Михаил Мокрецов: "Татарстанның икътисади үсеш тизлеге уртача Россия күрсәткечләреннән күпкә югары"

2007 елның 1 июне, җомга

1 июнь Татарстан башкаласында Евразия Икътисади Берлегенә керүче дәүләтләрдәге салым хезмәте җитәкчеләре Советының XXI утырышы уза. Иртәнге якта исә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Россия федераль салым хезмәте башлыгы Михаил Мокрецовны кабул итте.

Очрашуда шулай ук Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Россия федераль салым хезмәте җитәкчесе урынбасары Константин Седов һәм федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.

Татарстан Президенты белән әңгәмә вакытында фикер алышынган төп сорау - ул төбәктә икътисадны үстерү, салым түләүләре һәм бюджетка килүче керемнәр, шулай ук республика территориясендәге салым органнарының эшчәнлеге.

Евразия Икътисади Берлегенә керүче дәүләтләрдән килгән салым җыючыларның шундый зур дәрәҗәдәге җыенын уздыру урыны итеп ни өчен Казан сайланды, дигән сорауга Михаил Мокрецов: "Мондый сайланыш очраклы түгел. Берлеккә керүче дәүләтләрдәге коллегаларбыз иң элек үзләре салым эшчәнлеге югары дәрәҗәдә торган нинди дә булса бер төбәктә булырга теләк белдерде. Татарстандагы салым җыю идарәсе исә безнең хезмәттә иң яхшыларның берсе булып санала һәм без аларның профессиональлегенә салым җыючылар буларак кына түгел, ә шундый югары дәрәҗәдәге Халыкара форумны оештыра алуларына да ышанабыз", - ди. Берүк вакытта ул, Берлекнең форумны Казанда үткәрү турындагы башлангычының Татарстан Президенты һәм Хөкүмәте ягыннан да яклау табуын ассызыклап узды. Россия федераль салым хезмәте җитәкчесе белдергәнчә, Татарстанның икътисади үсеш темплары Россиянең уртача күрсәткечләреннән күпкә югары һәм биредә кунакларга күрсәтерлек тәҗрибәләр шактый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International