Минтимер Шәймиев Алабуганың 1000 еллыгына багышланган бәйрәм тантаналарында катнашты

2007 елның 24 августы, җомга

Бу көннәрдә республиканың борынгы шәһәрләреннән берсе - Алабуга үзенең меңьеллыгын бәйрәм итә. Юбилей тантаналары бу шәһәрдә өч көн буе дәвам итәчәк. Алабуга Татарстаннан, Россия һәм чит илләрдән мактаулы һәм кадерле кунакларны каршы алды. Алар арасында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, Россия Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Олег Морозов, Татарстан Дәүләт Советы Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Премьер-министры урынбасары Равил Моратов һәм башка затлар бар.

Юбилей кысаларында Алабугада күп эшләр башкарылган. Алар нигездә шәһәрнең тарихи-мәдәни йөзен торгызу һәм саклау, шәһәр һәм аның тирә-ягындагы ландшафт-табигать комплексын төзекләндерү, инженер һәм юл-транспорт инфраструктурасын яңарту, социаль объектлар төзү һәм шулай ук туристлыкны үстерүгә кагыла. Юбилейга әзерлек кысаларында Алабугада 90 муниципаль йорт төзекләндерелгән. Соңгы 5 айда гына да төзүчеләр 50 миллион сум акча тоткан. Барлык эшләр республика һәм җирле бюджеттан финанслана. 

24 августта Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең республиканың 1000 еллык Алабуга шәһәренә сәфәре Үзәк стадионны ачу тантанасында катнашуы белән башланып китте. 

Мәртәбәле кунаклар Алабугада иң элек Боз сарае, Матбугат үзәге һәм җиңел атлетика манежы белән танышты.

Үзәк стадион үз эченә футбол кырын, узышу юлларын, җиңел атлетика мәйданчыкларын, ядрә этәрү, диск тәгәрәтү һәм башка спорт төрләре белән шөгыльләнү урыннарын ала. Стадион 5 меңнән артык тамашачыга исәпләнгән.

Стадион кунакларына котлау сүзләре белән Алабуга муниципаль районы башлыгы Илшат Гафуров мөрәҗәгать итте. "Бүген без Алабугабызда тантаналы вакыйга - 1000 еллык юбилейны бәйрәм итәбез. Бүгенге көннән башлап киләсе 1000 еллыкның тарихи сәхифәләре ачыла башлаячак", - дип белдерде ул. "Бүгеннән безнең шәһәр спорт рухына нигезләнгән яңа традицияләр туплауга керешә. Дөньякүләм дәрәҗәдә спорт ярышлары үткәрергә мөмкинлек бирүче Үзәк стадион барлык таләпләргә дә җавап бирә", - ди шәһәр мэры. Алабуга башлыгы әйтүенчә, юбиляр шәһәрдә соңгы вакытта күп төрле дәрәҗәле спорт ярышлары үткәрелеп килә. Әлеге стадионның соңгы спорт корылмасы булмавына да ышандырды Илшат Гафуров. Аның сүзләренә караганда, тиздән бассейнлы һәм биш кортлы теннис үзәгеннән гыйбарәт булган тагын бер спорт комплексы сафка басачак. Илшат Гафуров стадионның үсеп чыгуына, аның спорт инвентаре белән җиһазланышына булышлык күрсәткән "Татнефть" ААҖ, "Бердәм Россия" сәяси фиркасе җитәкчелегенә тирән рәхмәтләрен җиткерде.

РФ Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары Олег Морозов тәбрикләү чыгышын татар телендә: "Исәнмесез, кадерле дуслар!" - дигән сүзләре белән башлады. Ул РФ Дәүләт Думасы Рәисе Борис Грызлов исеменнән котлау сүзләрен ирештерде. "Алабуга татар һәм рус халкы тарихының төрле чорларын үзе аша кичерде. Федераль үзәк, Татарстан Республикасы һәм Алабуга хакимияте 1000 еллык Алабуганың алдагы үсеше өчен көрәшергә ният тота", - диелә хатта. "1000 еллык тарихка ия Алабугада яшәвегез белән сез бәхетле кешеләр. Идел буенда, бәлки бөтен Россиядә дә Алабуга иң күркәм урыннарның берседер", - дип өстәде Олег Морозов үз исеменнән.

Аннан соң ТР Президенты Минтимер Шәймиев алабугалыларны һәм шәһәр кунакларын олы бәйрәм белән котлады. "Искиткеч күркәм вакытлар килеп җитте, Алабуганың 1000 еллыгын күтәренке кәеф белән каршы алабыз. Казанның 1000 еллыгыннан соң бу - республика җирендә икенче олы бәйрәм", - диде Илбашы. "Алабуга һәрвакыт мәдәнияткә җитди мөнәсәбәте белән игътибарга лаек булды. Шәһәр тирән хәйриячелек тарихы белән горурлана ала. Алабуганың үз холкы бар, 1000 еллыгына барганда ул аягында нык басып тора", - дигән фикерләрен җиткерде республика җитәкчесе. Президент Алабуганың бердәнбер җитешмәгән ягы булып спорт үсешенә түбәнрәк караш яшәп килүен билгеләп узды. Әмма хәзер юбиляр шәһәр спортның чәчәк ату чорына аяк басты. "Без бүген моның шаһитләре. Алабуганың бүгенге казанышларында аның тырыш халкының өлеше зур", - дип М.Шәймиев шәһәрне үстерүдәге тырышлыгы өчен Илшат Гафуровка рәхмәтен белдерде.

