7 июньдә Казанда "Инновацияләр - оптик тармак үсешенә магистраль юл" темасы буенча фәнни-гамәли конференция ачылды. "Гамәли оптика дәүләт институты" фәнни-җитештерү берләшмәсе федераль дәүләт унитар предприятиесе оешуга 50 ел тулу уңаеннан үткәрелгән әлеге чарада Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.
Фәнни һәм гамәли ачышлары белән Россия күләмендә дан казанган әлеге предприятие эшчәнлегенә югары бәя бирде Татарстан Илбашы үзенең сәламләү чыгышында. "Сез иң катлаулы чорда да үзегезнең фәнни базагызны саклый алдыгыз. Мин сезнең предприятие эшчәнлеге белән даими танышып торам һәм узган елгы күрсәткечләрегез, быелга планнарыгыз белән кызыксындым. Шулардан да ничек эшләвегез күренә. Елына бер эшченең 700 мең сумлык продукция җитештерүе, машина төзелеше профилендәге чиста җитештерү коллективы өчен зур саннар. Моңа бәйле рәвештә хәзер үзегез дә шактый керем аласыз һәм инвестицияләр җәлеп итәсез. Безнең институт аягында нык басып торган фәнни-җитештерү оешмасы. Ил дә хәзер аңа таяна, бу бик мөһим. Сез җитештергән продукция, фәнни эшләнмәләргә сорау зур. Россия сезнең кебек предприятиеләр белән көчле дә", - дип Минтимер Шәймиев шушы өлкәдә хезмәттәшлек һәм уртак эш алып барган барлык предпритияе җитәкчеләренә дә рәхмәтен белдерде. Ул шушы дәвердә фәнни оешма белән төрле кешеләр җитәкчелек итүен, аларның һәркайсы үзенчә тырышлык күрсәтүен ассызыклый, берүк вакытта хәзерге җитәкче Владимир Ивановның эшчәнлегенә аеруча зур бәя бирә.
Гамәли оптика институты коралланыш һәм хәрби техника, шулай ук приборлар төзелеше һәм технологияләр өлкәсендәге казанышларга ия. Фәнни-җитештерү үзәге оештырылганнан соң 25 ел дәвамында биредә 20 төрдәге оптик һәм оптик-электрон приборлар сериясе чыгарыла. Институтта эшләнгән 100 дән артык яңа технологик процесслар шушы тармак предприятиеләрендә гамәлгә ашырылды һәм заказ бирүчеләргә 30 мең данә спектраль интерференцион оптик фильтрлар һәм көзгеләр җитештерелде, шул исәптәп лазер техникасы өчен дә. 1970 елдан аларда фотоприемникларны серияләп чыгару башлана. Шуннан соң 10 ел дәвамында биредә ракета комплекслары өчен 225 меңләп инфракызыл нурланыш кабул иткечләре эшләнгән. Институтның баш конструкторы Рәмис Хисамов белдергәнчә, соңгы 10 елның казанышлары булып, авиация комплекслары өчен модульле тепловизион каналлар, тепловизион прицеллар, метрологик аппаратуралар һәм заманча оптик җиһазлар санала.
50 еллыгы уңаеннан Татарстандагы "Гамәли оптика дәүләт институты" коллективы бүген Татарстан Президентының Рәхмәт хатына лаек булды. Шулай ук фәнни-җитештерү эшчәнлегенә үзләреннән зур өлеш керткән галимнәр, белгечләр һәм тармак җитәкчеләренә дәүләт бүләкләре, атказанган фән эшлеклесе дигән исемнәр тапшырылды.
"Гамәли оптика дәүләт институты"фәнни-җитештерү берләшмәсенең 50 еллыгы уңаеннан үткәрелгән конференциядә шулай ук Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Александр Гусев, Татарстан Фәннәр Академиясе президенты академик Әхмәт Мәзгаров, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин катнашты.