур рәхмәт", - дип ачып җибәрде Минтимер Шәймиев "Синтез" командасы әгъзаларын хөрмәтләүгә багышланган очрашуны. "Казаноргсинтез" ширкәте Татарстанда су полосы спорт төре үсешенә зур өлеш кертте, әлеге спорт төрен алга сөрү тарихының чишмә башында спортка битараф булмаган шәхесләр тора. 50 метр озынлыктагы бассейн корып кую да үзе ни тора, нәтиҗәдә искиткеч куәтле команда барлыкка килгән. Теләктәшлек белдереп, җиңүгә бердәм атлавыгыз өчен сезгә тирән рәхмәт. Хәзер инде бергәләп тагын да югарырак үрләр яуларга омтылу, уңышны кулдан ычкындырмау бурычы сагалый ", - ди Илбашы. Президент команданың казанышларында "Казаноргсинтез" һәм "ТАИФ" оешмаларының да өлешен билгеләп узды.
"Спортта көндәшлек һәрвакыт яшәп килде. Көндәшлек мохите көрәшергә этәрә, уңышларны тагын да ныгытуга. Соңгы җиңүне дә көндәш кулыннан тартып алырлык дәрәҗәле команда булып танылуга ирешү зарур. Тәҗрибә, осталыкны яшь буын вәкилләренә тапшыру өчен дә мөмкинлекләр киңәя, ул күпләрнең яраткан спорт төренә әверелүендә шик юк", - дип саный Минтимер Шәймиев. Аның сүзләренә караганда, күп кенә спорт төрләре буенча Татарстан командаларының алгы сызыкка чыга барулары сизелә. Президент бу уңайдан, хоккей, баскетбол, чирәм өстендәге хоккей, туплы хоккей, шахмат һәм башка спорт төрләре буенча кыскача күзәтү ясады. "Республика хоккей, баскетбол буенча Россия чемпионатларында "көмеш" белән канәгатьләнде, әмма иң мөһиме - катнашу, республика командалары тарафыннан билгеле бер казанышлар яуланды инде", - дип белдерде ул.
Минтимер Шәймиев быел Казанда 18 яшькә кадәр үсмерләр арасында хоккей буенча дөнья чемпионаты узачагын да искәртеп узды. "Спортка хирыслык җәмәгатьчелекнең үзаңына тирән кереп оялады. Спорт белән шөгыльләнүне ирексезләп, көчләп тагу юк. Аңа мәхәббәтнең кешеләрнең үз теләге белән уянуы сөендерә", - дип ассызыклый Илбашы. Президент басым ясавынча, кумирга ияреп кенә түгел, ә тумыштан спорт белән мавыкмаган яшүсмерләрнең дә сәламәт тормыш рәвешен алып баруга омтылуы куандыра. "Спорт белән шөгыльләнү өчен уңайлы шартлар тудырылган очракта, әлеге гадәт буыннан буынга күчәчәк", - ди ул.
Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә "Синтез" ватерполо клубы коллективы ТР Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәт өчен" медале команданың баш тренеры Владимир Захаровка, җитез һөҗүм итүче, команда капитаны Ирек Зиннуровка һәм җитез һөҗүмче Марат Закировка тапшырылды. Владимир Захаров форсаттан файдаланып, Минтимер Шәймиевкә, командага җиңүче исемен яулауда ярдәм иткән министрлык һәм ведомстволарга рәхмәтен дә җиткерде. "Әгәр дә заманча җиһазландырыган су спорт төрләре өчен сарай да сафка басса, чит төбәкләрдә тәҗрибәле тренерларны эшкә җигәр идек. Моннан тыш, су полосы спорт төренең Казанда гына түгел, Татарстанның башка шәһәр һәм районнарында да киң таралыш алуы хәлиткеч роль уйнар иде", - дигән теләкләрен ирештерде команданың баш тренеры.
Очрашуда "ТАИФ" ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов хәбәр итүенчә, заманча су спорты төрләре өчен сарай төзелешенә 60 тан алып 140 миллион долларга кадәр финанс чаралары таләп ителә. Минтимер Шәймиев әлеге сарай өчен урын билгеләүдә ярдәм күрсәтеләчәгенә вәгъдә бирде.
Команда тренеры Андрей Афанасьевка, команданың башлыгы Кирилл Макаровка, капкада торучы Дмитрий Дудкинга, үзәк һөҗүмче Андрей Белофастовка "Татарстан Республикасының атказанган физик мәдәният хезмәткәрләре" мактаулы исеме бирелде. ТР Президентының Рәхмәт Хатына "Синтез" командасы президенты, "Казаноргсинтез" ААҖ генераль директоры Леонид Алехин, команданың элекке президенты Марат Мөхәммәтшин, администратор Хәйдәр Хисмәтуллин, команда башлыгы урынбасары Эдуард Васенин, пресс-атташе Ольга Камардина, табиб Петр Лернер һәм массажист Евгений Добровольский лаек булды. Югары спорт казанышлары өчен ТР Президентының Рәхмәт Хаты белән шулай ук команданың үзәк һөҗүмчеләре, яклаучылары, капкада торучылары һәм башкалар бүләкләнде.
"Синтез" командасы исеменнән Минтимер Шәймиевкә, аның спортка булган уңай мөнәсәбәтенә рәхмәт әйтелеп, истәлеккә команда халаты тапшырылды. Команда капитаны Ирек Зиннуров исә, киләчәктә команданың бары тик "Алга!" шигарен истә тотып кына уйнаячагына ышандырды.
Очрашу ахырында барлык катнашучылар истәлеккә күмәк фотога төште.