19 июнь көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев, Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасының IX Конгрессы ачылышы кысаларында, Казанның "Корстон" кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Ислам тарихы, сәнгате һәм мәдәнияте фәнни-тикшеренү үзәге (ИРСИКА) генераль директоры Халит Эрен белән очрашты.
Республика җитәкчесе белән әңгәмә тәмамланганнан соң, Халит Эрен журналистлар белән аралашты. Аның сүзләренә караганда, Татарстанга әлеге эш сәфәрен Президент Минтимер Шәймиевкә рәхмәт ирештерү сыйфатында дип тә атарга була. Мәгълүм булганча, Илбашы агымдагы елның февралендә "Россия - ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеменең III утырышын уздыру кысаларында, Ислам Конференциясе Оешмасы генераль секретаре Э. Ихсаноглу һәм ИРСИКА ның генераль директоры Х. Эрен белән Истанбул шәһәрендә урнашкан ИРСИКА ның штаб-фатирында булды.
"Очрашу барышында ТР мәдәният министры һәм ИРСИКА арасында килешү имзаланды", - дип хәбәр итте ул. Халит Эрен әйтүенчә, ИРСИКА вәкилләре мәдәни мирасны саклап калу юнәлешендә конференцияләр оештыру белән шөгыльләнә. "2001 һәм 2005 елларда узган "Идел-Урал төбәкләрендә ислам мәдәнияте" симпозиумнары нәтиҗәләрен хезмәт итеп бастырдык. Киләчәктә мәдәният һәм цивилизацияләр белән бәйле проектларны гамәлгә ашыруны дәвам итәргә телибез. Шул исәптән, төбәкләрнең тарихын чагылдырган иске фотолардан торган альбом нәшер итү максатын билгеләдек, әлеге идея Минтимер Шәймиев белән очрашу кысаларында туды", - дип белдерде Халит Эрен.