22 июньдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Әфганстан Ислам Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Залмай Азиз белән очрашты.
Очрашуда Әфганстан Ислам Респуликасының Россия Федерациясендәге Илчелеге киңәшчесе Гөләмсәхи Гайрат, Татарстан ягыннан ТР Президенты каршындагы халыкара мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе - Тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов, ТР Сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Дин эшләре буенча совет рәисе Ренат Нәбиев һәм Россия Ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин катнашты.
Очрашуның башында Илбашы бүгенге көннең - 22 июньнең Россия халкы өчен кайгы көне булуын искәртте. "Бөек Ватан сугышы башланган көн, хәсрәтле хәбәр белән халыкның аңын томалады. Күпсанлы корбаннарга ия булу, якыннарыбызны югалту ачысын, фашизм өстеннән яуланган җиңү генә бераз йомшарткандыр", - ди Минтимер Шәймиев. Президент Әфганстан һәм Татарстан арасындагы элемтәләрнең ныгуы өчен өметле адымнар ясалачагына ышандырды.
Очрашуда Әфганстан һәм Татарстан арасындагы сәүдә һәм икътисади хезмәттәшлек җепләрен ныгыту, гуманитар багланышларны киңәйтү турында фикер алышынган. Хафиз Салихов журналистларга хәбәр иткәнчә, ике республиканың сәүдә-сәнәгать палаталары арасында хезмәттәшлекне раслаучы беркетмә дә имзаланган.
Әфганстан Ислам Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Залмай Азиз бу көннәрдә Казанда узучы Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасының IX Конгрессы чараларында катнаша. Кунакның 23 июньдә "Сабантуй" татар халык бәйрәмендә катнашуы да көтелә. Бүген ул шулай ук Казанда яшәүче әфган диаспорасы вәкилләре белән дә очрашачак.
Моңарчы Әфганстан Татарстанның төп сәүдә партнерлары исемлегендә тормаган. 2001-2006 еллар аралыгын исәпкә алсак, әфганлыларның гомумреспублика тышкы сәүдә әйләнешенә керткән өлешләре кечкенә, гәрчә Татарстан Әфганстанга экспорт тауарларын җибәреп торса да.