19 июньдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казанның "Корстон" кунакхканә-сәүдә-күңел ачу комплексында Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасының (БМШО) IX Бөтендөнья Конгрессының тантаналы ачылышында катнашты.
Тантанада шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - мәдәният министры Зилә Вәлиева, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Владимир Зорин, БМШО Президенты Кабрера Паласиос Хьюго Марсело, БМШО генераль секретаре Дени Рика, ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе Комиссиясе җаваплы секретаре Григорий Орджонокидзе, Массакүләм коммуникацияләр, элемтә һәм мәдәни мирасны саклап калу өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Борис Боярсков, Гетти исемендәге фондның Һәйкәлләрне саклау институты директоры Тимоти Вален, Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасына нигез салучы Жан-Поль Лалье һәм башкалар катнашты.
Тантаналы ачылыш залга Россия Федерациясе, Ауропа Советы, ЮНЕСКО, БМШО, Татарстан Республикасы, халыкара оешмалар һәм башка әләмнәрне чыгару белән башланып китте.
Илсур Метшин чыгышында ассызыклап узганча, халыкара әһәмияткә ия әлеге чара Россиядә тәүге тапкыр Татарстан башкаласы Казанда уза. "Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасына, үзендәге һәйкәлләре белән бөтен галәм өчен зур хәзинә булып саналып, ЮНЕСКО карары белән зур кыйммәткә ия булган шәһәрләр керә. Казанда ул - Казан кремле - бөтен дөньяда бердәнбер татар ныгытмасы, мәдәни күптөрлелекне дәлилләүче тарихи бина. Казанны БМШО ның IX Конгрессы мәйданы итеп сайлау, Татарстан башкаласының Ауразия бүлеге үзәге буларак, Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасының актив лидеры булуын раслый", - дип ассызыклады Илсур Метшин. "Бүген безгә дөньяның 69 иленнән һәм 192 шәһәреннән кунакларны кабул итү - үзе зур мәртәбә", - ди ул. Казан мэры билгеләп узуынча, халыкара дәрәҗәгә ия чарада Татарстанның дәүләт теле булып саналган татар телендә дә мәгълүмат җиткерә алу - гаҗәеп үзенчәлек. Илсур Метшин әйтүенчә, БМШО тарихында беренче тапкыр, Конгресс эшенә бай тарихи һәм мәдәни мираска ия Һиндстан, Индонезия, Иран, Ирак, Украина, Казакъстан, Әрмәнстан, Грузия, Әзәрбайҗан дәүләтләре үз өлешен кертә.
Минтимер Шәймиев Конгресс ачылышында РФ Президенты Владимир Путинның сәламләү сүзләрен җиткерде: "Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасының IX Конгрессында катнашучыларны һәм кунакларны сәламләвемә бик шатмын. Дәрәҗәле форум, нәсел дәвамчылары өчен бәһасез мәдәни объектларны саклап калу юнәлешендә фикер алышу өчен, төрле илләрдән күренекле дәүләт эшлеклеләрен, абруйлы белгечләрне һәм экспертларны җыйды. Бүгенге көндә шәһәрләрнең җанлы үсеше күпгасырлы мәдәни мирасны аеруча зәгыйфьләндерә - бу бөтен дөньяга хас күренеш. Шуңа күрә актив шәһәр төзелеше сәясәтен тарихилыкка сакчыл караш белән бергә үреп бару зарур. Мондый уңай тәҗрибә Казанда тупланган - биредә кабатланмас зәвыклы архитектура һәйкәлләре мегаполисның заманча инфраструктурасында уңышлы төс алган. Конгресс эше җәмәгатьчелектә киң таралыш алыр, аның кысаларында яңгыраган тәкъдимнәр гамәлдә дә ихтыяҗ табар, гуманитар багланышларны һәм халыкара элемтәләрне ныгытуга хезмәт итәр. Барлык катнашучыларга иҗади уңышлар, яңа идеяләр һәм эчтәлекле фикер алышулар теләп калам", - диелә В. Путин хатында.
Минтимер Шәймиев тә шәхси фикерләре белән уртаклашты. "Кискен үзгәрешләргә бай булган замана, тарихи һәм мәдәни мирасны саклап калу вәзьгыятен тагын да четереклерәк итә һәм аның дөньякүләм әһәмияте дә арта. Борынгылыкны гәүдәләндерүче бәяләп бетергесез олы кыйммәткә ия һәйкәлләр, гаҗәеп табигый зоналар төрле коралланган конфликтлар барышында юкка чыга. Икътисад һәм сәнәгатьнең җанлы төстә үсеш алуы, тирә-як мохитнең пычрануы, табигый байлыкларны актив рәвештә эшкә җигү һәм башка алшартлар да, тарихи объектларны саклап калуга тискәре йогынты ясый. Әлеге ситуация фәнни дәлилләнгән карарларны таләп итә", - дигән борчулы фикерләрен ирештерде республика башлыгы.
"Татарстанда архитектура объектларын куллану һәм алар белән идарә итүдә билгеле бер тәҗрибә тупланган инде, әлеге тәҗрибә башка вәкилләргә дә кызыклы булыр дип ышанып калам", - дип белдерде Татарстан Президенты. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә республикада дәүләт карамагында булган 25 меңнән артык мәдәни мирас объекты саклана. "Аларның иң игътибарга лаек булганнары - Казан Кремле, урта гасырга караучы төзелеш сәнгате үрнәге - борынгы Болгар, Урта Идел буенда тарихи шәһәр Свияжск һәм башкалар", - дип, санап узды Илбашы.
Минтимер Шәймиев, мәртәбәле кунакларның милли бәйрәм Сабантуй шаһитлары булачагы уңаеннан да сөенечен җиткерде. "Сезнең татар халкының милли гореф-гадәтләре һәм йолалары белән таныша алуыгызга шатбыз", - ди ул. Президент бүгенге көндә дөньяның 17 илендә билгеләп үтелүче Сабантуйны, ЮНЕСКОның матди булмаган мирасы исемлегенә кертү фаразланганын да билгеләп үтте.
"Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасы эшчәнлеге төрле мәдәниятләр һәм традицияләргә ярдәм итүгә нигезләнә. Мәдәни күптөрлелек яңадан-яңа фикерләр тууына, мәдәни мәнфәгатьләргә игътибарны арттыруга этәргеч ясый", - дип белдерде БМШО президенты Кабрера Паласиос Хьюго Марсело үз чыгышында. "Меңъеллык Казан безгә мөселман дөньясы белән киңрәк танышу мөмкинлеген бирде", - ди ул. Татарстан башкаласында җылы кабул иткәннәре өчен, Кабрера Паласиос Хьюго Марсело Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевкә, Казан мэры Илсур Метшинга һәм башкаларга тирән рәхмәтен җиткерде. Аның тарафыннан шулай ук киләчәктә, Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасының лаеклы шәһәрләренә, БМШО ның тәүге президенты Жан-Поль Лалье исемендәге премия гамәлгә кертеләчәге турындагы хәбәр дә яңгырады.
Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасына нигез салучы Жан-Поль Лалье, Казанда узучы конгрессның әһәмиятенә ишарәләп, Казанда диннәр һәм милләтара татулыкны күрү мөмкинлеге булуын шәрехләп узды.