20 июнь көнне "Пирамида" күңел ачу үзәгендә "Динамо-Таттрансгаз" ир-атлар волейбол командасын, Россия чемпионатында җиңү яулавы уңаеннан, бүләкләү тантанасы узды. Бәйрәм тантанасында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тә катнашты.
Казан Эчке эшләр идарәсе нигезендә "Динамо" волейбол клубын барлыкка китерү карары 2000 елның 13 маенда кабул ителгән иде. Җиде ел эчендә башкала командасы күпләр сокланырлык һәм көнләшерлек нәтиҗәләргә иреште. Беренче лигада чыгыш ясый башлаган якташларыбыз бүгенге көндә Россия волейболының лидерлары арасына керде. Ә бит суперлигада "Динамо-Таттрансгаз" әле өченче елын гына чыгыш ясый. Дөрес, суперлигада катнаша башланган 2003-2004 ел сезонында ук якташларыбыз Россия чемпионатының бронза медальләрәенә ия булдылар. Шул ук нәтиҗәгә команда алдагы сезонда да ия булды. Команда оешудан нәкъ җиде елдан - 2007 елның 13 май көнендә Казан уенчылары Мәскәүдә шул ук исемдәге коллективны җиңеп, Россия чемпионатының алтын медальләрен яуладылар.
Тантанага җыелган уенчыларны, тренерларын һәм барлык кунакларны тәбрикләү чыгышында да Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев иң элек тарихка күз салды. Президент белдергәнчә, безнең илдә волейбол тарихы Казанда һәм Түбән Новгородта старт алган. Илбашы шулай ук халыкара аренада зур җиңүләр яулап танылу алган СССР җыелма командасының капитаны булып Казан волейбол мәктәбе вәкиле Нил Фәссәхов торуын да искә төшерде һәм алдагы буын волейболчыларына зур рәхмәтен һәм ихтирам хисләрен җиткерде.
Татарстан Президенты билгеләп узганча, республика халкы соңгы елларда командаларыбызның уңышыннан гел шатланып тору мөмкинлеген алды һәм "Синтез", "УНИКС", "Ак Барс" кебек командаларның уңышларын мисалга китерде. Шул ук вакытта Илбашы Татарстан командаларының хәтта финалга чыгуларын да зур уңыш буларак бәяләде һәм тамашачыларның алтын медаль яулый алмаганнары кайгырмаска чакырды, биредә инде М.Шәймиев "Ак Барс" һәм "УНИКС"ны күз алдында тоткандыр дип уйларга кирәк. "Динамо-Таттрансгаз"га килгәндә, Президент волейболчыларга шундый ук тизлекне алдагы елларда саклап, киләсе сезоннарда да чемпион булып калуын теләде. Моның өстенә әле ул командабызның инде киләсе сезоннан Европаның иң көчле командалары арасында чыгыш ясый башлавын искә төшерде. Димәк ки, казанлыларга халыкара дәрәҗәдә дә үз дәрәҗәсен саклап калырга кирәк булачак. Моның өчен командага барлык шартлар да тудырылачак, дип искәртте Илбашы. Моңа мисал итеп ул әле күптән түгел генә Казанда "Газпром" оешмасы җитәкчесе Алексей Миллерның килеп китүен искә төшерде. Баксаң, Миллер тиздән "Газпром"ның да тиздән Казанның волейбол командасына ярдәм итә башлаячагына сүз биргән икән. Соңыннан җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы башланып китте.
ТР Дәүләт бүләге - "Мактаулы хезмәт өчен" медале белән "Динамо-Таттрансгаз" командасының беренче вице-президенты, Федераль миграция хезмәтенең ТР идарәсе җитәкчесе Евгений Дәүләтшин бүләкләнде. Шул исемдәге медальгә клубның генераль директоры һәм вице-президенты, танылган автоузышчы Илһам Рәхмәтуллин һәм Казан командасының баш тренеры Виктор Сидельников ия булдылар. "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медале команданың өлкән тренеры Евгений Лебедевка, капитан Сергей Тетюхинга, аның берничә коллегасына, табиб Юрий Палатовскийга һәм массаж ясаучы Рәмис Ширияздановка бирелде. ТР Президентының рәхмәт хатлары клубның директоры Олег Брызгаловка, клуб президенты-"Таттрансгаз" оешмасының генераль директоры Рәфкать Кантюковка һәм ТР эчке эшләр министры Әсгать Сәфәровка тапшырылды. Моннан тыш, Әсгать Сәфәров һәр уенчыга үз ведомствосы исеменнән исемле пистолет та бүләк итте. Тантанада катнашкан Россия волейбол федерациясенең беренче вице-президенты Станислав Шевченко исә, үз чиратында, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевка Россия чемпионатының алтын медален бирде.