Минтимер Шәймиев Массакүләм коммуникацияләр, элемтә һәм мәдәни мирасны саклап калу өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Борис Боярсков белән очрашты

2007 елның 19 июне, сишәмбе

19 июньдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казанның "Корстон" кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Массакүләм коммуникацияләр, элемтә һәм мәдәни мирасны саклап калу өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Борис Боярсков белән очрашты. Мәгълүм булганча, Борис Боярсков бүгенге көндә Казанда - VI Бөтенроссия тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау органнары съездында катнашу максаты белән.

Очрашу тәмам булганнан соң, мәртәбәле кунак журналистларга Илбашы белән узган очрашуның кыскача эчтәлеген әйтеп узды. "Татарстанда мәдәни һәм тарихи һәйкәлләр учагын саклап калу эшчәнлеген оештыруга кагылышлы уртак мәсьәләләр бихисап. Алар мәдәни мирасны саклап калу гына түгел, ә массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә закон үтәлешеннән дә гыйбарәт. Көн кадагында торган җитди проблемаларны хәл итү юнәлешендә Татарстан Хөкүмәте белән үзара аңлашу нигезендә эшләү теләге зур. Оештыру чорында ниндидер кискен борылышка ия үзгәрешләр турында уйламыйбыз", - дип белдерде Борис Боярсков.

Каләм әһелләрен мәдәни объектларны хосусыйлаштыру мәсьәләсе дә кызыксындырды. Борис Боярсков сүзләренә караганда, әлеге мәсьәлә буенча чикләүләр узган елның 29 декабрендә кабул ителгән закон нигезендә юкка чыгарылган. "Әлеге эшчәнлек мәдәни һәм тарихи һәйкәлләрне саклау бурычлары ныклап теркәлгәч һәм Россия Федерациясе субъектларында, һәйкәлләрне эшкә җигү буенча закон үтәлеше артыннан күзәтүче һәйкәлләрне саклау буенча вәкаләтле органнары формалашкач тулы көченә керәчәк", - дип белдерде ул. "Мәдәни мирас хәзинәләрен саклап калу өчен яшел ут бирелгән, дәүләт хакимияте органнарына моны гамәлгә ашыру өчен уңайлы шартлар тудырырга, һәйкәлләргә зыян китерүчеләргә каршы кисәтүләр һәм җәзалар системасын калыплаштырырга кала", - дигән фикердә Борис Боярсков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International