Минтимер Шәймиев XI Петербург Халыкара икътисади форумы ачылышында катнаша

2007 елның 9 июне, шимбә

ТР Президенты Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе XI Петербург Халыкара икътисад форумында катнаша. Республика башлыгы Санкт-Петербургка 8 июньдә килде, ә 9 июньдә Россия төбәкләре башлыклары белән бергә форумның тантаналы ачылышында катнаша.

XI Петербург Халыкара икътисади форумы "Ленэкспо" территориясендә уза. Әлеге чара кысаларындагы күргәзмәнең гомуми мәйданы 20 мең квадрат метр тәшкил итә. Күргәзмәләр хезмәттәшлек өчен үзенчәлекле старт мәйданчыгы булачак һәм "Россиянең инновация казанышлары", "РФ Инвестиция фонды проектлары", "Төбәк инвестиция проектлары", "Сәнәгать дизайны" һәм башка актуаль темаларны чагылдырачак.

Татарстан Республикасы күргәзмәдә инновация казанышлары ("Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте), төбәк инвестиция проектлары, шулай ук РФ Инвестиция фонды һәм РосОЭЗ ("Алабуга" махсус икътисади зонасы) проектлары темалары буенча экспозицияләр тәкъдим итә.

Форумның тантаналы ачылышыннан соң Минтимер Шәймиев "Ленэкспо" Конгресслар залында "Россия - 2020 сценарийлары" дигән темага үтәчәк Петербург икътисади форумы пленар утырышында катнаша.

XI Петербург Халыкара икътисади форумында барлыгы 60тан артык илдән 3 мең катнашучы теркәлгән.

Татарстан Республикасы делегациясе составында ТР беренче вице-премьеры - икътисад һәм сәнәгать министры Борис Павлов, ТР сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов, "Татнефть" ААҖ вәкилләре, махсус икътисади зоналар буенча Федераль Агентлыкның Татарстандагы территориаль идарәсе җитәкчесе Тимур Шаһивәлиев һәм башкалар бар, дип хәбәр ителә Татарстан Хөкүмәте рәсми порталында.

8 июньдә форумның рәсми булмаган ачылышы булды - Санкт-Петербургның Сарай мәйданында "Скорпионс" төркеме һәм Мария театры Симфоник оркестрының уртак концерты узды. Концерт башланыр алдыннан Петербург икътисади форумында катнашучыларны һәм "Скорпионс" төркеменең күп санлы фанатларын Санкт-Петербург губернаторы Валентина Матвиенко һәм Россия икътисади үсеш һәм сәүдә министры Герман Греф сәламләде. Валентина Матвиенко сүзләренә караганда, бик тә мөһим икътисади форумны концерт белән ачу символик мәгънәгә ия - бу әлеге чарага эре инвестиция һәм икътисади проектларны гамәлгә ашыруга ярдәм итүче иҗади атмосфера бирергә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International