Минтимер Шәймиев ТР Иминлек Советы утырышын уздырды

2007 елның 4 июне, дүшәмбе

4 июнь көнне Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев ТР Иминлек Советы утырышын уздырды. Бу юлы сүз Татарстанда нефть-газ-химия комплексын үстерү программасы үтәлеше турында барды.

Иминлек Советы әгъзалары Премьер-министрның беренче урынбасары - икътисад һәм сәнәгать министры Борис Павловның республикада шина ясау комплексының үсеш мөмкинлекләре һәм бу тармакның автомобильләр төзү сәнәгате белән бәйләнеше турында докладын тынладылар. Утырышта шулай ук "Татнефть-Нижнекамскнефтехим-Ойл" ААҖ синтетик мотор майлары заводы эше турында да сүз барды.

Утырышта ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, министрлыклар башлыклары, зур оешмалар җитәкчеләре һәм башка рәсми затлар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International