Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Согуд Гәрабстаны Корольлегенең Мәдәният һәм мәгълүмат министры Айяд Әмин Мадани белән күреште. Очрашуда Татарстан белән Согуд Гәрабстаны арасында мәдәни хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сүз барды. Шул ук вакытта Минтимер Шәймиев аңа король Фәйсал исемендәге премияне бирү хөрмәте өчен рәхмәтен белдерде.
Чит ил куналкарының рәсми делегациясеннән очрашуда шулай ук министр урынбасары Абдельазиз бин Сульма, киңәшчеләр Абу Бакр Ахмад Хәсән һәм Абдалла Фарадж, министрның сәркатибе Сауд бин Нассар Аль-Хазими булды. Татарстан Республикасы ягыннан: ТР Премьер-министры урынбасары - мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Президенты каршындагы халыкара мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе - Тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов һәм башка рәсми затлар катнашты.