Тантаналы ачылыштан соң Үзәк стадионда бәйрәм сәхнәләштерелгән спорт чарасы һәм автородео белән дәвам итте. Шуннан соң стадион кырында Бөгелмә һәм Алабуга командалары арасында футбол буенча иптәшләрчә матч узды.

Кичен Алабуга каласының халык телендә "Шайтан каласы" дип атап йөртелә торган шәһәрлегендә гаҗәеп үзенчәлекле тарихи вакыйга булды - республикада беренче тапкыр Болгар әмирләренең берсе Ибраһим I бин Мөхәммәдкә һәйкәл ачылды. Алабуганың 1000 еллык юбилей тантаналары кысаларында оештырылган әлеге чарада ТР Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.

Алабуганың X-XI гасыр чикләрендә барлыкка килүе Идел буе Болгар дәүләтенең бөек әмире Ибраһим I бин Мөхәммәд исеме белән бәйле. Ул идарә иткән чорда Казан һәм Алабугадан башка, Идел, Чулман һәм Нократ елгалары буенда дистәләгән шәһәрләр һәм кирмәннәр сафка баскан.

Бронза һәйкәлнең биеклеге 6 метрны тәшкил итә, постаменты белән 14 метрга җитә. Һәйкәлне скульптор Мәхмүт Гасыймов, архитектор Марат Мәксутов һәм рәссам Фиринат Халиков иҗат иткән.

Һәйкәл ачылу уңаеннан Илшат Гафуровка символик ачкыч тапшырылды. Шәһәр мэры үз чыгышында билгеләп узганча, археологик эзләнүләр дә башлыча Алабуганың нәкъ менә шушы шәһәрлегендә - Шайтан каласында алып барылган. Илшат Гафуров археологик эзләнүләр белән шөгыльләнгән ТР Фәннәр академиясенең Тарих институты галимнәренә зур рәхмәт белдерде. Бүгенге көндә биредә тарихи-археологик комплекс колач җәйгән.

"Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле алабугалылар һәм кунаклар! Бүген без халкыбызның чал тарихын чагылдыручы күптән эшләнәсе эшне башкарып, ил күләмендә күрсәтергә булдык. Әлеге изге эш өчен барыгызга да зур рәхмәт", - дигән сүзләрен җиткерде Минтимер Шәймиев. Мәгълүм булганча, Болгар дәүләтендә әмирләр идарә иткән. "Татарстанда әмирләргә мәдхия җырлап, аларга дан-хөрмәт күрсәтеп һәйкәл куелганы юк иде әле. Әмирләр гаять оста җитәкчеләр булган, әмер сүзе дә үзенең чыгышы белән, мөгаен, нәкъ менә әмир атамасына барып тоташадыр. Ибраһим I бин Мөхәммәдкә һәйкәл ачу, һичшиксез, саваплы эш", - диде Илбашы. Президент шулай ук Болгар дәүләтендә яшәгән халыкның сәүдә өлкәсендәге уңышларын, рус князьлекләре белән элемтәләрен искәртеп узды. Шулай ук ул шул чор тарихына тукталып, кайбер вакыйгалар агышына да кыскача күзәтү ясады. "Алабуга сәүдә итү өчен уңайлы урын буларак тарихка кереп калды. Бүген тарихи гаделлек тантана итә дип кыю рәвештә әйтергә була. Бронза һәйкәлне иҗат итүчеләргә дан җырларга кирәк. Һәйкәл үзенең мәгърурлыгы белән күңелләрне тетрәндерерлек итеп коелган", - дип төгәлләде Минтимер Шәймиев үзенең чыгышын. Һәйкәлне ачу хокукы ТР Президенты Минтимер Шәймиевкә, РФ Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары Олег Морозовка, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга, Алабуга муниципаль районы башлыгы Илшат Гафуровка, аның авторлары - Мәхмүт Гасыймов, Марат Мәксутов һәм Фиринат Халиковка бирелде. Шуннан соң мәртәбәле кунаклар сәнәгать, көнкүреш кирәк-яраклары күргәзмәсе белән танышты.

Республика Президенты алабугалыларны тагын бер яктан сөендерде: күпләргә Илбашы белән янәшә фотога төшү бәхете елмайды.

Тантана сәхнәләштерелгән хәрби-тарихи вакыйгалар белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International