Минтимер Шәймиев: "Сабантуй елдан-ел ямьлерәк уза"

2007 елның 10 июне, якшәмбе

10 июнь көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Минзәлә Сабан туенда катнашты. Гадәттәгечә, Минзәлә муниципаль районында язгы-кыр эшләре алдынгыларын хөрмәтләү иске аэродром территориясендә үткәрелде.

Минзәлә Сабан туе гармунчылар, алар артыннан сабанга җигелгән атларның мәйдан буйлап узуы белән ачылды. Сәхнәләштерелгән тамашаны исә урта гасыр төрки сугышчылары белән ханбикә Сөембикә башлап җибәрде.

"Минзәлә ярминкәсе" дип аталган төп тамаша бәйрәмнең йөзек кашы булгандыр, мөгаен. XVII гасыр уртасыннан Минзәлә крепосте янындагы мәйдан бөтен тирә-юньгә билгеле сәүдә урыны булган. Патша Россиясендә Минзәлә ярминкәсе империянең иң эре ярминкәләре бишлегенә кергән.

Минзәлә муниципаль районы башлыгы Гиоргий Куприянов якташларына сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул авыл хезмәтчәннәренә катлаулы һава шартларында башкарылган язгы-кыр эшләрен тәмамлаулары өчен рәхмәт белдерде. Гиоргий Куприянов сүзләренчә, районда эре инвесторлар, крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси хуҗалыклардан торган авыл икътисады формалаша. Авыл уңганнары тырышлыгы белән соңгы берничә елда чәчүлек мәйданнарын, районда игелүче культураларның санын арттыруга, авыл хуҗалыгы техникасы паркын яңартуга ирешелгән.

Бәйрәмдә кадерле кунак - Татарстан Президентының катнашуын билгеләп үтеп, район башлыгы Минтимер Шәймиевнең хезмәт биографиясенең шактый өлеше Минзәлә белән бәйле булуын искәртте. Халыкның көчле алкышлары астында Гиоргий Куприянов республика Илбашына "Минзәләнең мактаулы гражданины" исемен бирү турындагы таныклык тапшырды.

Республика башлыгы үз сәламләү сүзендә Минзәлә җиренең һәм бөтен Татарстанның күпмилләтле халкын Сабан туйлары башлану белән котлады, иминлек һәм сәламәтлек теләде. "Милли бәйрәмебез елдан-ел ямьлерәк уза, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев. - Бу исә халкыбызның хезмәт аша үз тормышын яхшыртуын һәм үз эшчәнлеге җимешләреннән матур итеп файдалана белүен дәлилли". Аның сүзләренә караганда, кичә ул шәһәрне карап йөргәндә, Минзәләне танымаган. Президент районның барлык кешеләренә республиканың борынгы каласының, якын-тирә авылларның төс-кыяфәтен тамырдан үзгәртүгә куйган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. "Сез башкарган эшләр - туган җиргә мәхәббәт билгесе", - диде ул.

Минтимер Шәймиев нефть ятмаларын сәнәгый эшкәртү башлану сәбәпле, район үсешенең зур киләчәген билгеләп үтте. "Минзәлә җирендә яхшы нефть запаслары булу расланды дияргә мөмкин, - диде Президент. - Үткәндәге өметсез фаразлар һәм бораулау буенча беренче тәҗрибә кире кагылды". Ул күптән түгел "РИТЭК" ААҖ белән "кара алтын" ятмаларын үзләштерүне тизләтү турында килешенүен хәбәр итте. Минтимер Шәймиев фикеренчә, нефть байлыкларын файдалану бу төбәккә Идел буе көньягында мөһим икътисади үзәк буларак яңару мөмкинлеге бирәчәк.

Сабантуй байрагын быелгы чәчү батыры, Чулпан-Калинино авылы механизаторы Илгизәр Кадыйров һәм узган елгы Сабантуй батыры, Наратлы Кичү авылы егете Хәмит Вәлиев күтәрде. Аннары исә язгы-кыр эшләре алдынгыларын хөрмәтләделәр.

Минзәлә Татарстанда территориясе ягыннан иң зур районнардан санала. Ул 1,9 мең квадрат чакрым мәйданны били. Бу исә бөтен республика территориясенең 2,8 процентын тәшкил итә. Чулман, Минзәлә һәм Ык елгалары кушылган урында урнашкан район күп санлы болыннары һәм көтүлекләре (территориянең өчтән бере) аерылып тора. Район мәйданының 45 процентын - чәчүлекләр, 12 процентын урманнар били.

Минзәлә агросәнәгать комплексы районы санала: биредә 90нан артык авыл хуҗалыгы субъекты (шул исәптән 67 фермер хуҗалыгы), авыл хуҗалыгы техникумы эшли. Районның сәнәгате 80 процентка азык-төлек предприятиеләре - ликер-аракы заводы, май-сыр ясау комбинаты, ипи заводы, шешәләрдәге суы белән бөтен республикага мәгълүм "Изыскатель плюс" фирмасыннан гыйбарәт. Узган ел районның авыл хезмәтчәннәре 68 мең тонна иген уңышы алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International