Минтимер Шәймиев Татарстан Фәннәр Академиясенең Гомуми еллык җыелышында катнашты

2007 елның 26 июне, сишәмбе

26 июньдә Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Гомуми еллык хисап-сайлау җыелышында, академиянең соңгы биш ел эчендәге эшчәнлек нәтиҗәләре, кертелгән үзгәрешләре, казанышлары, киләчәккә бурычлары турында төп доклад белән академиянең президенты Әхмәт Мазгаров чыгыш ясады. Җыелыш эшендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.

Җыелыш ТР Фәннәр Академиясенең 2006 елның ноябрендә узган утырышыннан соң, бүгенге көнгә кадәр якты дөньядан китеп барган галимнәрне бер минут тынлык белән искә алудан башланып китте. Аларның берсе - 400 дән артык фәнни хезмәт иясе, күренекле химик Наил Әхмәтов, икенчесе исә, физиклар мохитендә күренекле саналган Илдус Хәйбуллин.

Утырышта шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, Башкортстан Республикасы Фәннәр Академиясе президенты Айрат Шаммазов, Татарстан министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, җаваплы хезмәткәрләре, ТР Фәннәр Академиясенең 83 әгъза-мөхбире, югары уку йортлары ректорлары, проректорлары, фәнни-тикшеренү институты директорлары һәм башкалар катнашты.

"Соңгы вакытта фәнни технологияләр эшкә җигелә торган эшчәнлеккә игътибар артты. Бу Татарстанның инновацияле үсеш юлына аяк басуы белән бәйле. Моңа бәйле рәвештә ТР Фәннәр Академиясенең инновация конкурсларын уздыруда актив өлешен кертүе бәхәссез", - ди Әхмәт Мазгаров. Аның сүзләренә караганда, "2025 елга кадәр фәнни һәм инновация эшчәнлегенең стратегик үсеше турындагы" программа нигезендә фән, мәгариф һәм җитештерүчәнлек арасындагы элемтәләрне тирәнәйтү күздә тотыла.

Әхмәт Мазгаров нефть химиясе тармагындагы казанышларга ишарәләп, 2005 елдан шушы тармак өчен җаваплы саналган галимнәр тырышлыгы белән, 4 миллион 700 мең тонна нефть күләмендә "кара алтын" чыгарган ике чыганак пәйда булуын мисалга китерде. "Россиянең нефть һәм газ табу, эшкәртү белән шөгыльләнүче ширкәтләре арасында, "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте нефть сәнәгате үсешенең яңа юнәлешендә аеруча кыю адымнар атлый. Җир асты байлыклары табылышын тизрәк тәэмин итүче катализаторлар җитештерү белән дә республика галимнәре актив шөгыльләнә", - ди ТР ФА президенты. Аның әйтүенчә, Татарстан Фәннәр академиясе хезмәткәрләре 200-2007 елларда Казан метрополитенын проектлаштыру һәм аның төзелеше эшләрен тирән эчтәлекле фәнни идеяләр белән тизләтте.

"Галимнәр квант информатикасы буенча тикшеренүләр үткәрүдә, телескоп эшләп чыгаруда, Казан дәүләт медицина университеты клиникаларын томографлар белән җиһазлауда һәм башка төгәл фәннәр буенча төрле ачышлары һәм эзләнүләре белән уңышка иреште", - дип бәян итте Әхмәт Мазгаров.

Гуманитар фәннәргә килгәндә, ТР ФА Татар энциклопедиясе институтында татар халкының тарихи-мәдәни мирасы барланган. "Дөнья диннәре нигезләре" дәреслеге, "Tartarica" атласы, татар теленең аңлатмалы сүзлеге, Мирза Мәхмүтовның "Мир ислама" хезмәтләре дөнья күрүе шул хакта сөйли. "Галимнәр Windows XP программасы интерфейсының татар локализациясенә иреште", - дип бәян итте Әхмәт Мазгаров. Ул галимнәрнең авыл хуҗалыгы тармагында агросәнәгать кластерын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелгән тикшеренүләрен, терлекчелекне үстерүгә, агроэкологик куркынычсызлыкны тәэмин итүгә керткән өлешләрен югары бәяләде. Фәнни медицина өлкәсендә академия тарафыннан грант ярдәме күрсәтелүе, Татарстанда күзәнәк һәм молекуляр медицина үсеше, республиканың икътисади актив халкы сәламәтлеген саклап калу программаларының нәтиҗәлелеге һәм башка проектларга да кыскача күзәтү ясады Әхмәт Мазгаров. Аның тарафтан шәрехләнгәнчә, КДМУ инновацияле уку эшчәнлеген булдыруга Ауропа төзекләндерү һәм үсеш банкы грантына да лаек дип табылган.

ТР Фәннәр академиясе җитәкчесе докладында агымдагы елның гыйнварында, Фәннәр академиясе хезмәткәрләренә 1,7 коэффициенты күләмендә хезмәт хакы күтәрелгәне өчен, барлык галимнәр исеменнән Татарстан Илбашы Минтимер Шәймиевкә рәхмәтен ирештерде. Әхмәт Мазгаров Президентка иске кулъязмалар бүлеген яңарту үтенече белән дә чыкты.

ТР ФА баш галим-секретаре Әхәт Ильясов ТР Фәннәр Академиясенең гомуми җыелышлары карарлары үтәлеше турындагы доклады белән чыгыш ясады.

Академик Камил Вәлиев чыгышында дүрт өстенлекле юнәлешләрне ассызыклап үтте. Беренчедән, ул лаеклы хезмәт хакының мөһимлегенә, икенчедән, галимнәрнең заманча экспериментларына кыйбатлы җиһаз һәм җайланмаларның зарурлыгына, галимнәрнең хезмәтләре күзәтчелек астына алынып, бәя бирелеп барылуы, нәтиҗәдә, башкарылган эш буенча хисап тыңланырга тиешлегенә, фәнгә ихтыяҗны арттыруга басым ясады. "Галимнәр тарафыннан гамәлгә ашырылган эшләнмәләргә бизнес кытлык кичерергә тиеш, бизнес тарафдарларына берникадәр җанлылык, булган нәрсәне эшкә җигү сәләте җитенкерәми. ТР Фәннәр академиясе Президиумының яңа составы фән һәм бизнесның үрелеп бару юллары турында уйланып, уртак күпер салынуны кайгыртсын иде", - дигән теләктә калды Камил Вәлиев. Бизнес үсеше өчен гамәли фәннәрне алга җибәрү инициативасын үз чыгышында "ТАИФ" ААҖ генераль директоры урынбасары Владимир Пресняков яңгыратты.

Башкортстан Республикасы Фәннәр Академиясе президенты Айрат Шаммазов Татарстан Хөкүмәтенең Фәннәр академиясе белән тыгыз хезмәттәшлеген ассызыклый. "Күрше дәүләт галимнәре белән төрле тармаклар буенча фикер алышу өчен капма-каршы очрашулар оештыру мәслихәт. Фәнни тикшеренүләрдә уртак проектларны гамәлгә ашыруга зур омтылыш тусын иде", - дип белдерде ул чыгышында.

ТР Фәннәр академиясенең Гомуми хисап-сайлау җыелышы ике көн дәвам итәчәк. Бүген икенче утырыш дәвамында академиягә сайлаулар узачак. Иртәгә исә, галимнәр оешманың яңа уставын кабул итеп, президиум сафына яңа вәкилләр сайлаячак. Фәнгә хирыслыгы белән аерылып торган талантлы студентларга стипендияләр тапшырачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International