6 июньдә В.Качалов исемендәге театр сәхнәсендә Россиянең халык артисты, дәүләт премияләре лауреаты, Кече драма театры - Ауропа театрының сәнгать җитәкчесе Лев Додин куелышындагы "Дядя Ваня" спектакле күрсәтелде. Тамашачылар залында тормыш иптәше белән бергә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тә бар иде.
Искәртеп үтәбез, 2 июньдә Л.Додин театры гастрольләре Казанда "Россия шәһәрләрендә Кече драма театры - Ауропа театрының легендар спектакльләре" өч еллык акциясе кысаларында башланды. Акцияне оештыручылар - Федераль мәдәният һәм кинематография агентлыгы, Россия Сәнәгатьчеләре һәм эшкуарлар берлеге, "Сәнәгать һәм спорт" хәйрия оешмасы. В.Качалов исемендәге Казан зур дәүләт драма театры сәхнәсендә Ф.Абрамовның "Братья и сестры", А.Чеховның "Дядя Ваня" һәм Л.Петрушевскаяның, "Московский хор" спектакльләре күрсәтелә.
Спектакль башланыр алдыннан Минтимер Шәймиев журналистлар белән аралашты. Ул Казанда әлеге танылган театрның гастрольләре узу - шәһәребез өчен истәлекле вакыйга, дип билгеләп үтте. Академия кече драма театры - Ауропа театрлары берлеге әгъзасы. Республика башлыгы сүзләренчә, КДТ - сугыштан соңгы авыр елларда нәтиҗәле эшләүгә ирешкән театрларның берсе. Минтимер Шәймиев шулай ук бүгенге А.П.Чеховның "Дядя Ваня" пьесасы буенча куелган спектакльнең рус драматургиясе йөзе булуын ассызыклады.