Сингапур остаз-министры Ли Куан Ю "Алабуга" икътисади зонасы мөмкинлекләреннән хәбәрдарлыкны арттырырга кушты

2007 елның 8 июне, җомга

8 июнь көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев дөнья күләмендә танылган шәхес - Сингапур Республикасының остаз-министры 83 яшьлек Ли Куан Ю белән очрашты. Сингапурның элеккеге Премьер-министры Татарстанга Россия Федерациясенә эшлекле визиты кысаларында килде. Ул татар төбәгендәге социаль-икътисади вәзгыятьне үз күзләре белән күрергә, хезмәттәшлек мөмкинлекләрен билгеләргә теләде. Чөнки ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация инде ике тапкыр аның илендә "Россия-Сингапур икътисади форумы"нда катнашып кайтып, шул вакытта Татарстан Президенты исеменнән остаз-министрны безнең республикага чакырган иде.

Казан Кремлендә үткән очрашуда Минтимер Шәймиев олы кунакка бик күп җылы сүзләр әйтте. "Вакыт табып Татарстан төбәгенә килгәнсез икән - бу безнең өчен хәерле хәл. Димәк, республикада сезне кызыксындырырлык үзгәрешләр бар. Сез тарихка Сингапур белән уңышлы идарә итүче буларак кына түгел, ә ул дәүләтне тудыручы булып кердегез. Мин сез язган китапны укып чыктым, анда яңа дәүләтне төзергә ничек авыр булганлыгы турында барысы да язылган. Илегез өчен авыр чорларда бернигә карамастан, бер тамчы кан коймыйча сез мөстәкыйльлеккә ирешә алдыгыз. Шул ук вакытта аерылып чыккан дәүләткә ничек итеп үсеш юлына басарга кирәклеген күрсәттегез. Сезнең үрнәк булмаса, Малайзия алга таба нинди булып калыр иде икән?.." - диде М.Шәймиев.

Тарихка күз салсак, чыннан да Көньяк-Көнчыгыш Азия ягында утрау булып урнашкан Сингапур 1965 елда Малайзия Федерациясе составыннан чыгып, мөстәкыйльлек ала. Биредә хәзерге көндә 4,351 миллион кеше исәпләнелә. Аларның 77 проценты - кытайлар, 14 проценты - малайяләр, 7,6 проценты - тамиллар. Ли Куан Ю да милләте буенча кытай. Мөстәкыйльлек алган елдан алып, 1990 елга кадәр ул Сингапурның Премьер-министры булып эшли. Ул бу илнең икътисади сәясәтен төзеп, кыска вакыт эчендә аны дөньяның әйдәп баручы дәүләтләре рәтенә чыгаручылардан берсе. 1990 елда исә ул хакимиятне яшьләргә тапшыра: Премьер-министр итеп Го Чок Тонгу билгеләнә, ә Ли Куан Ю өлкән министр бүлмәсенә күчә. 2004 елда хөкүмәттә аның өчен махсус остаз-министр дигән вазифа булдырыла. Ул әле дә хөкүмәттә үз сүзен югалтмаган, җирле халык өчен "милләт атасы" һәм заманча Сингапурны төзүче булып тора.

Мөстәкыйльлек алган чорда Сингапур халкының җан исәбенә еллык керем 400 АКШ доллар булган булса, хәзер ул 30 000 мең долларга тиң. Сингапурга чит илләрдән бик күп инвестицияләр керә. Ул инвестицияләр өчен иң куркынычсыз төбәкләрдән исәпләнелә. Биредә дөньяның 3,5 меңнән артык эре компанияләре үзләренең бүлекләрен ачкан. Шул ук вакытта Сингапур Җир шарында - нефть эшкәртү һәм эре банклар саны буенча өченче үзәк. Илнең икътисади үсешендә елга портлары да зур роль уйный.

Россия белән Сингапур арасында дипломатик мөнәсәбәтләр 1968 елдан бирле килә. Сингапур базарында "Лукойл" нефть компаниясе актив эшли, "Роснефть" нефть команиясенең вәкиллеген ачу буенча эш бара. Быел ике ил арасында күп төрле яңа проектлар тормышка ашырыла. 2006 елда махсус икътисади зоналар өлкәсендә хезмәттәшлек итү буенча үзара аңлашу турындагы меморандумга кул куелган иде. Аның нигезендә Сингапур ягы Россиянең Томски шәһәрендәге һәм Татарстандагы "Алабуга" махсус икътисади зоналарын үстерү өчен киңәшләрен бирергә ризалашты.

Россия Икътисади үсеш һәм сәүдә министрлыгы мәгълүматларына караганда, ике яклы товар әйләнеше, 2005 ел белән чагыштырганда, 79 процентка үсеп, 1124,7 миллион долларга җиткән, шул исәптән Россиядән чыгарылган экспорт 709,5 миллион долларны тәшкил иткән. Әмма Татарстанга килгәндә, 1999 елдан алып бүгенге көнгәчә республика белән Сингапур арасындагы тышкы сәүдә әйләнеше бик күп түгел. Татарстанның "Түбән Кама нефть химиясе", "Казан синтетик каучук заводы", "Казан вертолет заводы" ачык акционерлык җәмгыятьләре, "Микрохирургия инструментлары" ябык акционерлык җәмгыяте һәм Сингапурның кайбер хуҗалык субъектлары арасында элемтәләр бар.

"Үзендә нефть булмый торып, бүгенге көндә Сингапур дөньяда нефть эшкәртү буенча эре үзәкләрдән санала. Шуңа күрә безгә бу илдән күпне өйрәнәсе бар. Безне нефть эшкәртү тармагы, мәгълүмати технологияләр, банк эше юнәлешендә хезмәттәшлекләр кызыксындыра", - диде Минтимер Шәймиев бүген очрашудан соң журналистлар белән әңгәмәдә.

Сингапур остаз-министрын Татарстандагы 3 көнлек визиты барышында "Алабуга" махсус икътисади зонасы, "Северстальавто-Алабуга" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, "Мастер" Кама индустриаль паркы, "Идея" технопаркы эшчәнлекләре белән таныштыру, шулай ук Татарстан Хөкүмәте һәм республиканың эре предприятиеләре җитәкчеләре белән "түгәрәк өстәл" уздыру каралган. "Татарстанда шушы бер көн ярым булган вакыт эчендә биредә белемле халык яшәвенә инандым. Шул ук вакытта әле бер ел гына узуына карамастан, "Алабуга" икътисади зонасы җирлегендә күп эшләнгәнен, аның инфраструктурасы булдырылганын күрдем. Инде хәзер бу икътисади зонаның мөмкинлекләре турында мәгълүматны таратырга, бирегә инвестицияләр җәлеп итәргә өйрәнергә кирәк", - диде үз чиратында Ли Куан Ю журналистларга.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International