1 июнь көнне Казанда I Республика хәйрия балы уздырылды. Чарада Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тә катнашты.
"Корстон" кунакханә комплексына республика ведомстволары башлыклары, парламентарийлар, предприятие җитәкчеләре, эшкуарлары, иҗтимагый оешма вәкилләре җыелды. Кунакханә комплексы холлында күргәзмә-сату оештырылды. Анда кунаклар игътибарына зәркән бизәнү әйберләре, антиквариат, коллекция шәраблары, картиналар галереясы тәкъдим ителде. Сатудан кергән акчалар хәйрия максатларында тотылачак.
Тантана Россиядә хәйрия балларын үткәрү традициясе һәм Казанның танылган меценатлары турында бәян итүче фильм белән башланып китте. Аннары опера солистлары балалар хоры белән бергә хәйрия балы гимнын башкарды.
Бәйрәм кунакларын Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев сәламләде. Аның сүзләренә караганда, бүгенге чара - тарихи вакыйга, чөнки Татарстан башкаласында хәйрия балы соңгы 100 елда тәүге мәртәбә үткәрелә. "Казанда күркәм традиция яңартылды, - дип ассызыклады республика башлыгы. - Күчеш чоры авырлыкларына, берничә буынның бу мөмкинлекләреннән мәхрүм булуына карамастан, бүген бирегә шушы изге эшкә керешүне мөһим дип санаган кешеләр җыелды".
Минтимер Шәймиев сүзләренчә, чараны оештыручылар 500гә якын чакыру билеты саткан һәм нәтиҗәдә, 7,5 миллион сум акча җыелган. Татарстан Президенты "Таттрансгаз" ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюковка шәхсән үзе чараны оештыруда катнашканы һәм компаниянең көндаим мохтаҗларга ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.
ТРда Хәйрия елы башланыр алдыннан берничә ай кала мохтаҗларга матди ярдәм күрсәтелеп кенә калмыйча, җәмгыятьтә аларның язмышына күпкә игътибарлырак мөнәсәбәт барлыкка килде, дип белдерде Минтимер Шәймиев. "Байлык арту бер-береңә яхшы мөгамәлә белән үрелеп барырга тиеш, - дип ассызыклады ул. - Һәр кеше шуның турында уйланса, тормышыбыз уңайлырак булачак". ТР Президенты үз акчаларын изге гамәлләргә иганә иткән, якыннарына ярдәм күрсәткән "алтын йөрәкле" барлык татарстанлыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Беренче Республика хәйрия балында Россия шоу-бизнесы Николай Басков һәм Анастасия Заворотнюк, опера һәм балет театры, "Казан" бию ансамбле артистлары, халык уен кораллары оркестры музыкантлары, "Reflex" төркеме, Асылъяр һ.б. катнашты.