14 июнь көнне Татарстан Дәүләт Советының 32 нче утырышында депутатлар Татарстан Президентының республикадагы ике ведомство органы - ТР Хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгы белән, ТР Социаль яклау министрлыгын берләштерү турындагы тәкъдимен хуплады.
Бу мәсьәлә сессия утырышына кадәр ТР Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында да яклау тапкан иде. Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев фикеренчә, моңа кадәр әлеге ике министрлык та нигездә бер үк максатка эшләделәр. "Оптимальләштерү шартларында мондый берләштерү максатка ярашлы булыр. Һәм эшнең тагын да нәтиҗәлелегенә ирешергә мөмкинлек киңәер",-ди Минтимер Шәймиев. Татарстан Президенты берләштерү нигезендә барлыкка килгән ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы вазифасына моңа кадәр ТР буенча Пенсия фонды җитәкчесе Айрат Радин улы Шәфигуллин кандидатурасын тәкъдим итте.
Республика башлыгы шулай ук, Хөкүмәткә берләштерү нәтиҗәсендә кыскарган хезмәткәрләрне эшле итү буенча чаралар күрергә дигән күрсәтмә бирде.
Өченче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 32нче утырышында парламентарийларга тикшерү өчен 85 мәсьәлә тәкъдим ителә. Көн тәртибе турында фикер алышкан вакытта мәсьәләләр саны артырга мөмкин. Аерым алганда, депутатларга беренче укылышта "Татарстан Республикасының 2007 елга бюджеты хакында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында" һәм "2006 елда Татарстан Республикасы Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турында" закон проектларын тикшерәчәк.
Икенче укылышка әзерләнгән закон проектлары арасында "Асрамага бала алган әти-әниләргә хезмәт хакы күләме һәм асрамага бала алган гаиләләргә тәкъдим ителә торган ташламалар турында", "Татарстан Республикасы Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү турында" һәм башка проектлар бар.